Габдерәхим һәм Нәҗибә Сафина белән «Татмедиа» «өйалдында» Тямаев турында сөйләшү

0
31


Ульяновскидан Рамилә һәм Рәмис Сафиннар Тямаевның «Мишәрләр!» дип кычкыруын ошатмавы турында әйткән иде. Зур гауга чыкты. Кемнәрдер Сафиннарны яклады, Тямаевны милләт бергәлеген бетерүдә гаепләде. Тямаевны яклаучылар да күп булды. Яклауга Габдерәхим һәм Нәҗибә Сафина (теге Сафиннарның фамилиядәше) керешеп китте.

Габдерәхим мине «Татмедиа» бинасының «өйалдында» — алачыгында димме инде туктатты. Кергән урыны холл була бугай, кергәнгә кадәрге урын ничек атала? Өйалдыдыр инде.

Битлектән булгач, кешене танып та бетереп булмый хәзер. Шулай, «Татмедиа» өйалдында кем басып тора икән дисәм, Габдерәхим үзе икән, рәхмәт төшкере. Фирдүс Тямаевны якларга дип махсус килгән! (Алай дип килмәгән иде инде ул, бер редакциягә дип килгән, тегеләре өерләре белән әбит ашарга киткән булган да, бу керә алмыйча тора икән. Әмма мин Тямаевны якларга килгән дип язам, Фирдүскә дә күңеллерәк булсын, язмага да җан кереп китәр кебек тоелды, шуңа күрә шулай матурлап, бераз су кушам).

Бу бәхәс 1 февральдә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һәм аның тормыш иптәше, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск өлкәсе Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина интервьюсыннан башланды. Фирдүс Тямаев «Мишәрләр, алга!» дип кычкыра, нигә «Татарлар, исәнмесез» түгел, дип сорый алар. Аннан соң бу темага бик күпләр үз фикерләрен белдерде.

Фирдүс Тямаев, мишәрлеккә кагылышлы бәхәс чыкканнан соң, үзенең чын татар егете икәнен исбатлап, «Татарлар» дигән клип та чыгарды. Озын колаклар җиткерде инде — дөрес булса, Тямаев бу клибын җәен генә чыгарырга планлаштырган икән. Ә мондый заманча әйткәч хайп килеп чыккач, форсаттан файдаланып калды — шалт итеп җавап бирде. Бөтен халык аһ итте, клипны караучылар саны берничә миллионнан артып киткән инде дигән сүзләр йөри.

АКШта яшәүче журналист Айгөл Гыймранова-Лион язып чыкты инде — Тямаевка Сафиннарга үпкәләргә кирәкми, бу җырына һәм Фирдүснең үзенә реклама ясаган өчен ул Сафиннарга акча тиеш. Чөнки бөтенебез дә беләбез, тискәре рекламадан да шәбрәк реклама дөньяда юк. Өстәвенә, безнең халык нахакка рәнҗетелгәннәрне кызганырга ярата. Бу очракта да шулайрак. Сафиннарның тәнкыйтен дә Тямаевның иҗатын яратучылар популяр кешегә кизәнеп реклама ясау дип кабул итте. Дәррәү якларга ябыштылар.

Сафиннарның бу сүзне әйтүгә җөрьәт итүен дә искәртеп үтми ярамый. Мишәр төбәгендә яшәп, шул сүзне әйтеп карале син! Иртәме-соңмы бу сүзне кемдер әйтергә тиеш иде билгеле, кем бу сүзне беренче әйтер икән дип йөри идем, аны Сафиннар әйтте.

Кыскасы, һәркем үзенә нәтиҗә ясагандыр. Габдерәхим дә нәтиҗә ясаган.

«Татар-информ»да шул язманы карагач, йөрәгем урыныннан купты. Шундук шул турыда сөйләшер өчен кеше эзли башладым, — ди Габдерәхим. — Мин кемгә генә шалтыратмадым, кичке сәгать ун бит инде. Байбулатка — Батулланың улына шалтыраттым, аның да вакыты булмады.

Гамил Нурга шалтыраттым, хәтта Алмаз Хәмзингә, Гамил Әсхәдуллага да. Һәм Аллаһ Тәгалә бирде миңа Индус Таһировны. Мин аннан: «Мишәрләр аерым милләтме ул әллә?» — дип сорадым. Журналист шулай сорау бирергә тиеш, ул белмәгән булып кылана. Дини тапшыру эшләсәм дә, мин белмәгән булып кыланам. Мәсәлән, тәһарәтне ничек аласы, дип сорыйм. Мин бит инде аны киптереп элгән, ләкин журналист ул шулай булырга тиеш. Ул белгән булып утырса, тапшыру кызык булмаячак.

Индус Таһиров бик матур итеп әйтте. Шундый тавыш — тынычландыра торган, юләрләндерә торган түгел. Ул әйтте: «Без бер милләт, татарлар, без дус булып яшәргә тиеш».

Фирдүскә әйтәсе килгән сүзем шул. Дини календарь алган идем. Анда язылган, Хәсән Басрый дигән бик танылган галим булган. Аңа әйткәннәр — шундый-шундый кешеләр синең турыда гайбәт сөйли дип, ул елмайган, кул чапкан, бик әйбәт ич инде бу дигән. Нигә алай куанасың дигәч, минем турында гайбәт сөйләгән кеше минем гөнаһларымны үзенә ала, ә аның изгелекләре миңа күчә дигән. Гайбәт – ул мин булмаганда минем турында сөйләү.

Шуны әйтәсем килә — әгәр дә минем турында, Фирдүс Тямаев турында, Рәмис турында гайбәт сөйлисез икән, димәк, ул кешенең гөнаһлары сезгә күчә, ә саваплары миңа. Димәк, сез шуны эшлисез. Һәм ахирәт көнендә, кыямәт көнендә сез бик зур банкрот буласыз.

Үз фикереңне дә беләсе килгән иде. Үзең Фирдүс Тямаевның «Мишәрләр, алга!» дип кычкыруын ничек бәялисең?

Заманында Равил Фәйзуллин бик популяр була. 24 яшендә популярлык казана һәм шунда халык икегә бүленә. 50 проценты аны күралмый, 50 проценты ярата. Ул һәрвакыт шулай була һәм шулай барачак. Димәк, Фирдүс Тямаев бүген бик популяр. Кеше аннан көнләшә. Күз алдына китерегез — «Уникс» концертлар залында ун көн концерт куя. Концерт куйган өчен дә ун көнгә аренда бер миллион, менә шуны чыгарып сала ала.

…Габдерәхим белән әңгәмәбез кызып кына килә иде, ул кисәк туктады. «Татмедиа» өйалдыннан шагыйрә Нәҗибә Сафина узып бара икән, Габдерәхим аны үзе янына чакырды. Мин белми дә йөрим, алар йөрешәләр булып чыкты.

О, сәлам, Нәҗибә Сафина, кил әле минем янга. Менә без туры эфирда. Бу — Нәҗибә, минем дустым, минем кызым, — диде Габдерәхим. Нәҗибә ханым, гашыйк кызларга гына хас булганча, назлы караш ташлады.

Шунда ук мәхәббәт тә аңлатты Габдерәхим сөйгәненә, матур җыр да җырлап күрсәтте. Дөрес, «Очрашырбыз, ышанам, ләкин кайчан…» дигән сүзләре генә әйткәннәре бик үк дөрес микән дигән шик уятты анысы… Чынлап та очрашып йөрсәләр, шулай дип җырлар иде микән? Алар мәхәббәт аңлашып бетергәч, мин, форсаттан файдаланып, Тямаев турындагы сорауны Нәҗибә ханымга да бирдем.

Беренчедән, сәхнә — уен урыны. Икенчедән, әйтик, мин Башкортстанга кайттым да, үземнең туган районымда чыгыш ясыйм икән, «Башкортстан татарлары, алга!» дип әйттем икән, бу таркату дип аталамыни? Татар милләтенең кайсы төркеме, кайсы диалекты вәкиле булса да, аларны алга өндәү — бу аларны алга өндәү, ул бердәмлеккә өндәү.

Әйдә бер шигыреңне дә сөйлә әле, — дип сорады аннан Габдерәхим. — Мин кирәк булган икән сезгә, сезнең күңелне күтәрергә дигән бик матур шигырең бар…

Көненә дистәләгән шигырь языла, шуңа күрә яттан сөйләп бетерергә мөмкинлек юк, — ди Нәҗибә ханым.

Шулай да бер кереш сүзеннән соң шигырен сөйләп күрсәтте шагыйрә.

Медаль һәрвакыт ике яклы була бит ул. Медальнең бер ягында халык дип карасак, икенче ягында аның — түрәләр.

Кайбер кешеләр Тукай телен белмәсәләр дә, Тукай премиясен даулап йөриләр, андыйлар да бар хәзер.

…Тукай туган көн тантана,

Җан бәйрәме — тантана.

Әллә татар гасырларча

Бер урында таптана?!

Таптана, чөнки җибәрми,

Коллыкның богаулары.

Ничә гасыр бил бөгәләр

Милләтнең бозаулары.

Ипи иснәткән җаһилгә

Бәлки әле бирер дип,

Бәлки жәлләр

Бәлки аңлар,

Хәлебезгә керер дип.

Аңлады…

Килеп керүгә баш имәгән җаннарны

Кылычтан үткәрде җаһил.

Әллә тарих күрмәде?

Мин дәвам итмим.

Бүген теге яки бу өлкәдә эшләүче һәм әле иртәгә дә эшләргә теләгән кешеләр әзме-күпме саклану чараларын күрәләр икән, аларны да аңлыйм. Әмма бүген йомгакның очын тапмыйча гына сүтүчеләр инде шатлана алмыйлар. Чөнки йомгакның очын хокук белгечләре дә тартып чыгардылар — кем гаепле һәм кем нәрсә эшләргә тиеш.

Бүген йомгакның очын тапмыйча гына сүтүчеләр инде шатлана алмыйлар. Чөнки йомгакның очын хокук белгечләре дә тартып чыгардылар — кем гаепле һәм кем нәрсә эшләргә тиеш.


Бүген безнең туган телебезнең шушы хәлгә төшүе, шушы хәлдә торуы аяныч. Хикмәт шунда — халык бик рәхәтләнеп үз телендә, туган телдә сөйләшер иде һәм сөйләшәчәк тә әле ул. Ләкин тыныч юл белән шушыңа барып җитәргә кирәк. Ә тыныч юл белән шуңа барып җитәр өчен безнең бүген республика башында торган кешеләргә халык ягына борылырга кирәк. Һәм әйтергә тиешләр: «Туган телегездә сөйләшегез. Без сезнең сайлап куелган вәкилләрегез, без сезне яклыйбыз».

Тел саклану дигән әйбер дөрес түгел. Ул фәкать яшәргә тиеш.

Әле мин күптән түгел Тукай районында булган идем. Тукай районы башлыгы ул гуманитар фәннәр белгече икән, педагог, башка бик күп районнарның башлыкларыннан аерылып тора. Тукай районы очраклы рәвештә генә Тукай районы дип аталмаган икән, биредә 88 авылның 86сы татар авыллары.

Әйе, Тукайның Арчасы да бар иде, аның уртасында рәхәтләнеп чиркәү тырпаеп тора. Арчада да татар мәктәпләре юк инде.

Бу җитәкчегә бер җөмлә әйттем: сезгә язмыш дилбегәне үз кулыгызга биргән, сез бу дилбегәне дөрес алып барсагыз, чын-чынлап үз кыйблагызга барып чыгачаксыз. Күтәрегез татар телен, чөнки мәгариф системасы муниципаль оешманың үз кулында. Моңа башлык хуҗа. Сез шушы районның милли мәгариф системасын күтәреп җибәрегез. Акыллы кеше, күрәсең, сүз кешесе, педагог булса да, бер сүз дә әйтмичә генә тыңлап торды да китеп барды. Мин көтәм: Тукай районы — Тукай районы булып калырмы?

Ул Арча да берзаман үз акылына кайтыр, әйе, Тукай Арчасы… Әмма бүген карап торам, милли мәгариф системасын торгызуны 86 татар авылы булган районнан башларга кирәк.

Нәҗибә ханым ашыга иде. Мин иң әһәмиятле сорауны биреп калырга ашыктым.

Нәҗибә ханым, кайчан яз җитәр икән, кайчан каргалар кайтыр?

Яз мәсьәләсе дә хәзер бик каты үзгәрде бит. Кемгә ничек, әле мин бөркөнне тәрәзәдән карап торам. 1 февраль иде бугай. Карыйм — бер чәүкә сәер йөри, кар өстеннән җәяү. Йөрде-йөрде, очып китмәде. Аптырап калдым. Кеше сукмагына якын ук килеп чыкты. Нәрсә эшли? Бу чәүкә карны ала да чөя, ала да чөя. Нишли бу чәүкә? Таң калдым. Әкрен генә кар да явып тора. Алып чөя, чөя, коенамы бу карда? Юк. Өстемә кияргә дә онытып, халаттан чыгып йөгердем. Карга күмелеп калган чәүкәм, кар астында… Бардым, ялан кулларым белән казып чәүкәне алдым, чәүкә үлгән. Шушы чәүкә үзенең үлемен, җәсәден күрсәтмәскә булдыра ала. Һәм исемә төште, Коръән нәрсә ди: яратышырга да, иркәләнергә дә сез чәүкәләрдән өйрәнегез, ди.

Мин мондый фикердә, каргаларның, кошларның, хәтта кечкенәсе дә, гадие дә без кешеләрдән бөегрәк, ахрысы.

Нәҗибә ханым, Габдерәхимне никадәр генә яратса да, чыгып китәргә кузгалды. Без икебез дә нәүмизләнеп калдык. Хатын-кызсыз калгач, сөйләшәсе дә килми башлады. Тямаев темасы да рухландырмый башлады. Мин Габдерәхимгә соңгы соравымны бирдем:

Габдерәхим, ә син ничек уйлыйсың, яз кайчан җитәр?

Кеше табигатькә якынрак булган саен, яз тизрәк киләчәк. Кемгә ул бүген, кемгә ул иртәгә, ә кемгә гомумән быел яз килмәячәк…

Рәмис Латыйпов

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here