Домой Жизнь татар “Габдулла Тукай. Мәхәббәттән биш мизгел”. Шагыйрь турында фильмнар карагыз

“Габдулла Тукай. Мәхәббәттән биш мизгел”. Шагыйрь турында фильмнар карагыз

0
“Габдулла Тукай. Мәхәббәттән биш мизгел”. Шагыйрь турында фильмнар карагыз

26 апрельдә Татарстанда туган тел көне билгеләп үтелә. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлана. Шул уңайдан, “ТатарКино” төрле елларда Габдулла Тукайга багышлап төшерелгән фильмнар белән танышырга тәкъдим итә.

Беренче фильм “Габдулла Тукай. Мәхәббәттән биш мизгел.” дип атала. Ул 2006 нчы елда төшерелгән. Фильм Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре кулына эләккән уникаль табылдыклар белән таныштыра. Әлеге табылдык шагыйрьнең фаҗигале мәхәббәте тарихын торгызырга ярдәм иткән. Ул – Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүледованың гаилә архивы, көндәлегеннән битләр. Аларны музейга Зәйтүнәнең оныгы Мәскәү шагыйрәсе Фәридә Рәсулова тапшырган. Бу көндәлектә ул Тукай белән беренче очрашуын, нинди шартларда күрешүләрен сурәтләгән. Ул, танылган шагыйрь белән танышу өчен, Әл-ислах редакциясенә беренче булып килгәнен язган. Алга таба ниләр булган, бу мәхәббәтне нинди сынаулар көткән? Кызганыч мәхәббәт тарихы, шагыйрьнең балачагы, иҗаты, характерындагы үзенчәлекләре турында фильмнан карап белә аласыз.   

Фильмда Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев, Р. Мостафин, Р. Батула, Ф. Яхин һәм башка танылган шәхесләрнең, язучыларның бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы турында фикерләре урын алган.   

Фильмны “ТатарКино”ның Ютуб каналында һәм ВКонтакте рәсми төркемендә карарга мөмкин.  

matbugat