Хәния Фәрхинең иҗатын яратучылар белә торгандыр – җырчының истәлегенә концертларга әзерлек бара. Шул уңайдан без аның турына хатирәләрне яңарттык һәм «Бәйрәм» төркемендә эшләгән кешеләр белән сөйләштек.
“Татар-информ” архивы, Хәния Фәрхинең шәхси аккаунтыннан
Хәния Фәрхине искә алу чарасындаСалават Камалетдинов
Габделхәй Биктаһиров: «Хәниянең җырларын радиода бирәләр, кабул итү авыр»
«Бәйрәм» төркемендә яктыртучы булып эшләгән Валентин Кулагин Хәния Фәрхинең ире Габделхәй Биктаһиров белән якыннан аралашып яшәгән кеше. Валентин безгә Габделхәй белән әңгәмәсен тәкъдим итте.
— Вакыт дәвалый дип әйтәләр. Вакыт узган саен, яралар төзәләме?
— Юк. Бу бит гаилә генә түгел. Без тәүлегенә 24 сәгать бергә булдык һәм бер мизгелдә моннан берни дә калмады. Вакыт узган саен миңа авыррак. Күңелдә бушлык. Берүзең калгач, бик авыр. Хәниянең җырларын радиодан бирәләр. Ностальгия. Авыр. Моны кабул итү авыр.
Хәния Фәрхине соңгы юлга озатуРамил Гали
— Хәния сезнең өчен кем иде?
— Хәния — яшәеш, эш, яраткан кеше. Чынлап та яраткан кешем. Габделхәй шундый иде дип нәрсә генә әйтсәләр, язсалар да, бу дөрес түгел.
— Кеше вафат булгач, кадерен белмәгәнбез дип еш әйтәләр. Ничек уйлыйсыз, исән вакытында Хәниянең кадерен белдегезме?
— Кадерен белмәгән кеше белән тормыйсың бит инде. Мин аны яраттым. Гаилә булгач, төрлесе була, вак-төяк әйткәләшүләр дә була иде инде ул…
— Ниндидер зарларына тиешенчә игътибар итмәдем дип үкенмисезме?
— Хәния бервакытта да зарланмады. Мин бәхетле кеше дип әйтә иде ул. Минем тамашачым, гаиләм, яраткан оныкларым бар дип әйтә иде.
«Хәния Фәрхи турында гайбәт сөйләшү — көнләшүдән»
Валентин Кулагин «Татар-информ»га үзе дә интервью бирде.
— Хәния Фәрхинең графигы бик киеренке булды. Хәтта яшь кешегә дә мондый гастроль графигы зур авырлык. Аны кыскарту турында уйлана идегезме?
— Хәния апа тамашачыларны бик ярата иде. Бу беренчедән. Ә икенчедән, ул һәрвакыт коллектив турында уйлады. Коллективны саклап калу турында. Бер гастроль туры — 15 концерттан артмаска тиеш, дип әйтә иде Хәния апа! Минем кызларым янына, оныкларым янына кайтып аларны сөеп, сөеләсем килә, дип ассызыклап куя иде. Ул беркайчан да саран булмады. Коллективны саклау өчен эшләде.
— Интернетта, ватсапта Хәния Фәрхи вафаты хакында әллә нинди фаразлар йөри. Ул үзенә кул салган дип тә яздылар. Моны кем тарата, ничек уйлыйсыз? Сез бу кешеләрне беләсезме?
— Юк, белмим. Бу көнләшүдән. Хәния ападан, Габделхәй абыйдан көнләшәләр иде. Бары тик көнләшүчеләр генә шулай сөйли ала. Әмма Габделхәй абый Хәния апаны беркайчан да, гомумән, беркемне дә рәнҗетмәде. Яман сүз осталары тарата шундый әйберләрне.
Хәния апа шулай дип әйтә торган иде: әгәр дә аның артыннан сүз сөйлиләр икән, димәк ул алда бара. Яхшы атка гына кыңгырау тагалар. Сезнең һәм минем турыда сөйләсәләр, кызык булмас иде. Хәния апаны бит бөтенесе белә иде бит. Үзе беркайчан да гайбәт сүзен яратмады, шундый сүзләрне ишетсә, башка темага алып кереп китә иде. Имеш-мимеш сөйләп утыручыларның эше юк, үз тормышы да көйләнеп бетмәгән, димәк, — дип сүзгә кушылды Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертларны оештыручы Раил Нуриев.
— Кешеләр Хәнияне артистка буларак белә, ә өйдә ул нинди иде?
— Бик кунакчыл, яхшы кеше иде. Бик яхшы апа булды. Ул бик гадел иде. Бу миңа да кагыла. Хәния апа мине сәхнәгә чыгарды. Дәниф Шәрәфетдинов ансамбльдән киткән еллар. «Соңгы тукталыш» җырын мин генә башыннан азагына кадәр белә идем, бу 2005 ел башы. Мин бит машина йөртүче булып килдем, әкренләп-әкренләп сәхнәгә чыктым. Хәния апа мине сәхнәгә чыгарды һәм бераздан «йолдыз чире» башланды. Һәр кешедә була бит ул. Егетләр шыпырт кына миннән зарланганнар. Шуннан соң Хәния апа мине гримеркага чакырып алып, шундый сүзләр әйтте, мин аны хәзер дә хәтерлим. «Син бүген генә „звезда“. Мин синең к…ә тибәм икән, син бүген „звезда“, ә иртәгә син п…а». Элеге сүзләр колакта һаман яңгырап тора!
Ул беркайчан да беркемне дә үпкәләтмәде. Әгәр чынлап та кемне дә булса ачуланырга кирәк булса, ул шундый итеп ачулана — Габделхәй абый якын да тормый инде! Менә шундый гадел, игелекле хатын-кыз иде.
— Габделхәй турында кырыс кеше дип сөйлиләр, бу чынлап та шулаймы?
— Ул таләпчән. Таләпчәнлек булмаса, әйтәм бит, коллектив таралыр иде. Мәсәлән, кеше клавишаларда уйный икән, рәхим ит, эшеңне 100 процентка башкар. Машина йөртүче икән, без концерт башланырга 3-4 сәгать алдан килергә тиеш. Юлда бөке булса, тәгәрмәч тишелсә, двигатель ватылса, дип Габделхәй абый шулай запас калдыра иде. Вакыт калсын, тамашачыга вакытында барып җитәрлек булсын, тамашачы синең концертны күрсен. Күпләр нигә шулай, соңрак та китеп була, дип мыгырдана иде. Әмма нәрсә булмас юлда? Бу таләпчәнлекне күпләр кырыслык дип кабул итә.
Истә булган хатирәне сөйлим әле. Габделхәй абый иртәрәк китегез, ди. Кышын Оренбург өлкәсендә юлда бөкегә эләктек. Юл һәлакәте булган, хәтта трасса ябылган иде. Без килгәндә тамашачылар залда утыра иде инде. Без чабып, кереп, аппаратураны 20 минут эчендә урнаштырдык. Менә бу төгәллек, таләпчәнлек дип атала. Кем ничек аңлагандыр, мин моны таләпчәнлек дип саныйм.
Аның барысы да төгәл. Элек мин таркау идем. Ул мине тәрбияләде, әлегә кадәр шуның белән файдаланам һәм файдаланачакмын да. Бу син инде һәр минутыңны, кая барасыңны планлаштырасың дигән сүз. Бу миңа тормышта ярдәм итә.
— Аларның гаиләсендә көнләшү хисенә урын бар идеме?
— Габделхәй абый көнләшмәгәндер. Хәния апа танылган кеше, көнләшүдән нинди мәгънә? Аларның гаиләсендә көнләшү юк иде. Шаярталар иде инде. «Яшь кызга шулай карадың» дип, әмма бу бары тик юмор гына. Хәния апа көнләшмәде, ахыргача бергә булачакларын аңлыйлар иде. Баштагы мәхәббәт беркая да югалмаган иде. Көнләшү юк иде.
— Нинди ризыклар ярата иде ул?
— Бәлеш пешерергә ярата иде. Ә яратып ашаган ризыгы — каклаган каз.
— Ни өчен «Бәйрәм» ансамбленә җырчы итеп Иркәне сайладыгыз? Башка кандидатуралар бар идеме?
— Габделхәй абыйның бу ансамбльгә бернинди катнашы юк. Безнең төркемгә Марсель Шәмсетдинов килде бит, ул гитарист, ансамбльнең музыка җитәкчесе булды. Ул ансамбльне оештырды дисәк тә була. Бугенге көндә Хәния Фәрхинең «Бәйрәм» ансамбленнән 3 кенә кеше эшли. Музыка җитәкчесе буларак Марсель ансамбльне яңадан яшәртәсе килде! Габделхәй абыйдан килеп аның ризалыгын сорады, ул каршы түгелмен диде. Ә инде ни өчен Иркәне сайлаганнар, бу сорауны аларга бирү дөресрәк булыр дип, саныйм.
Төркемдәге артистлар да ярлы яшәмәгәндер. Хәния Фәрхи вафатыннан соң ничек яшиләр?
— Мин белмим. Һәркем үзенең урынын тапты. Кемдер балалар укыта, кемдер карьерасын дәвам итә, аранжировкалар яза.
— Бугенге көндә Габделхәй абый кая, нинди эшләр белән шөгыльләнә?
— Габделхәй абый үзенең туган авылында ялгыз яши.
«Хәния Фәрхи концертына әзерлек бара»
Алга таба әңгәмәне Раил Нуриев белән кордык. Ул Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертларны оештыручы, администратор.
— Хәния Фәрхинең җырларына хокуклар кемдә?
— Хокуклар буенча җыр авторларының үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайбер җырлар гына тулаем сатып алынган һәм аның хокуклары Габделхәй абый гаиләсендә. Габделхәй абый да, без дә Хәния апаның җырларын башкаруга каршы түгел. Киресенчә, җырласыннар дип хуплыйбыз гына. Сорап килүчеләр дә байтак.
— Татар сәхнәсенең «примадоннасы» иде Хәния Фәрхи. Хәзер кем бу урында?
— Аның урынын беркем дә ала алмый, ул аның урыны.
— Хәния Фәрхи турында чыккан китапны хәзер каян алырга була?
— Беркаян да табып булмый аны. 3 меңлек тираж белән әлеге китапны 30 май көнне (Хәния Фәрхинең туган көне) «Онытылыр димә» дип исемләнгән искә алу концертларында һәрбер килгән тамашачыга бушка таратылды. Без ул китапны мин, Габделхәй абый, Габделбәр абый Ризванов һәм Айгөл апа белән берлектә эшләдек. Мәскәүдәге дусларыннан да информация җыеп тупланды ул китап.
— Искә алу концертлары тагын булачакмы?
— Хәния Фәрхине искә алу концертына әзерлек алып барабыз. 30 майда Казанда, 31 май Уфада дип ниятлибез. Концертта бары Хәния Фәрхи репертуарындагы җырлар гына булачак. Җырчылар составы инде билгеле.
— Тамашачылар Хәнияне хәтерли, флешмоблар оештыралар. Хәния Фәрхине искә алу төркеме барлыкка килде. Габделхәй абый моңа ничек карый?
Хәния апаны яраткан өчен ул тамашачыларга зур рәхмәт әйтә. Аны онытмыйча, жырларын башкарып яшәсәләр, ул мәңге безнең белән бергә булачак!
— Ә менә кемгәдер кабер ташы ошамады… Хәнияне таш басып тора, диләр.
— Ошамый икән, үзләре киредән эшләсеннәр алайса. Без бөтен ансамбль белән бергә киңәшләшеп, Хәния апаның туганнарына да дизайн-макетын күрсәтеп бер уй-фикергә килдек! Аның янына барган вакытта күргән һәрбер кеше рәхмәтен әйтеп китә. Ә калганнары гайбәтчеләр сүзе. Илсөя Бәдретдинова әйтмешли «Бәхетле булсыннар»!
Ләйсән Рәхмәтуллина
intertat.tatar