Гаилә бәхете хезмәттә

0
199

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында җиде ел элек Кыргызстаннан килеп урнашкан гаилә яши. Шушы вакыт эчендә Мөхәммәтали һәм Фәридә Усмановлар безнең як табигатен яратып өлгерделәр, татар халык ашлары пешерергә өйрәнделәр, дуслар таптылар һәм авыл халкының хөрмәтен казандылар.

Ә гаиләләре зур аларның: кызлары Мәдинәхону, Рисолатхону, Рабия һәм уллары Мөхәммәткадыйрның әбисе Садатхан ханым да алар белән яши. 43 яшендә тол калуына карамастан, биш баласына да төпле белем биргән, эшкә өйрәтеп үстерә алган ул.

Усмановларны авылда эш сөючән, дус һәм нык гаилә дип беләләр. Алар үзләренең милли гореф-гадәтләрен саклап яшиләр, күп эшләүләренә карамастан, биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Олы яшьтәге күршеләренә дә бик игътибарлы, пылау пешерсәләр дә, йөгереп кертеп бирәләр, берәр хәл килеп чыкса да, ярдәмгә ашыгалар. Аларның үзләренә дә язмыш кыенлыкларын күп кичерергә туры килә. Туган яклары булган Ош шәһәрендә яшәгәндә дә алар авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәннәр. Ә 2010 елның 10 – 15 июнендә, кыргызлар белән үзбәкләр арасында килеп чыккан низаг вакытында, Усмановларга Россиягә качып китәргә туры килә. Алар Иске Ярмәккә килеп, кечкенә генә өй сатып алалар һәм яңа тормыш кора башлыйлар – зур бакчада яшелчә утырталар, кош-корт, мөгезле терлек үрчетә башлыйлар. Аларның бакчасы Сок елгасы буенда гына. Өй сатып алганда кеше аягы басмаган бу җир кишәрлегендә билдән чүп үләне үсә иде. Аңа беренче орлыклар салганчы гаиләгә бик күп көч куярга туры килде! Бүген инде күз явын алырдай булып кишер, чөгендер, бәрәңге, кабак, кыяр-помидор, бәрәңге түтәлләре гөрләп үсә. Бәрәңгене һәм кәбестәне үзләре өчен генә түгел, сатуга да үстерә башладылар.

Әлбәттә, яшүсмер балаларга да күп эшләргә туры килә – ата-анадан килгән уңганлык балаларга да күчкән. “Малларга печән салу, тирес чыгару – аларның эше. Бакчада да, өйдә дә эш җитәрлек”, – дип горурланып сөйлиләр Мөхәммәтали белән Фәридә балалары турында. Аларның фикеренчә, баланы яшьтән эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк, шул чакта алдагы тормышлары да җиңелрәк булачак. Чынлап та, өйдә дә тәртип һәм чисталык, тәрәзә төпләрендә гөлләр, аш бүлмәсендә тәмле исләр аңкып тора. Йортлары да ялт иткән, бакчада да чүп-фәлән күрмәссең, чәчәкләргә дә урын бар. Олы яшенә карамастан, Садатхан апа да тик тормый, бөтен хуҗалык эшләрендә аның хезмәте дә бар.

Ә гаилә башлыгының куллары алтын – бөтен эшкә дә кулы килеп тора. Өйне тәртипкә китерде, аңа өстәп янкорма ясап куйды. Хәзер инде йортта помидор үрентеләре үстерү өчен теплица, мал абзарлары, баз барлыкка килгән. Барысы да ныклы итеп, озак елларга исәпләп эшләнгән. Мөхәммәтали Эргаш улы новатор да бит әле. Яшелчәләргә су сибү системасын үз куллары белән җыеп сафка бастыргач, яшелчәләре тагын да яхшырак уңа башлады. Мул уңышның тагын бер сере бар – хуҗа голланд сортларына өстенлек бирә, чөнки алар уңышлы да, корткычларга һәм авыруларга да каршы торалар икән.

Ни дисәң дә, эшкә уңган, тәртипле, ярдәмчел күршеләрең булу – зур бәхет ул. Менә Усмановлар да инде Иске Ярмәк авылы кешеләре булып киттеләр. Гаилә бәхете дә, авылдашлар тануы да уртак эш аша килә.

Фәния КӘРИМОВА

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here