Домой Ислам Ислам в области Габделхак мәчете

Габделхак мәчете

0
Габделхак мәчете

Революциягә кадәр хәзерге Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылы шактый зур булып, анда өч мәчет эшләп килгән. Дәһшәтле заманнарда аларның барысын да ябалар һәм, манараларын кисеп, биналарын клуб, склад, яисә мәктәп итеп кулланалар. Шулай да, авыл картлары җомга намазларын, дини бәйрәмнәрне өйләрдә, зиярәтләрдә җыелып укуларын дәвам итәләр.

Ни кызганыч, социализм чәчәк аткан заманнарда дингә зур зыян килде. Аннан читләшкән берничә буын кешеләре үсеп җитте, җәмгыятьтә тәртип какшады. Үзгәртеп кору чоры башлангач кына халык ачык рәвештә дингә тартыла, авылларда мәчетләр төзелә башлады.

Шул вакытларда Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылының имамы итеп Габделхак хәзрәт Халитов сайлана һәм бүгенге көнгәчә, 35 еллар чамасы, халыкка һәм дингә тугрылыклы хезмәт күрсәтеп килә.

Имам эшенә керешү белән Габделхак хәзрәт авылда мәчет салу бурычын алгы планга куя. Бәхеткә, бу вакытта авылда яңа мәктәп салынып бетә, ә мастерской итеп кулланылган бина буш кала. Дин күтәрелеше башланган туксанынчы елларда ул бина халыкка бирелә һәм аны сүтеп, күчереп, мәчет төзү өчен кулланалар. Үз гомерендә авылда балта остасы булып танылган Габделхак хәзрәт мәчет төзү эшенә җиң сызганып алына һәм агач эшләрен үзе эшләп куя.

Юклык, бөлгенлек хөкем сөргән вакытта мондый җаваплы эш башлауны хәзер инде күз алдына китерергә дә авыр. Ләкин күзләр курка, ә куллар эшли тора. “Үз юлында булганнарны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән калдырмас!” – дип, Габделхак хәзрәт Исәнтимер авылыннан агалы-энеле өч балта остасын алып килә, һәм алар яңа урында мәчет торгызуга керешәләр. Озак та үтми, шушы сүзләрнең хак булуы тагын бер кат раслана.

Әлбәттә, монда Габделхак хәзрәтнең халык алдындагы авторитеты, һәркем белән дә уртак тел таба белүе, изге эшкә халыкны күндерә алуы да зур роль уйный. Өйләр төзү – мәшәкатьле, авыр хезмәт. Ә мәчет төзү – ул әле тагын да җаваплырак һәм күпкә катлаулырак эш. Аның бинасын торгызып башын япкач та, әле очсыз-кырыйсыз вак-төяк мәшәкатьләре кала. Балта остасы буларак, Габделхак хәзрәт шуларның күп өлешен үзе эшли. Ниһаять, авыл халкының күптәнге хыялы тормышка аша һәм бу мәчет авылның яшәү үзәгенә әверелә.

Мәчет төзү никадәр җаваплы һәм авыр хезмәт булса да, диннән аерылган халыкны мәчеткә йөрергә күндерү – тагын да катлаулырак, авыррак мәсьәлә. Монда имамга зур сабырлык, акыл көче кирәк, әлбәттә. Габделхак хәзрәт ягымлы, ачык йөзле һәм һәркем белән дә уртак тел таба белә торган кеше булып чыга. Иске Фәйзулла авылында туып-үскән кайсы гына кеше белән сөйләшсәң дә, һәркем Габделхак хәзрәт исемен зурлап, олы хөрмәт белән телгә ала. Шуңа да аның халык алдында авторитеты зур. Нинди булса да эшләр башкарганда, аның бер сүзе дә җитә – яше-карты, һичбер каршылыксыз, ярдәмгә килергә әзер торалар.

Туксан яшькә җиткәндә дә ул төз гәүдәле, әле дә руль артында йөри һәм күзлексез укый-яза. Аның тавышы көр, һәр сүзе үлчәнгән, сөйләме төпле, гыйбрәтле һәм сүзе-сүзгә төгәл ялганган.

Коръән укыганда, яисә азан әйткәндә, аның тавышы кешенең һәр күзәнәгенә үтеп керә, тәненә сеңеп, җанын сафландыра һәм тирәндә яткан хисләрне кузгата.

Ул эчкерсез, ачык йөзле һәм ихлас күңелле кеше. Хәзерге заманда бу бик сирәк күренеш. Олы яшьтә булуына карамастан, имам үз эшен зур җаваплылык белән башкара. Авылдагы бар нәрсәне дә йөрәге аша үткәрергә күнеккәнгә, ул әле дә мәхәллә халкы арасында ара-тирә булгалый торган ыгы-зыгыларны, гаделсезлекне һәм астыртын каршылыкларны тынычлык белән хәл итәргә тырыша.

Халык алдындагы абруй – еллар буе туплана торган хәзинә. Авылда һәм читтә яшәүче авылдашларның, Габделхак хәзрәт янына барып, хәлен белешеп, даими киңәшеп торуы күптәнге матур гадәткә әверелгән.

Күптән түгел Иске Фәйзулла авылы мәчетенә “Габделхак мәчете” дигән исем бирелде. Бу гади, формаль акция генә түгел, ә шушы авыл имамының утыз биш еллык хезмәтенә лаеклы бәя бирү, олы хөрмәт күрсәтү рәвеше дә.

Габделхак хәзрәт имамлык вазифасына керешүгә авылда мәчет төзелү – ул истәлекле вакыйга һәм авыл тарихында зур урын алып торган могҗиза. Мәчетне булдыру юлында Габделхак хәзрәт куйган хезмәтләр, аңарда булган кешелеклелек сыйфатлары һәм тырыш хезмәте киләчәктә дә күпләргә үрнәк булып саклансын иде.

Фәрид Шириязданов.