Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Гөлсирин Абдуллина: «Кызым тормышымны бөтенләй үзгәртте»

Гөлсирин Абдуллина: «Кызым тормышымны бөтенләй үзгәртте»

0
Гөлсирин Абдуллина: «Кызым тормышымны бөтенләй үзгәртте»

Бүген без «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка җырчы, яшь әни Гөлсирин Абдуллинаны дәштек. Аның нинди яңалыклары бар? Кечкенә Сылуның хәлләре ничек? Бала тугач, Абитовлар гаиләсендә ниләр үзгәргән? Иҗат итәргә вакытлары каламы? Без шулар хакында сораштык.

Гаилә турында

– Ни хәл?

– Хәлләр ярыйсы. Чабабыз – өйдә торган да юк. Бала гына түзсен инде. Нишлисең, өйдә утырып булмый, җырлыйсы да килә, эшләргә дә кирәк. Әле менә Башкортстанга чакырдылар, берничә концертта катнашырга ниятләп торабыз.

– Сылуның хәлләре ничек?

– Аллага шөкер, үсәбез! Көн туса – яңа һөнәр, сөбханалла. Сылу тугач, дөньям, тормышым бөтенләй үзгәрде. Бала бик күп нәрсәгә өйрәтә икән.

– Бәләкәч кемгә ныграк охшаган?

– Кайда гына барсак та, «Азат кызы икән бу!» – диләр. Энемә, сеңлемә дә охшатучылар бар. Барыбыздан да җыйгандыр инде. Үзем исә кемгә охшатырга да белмим. Иң мөһиме – сау-сәламәт һәм бәхетле булсын.

– Әни булганыңа – ярты ел. Яңа ролеңә ияләштеңме? Ничегрәк ул?

– Бик ошый! Гомумән, бу дөньяда әни булудан да зуррак бәхет бармы икән ул? Сүз дә юк, бала тәрбияләүнең үз авырлыклары да бар. Ләкин аларга бик исең китми икән. Сабыебызны тигезлектә үстерү – иң мөһиме шул.

– Бала туу Азат белән мөнәсәбәтләрегезгә йогынты ясадымы?

– Мөнәсәбәтләр үзгәрмәде, ә үзебез бик үзгәрдек кебек. Гаиләдә бала туу бик зур җаваплылык өсти. Үзеңне генә уйлап йөри алмыйсың. Азат та, мин дә күпкә җитдирәк хәзер. Каядыр озаккарак чыгып китсә, шундый сагынып кайта безне Азат. Үзем дә, Сылуны ярты сәгать кенә күрми торсам да, үлеп сагынам. Хәзер үзең дә сизмәстән һәр гамәлне балага, гаиләгә багышлыйсың.

– Яшь әниләргә бигрәк тә авыр бит, Азат ярдәм итәме?

– Әйе, Аллага шөкер. Бала тудыру йортыннан кайткач та, утырып елыйсы килде. Гомумән, беренче мәлләрдә күңел тулган мизгелләр шактый булды. Ул хисләрне әйтеп бетереп булмый, әниләр мине аңлар. Билгеле, үземә генә бик авыр булыр иде. Азат ярдәм итте, хәзер дә ярдәм итә. Яшь балалы гаиләләрнең төн йокысы булмый диярлек бит инде.  Сылу көйсезләнгән чакта чиратлашып карыйбыз. Кыскасы, бик булыша ул миңа.

Иҗат турында

– Иҗатыгыз турында да сөйләшик әле. Сез хәзер икегез дә – мөстәкыйль җырчылар. Продюсерсыз эшләү кыенракмы, рәхәтрәкме?

– Продюсер белән эшләүнең дә, мөстәкыйль булуның да уңай һәм тискәре яклары бар инде ул. Эстрадага атлап кергән генә мәлдә продюсерлы булу бик ярдәм итә, әлбәттә. Татар эстрадасының бик күп нечкәлекләре бар бит аның, аларны яшь җырчылар күреп, белеп бетерми. Ә тәҗрибәле продюсер барысын да белеп, дөрес юл күрсәтә. Исемеңне күрсәтергә, зур сәхнәгә чыгарга ярдәм итә. Рифат Әхмәтович белән эшләү безнең өчен зур мәктәп булды. Без аңа бик рәхмәтле. Хәзер инде бөтен җаваплылык – үз өстебездә.

– Якын киләчәктә сездән нинди иҗади яңалыклар көтәргә? Нинди авторлар белән эшлисез? Гомумән, иҗатка вакыт каламы?

– Әкренләп эшлибез инде, Лилия. Тиздән Азатның берничә җырын чыгарырга ниятлибез, минем дә җырларым әзерләнә. Шушы арада гына Рамил Әсхәдуллин белән сөйләштек, Тәслимә Низаминың бер җырын дуэт итеп башкарасы иде. Әкренләп эшлибез, тик торган юк. Вакыт та табыла. Юлда барганда, нидер эшләгәндә дә уйланып йөрисең. Кайда да булса чыгыш ясаганнан соң тагын да илһамланып иҗат итәсең.

– Азат белән концертлар куярга җыенасызмы? 

– Азат белән икебезне Башкортстанга чакырдылар. Бик көтәбез, диләр. Алай дигәч, бик сөендек. Сәхнә, гастрольләр дә бик сагындыра бит. Сылуны да үзебез белән алырга дип торабыз. Азат та килеште, күңелебез тыныч булыр, ди. Аннан Татарстан буйлап та йөреп кайтырга иде. Балтач, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек шәһәрләрдә концертлар куярга ниятлибез. Киләсе елда икебезнең дә юбилей бит әле. Насыйп булса, шул уңайдан да концертлар оештырырга уйлап торабыз.

Блиц-сораштыру

– Иң бәхетле көнең?

– 2022 нче елның 27 феврале – әни булган көнем.

– Сылуның иң яраткан уенчыгы?

– Бишеге өстенә эленгән уенчыклар арасында сап-сары аю бар. Ике айлык чагында ук сөйләшә иде инде ул аның белән. Хәзер инде бөтен нәрсәгә үрелә, бөтен нәрсәне тотып карарга тели.

– Кечкенә чакта ук кызлар: «Менә шуның кадәр балам булачак, фәләне – кыз, фәләне – малай», – дип хыялланырга ярата. Син дә хыяллана идеңме?

– Бик хәтерләп тә бетермим. Әмма мәктәптә укыганда, беренче балам малай булсын иде, дип йөргәнем генә истә. Классташларымның бертуган абыйлары бар, ә мин – гаиләдәге иң өлкән бала. И кызыга идем мин аларга. Яклаучылары бар бит! Үсә төшкәч, кыз бала турында хыяллана башладым. «Кызлар бик тәмле алар», – дигәннәрен еш ишетә идем. Чыннан да, бик тәмле икән. Ә балалар санына килгәндә, ничәү генә булсалар да, исәнлектә, тигезлектә үстерергә язсын.

Лилия Гыймазова