Домой Ислам Ислам в области Гали авылында Мәүлид бәйрәме узды

Гали авылында Мәүлид бәйрәме узды

0
Гали авылында Мәүлид бәйрәме узды

Аллаһүммә салли галә сәйидинә
Мөхаммәдин вә галә әли Мөхаммәд
Пәйгамбәребез туган көндә әйтик күп саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.

Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көнедер. Мәүлид көне – Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмнең туган көне булып, ул шул көнне таң алдыннан дөньяга килә.

Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаһу галәйһи вәссәләм)  тормышының кай ягын гына карасак та – ул һәр яктан үрнәк. Әти буларак, гаилә башлыгы буларак, рухи остаз, хәрби җитәкче, сәүдәгәр, иптәш – ул һәркайда безнең өчен идеал һәм соклану өчен зур мисал. Яшь буынга Пәйгамбәр өйрәтеп калдырган кыйммәтләрне яхшылап сеңдерергә, үзләштерергә кирәк.

15 октябрь 2022 елда урта мәхәллә мәчетендә Мәүлидкә багышланган мәҗлис уткәрелде. Анда авыл хәзрәтләре балалар белән Коръән сүрәләрен укып, мөнәҗәтләр әйтеп, дога кылып, бик тә дулкынландыргыч авыл халкына бәйрәм ясадылар. Аллаһының рәхмәтләре яусын аларга һәм Аллаһ Тәгаләбез разый булсын барыбыздан да.

Җүнәйд әл-Багдади: “Мәүлидкә килгән кеше, Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) ихлас олылап, чын мөселман була”, – дип сөйләгән.

Мәгърүф әл-Курхи болай дип раслаган: “Кем дә булса, табын әзерләп, мөселман кардәшләрен Мәүлид мәҗлесенә чакыра, ул кеше Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр белән бергә кубарылыр”. Безгә дә пәйгамбәрләр белән кубарылырга язсын!

Мәүлид үткәргән йортка Аллаһның рәхим-шәфкате иңәр, ул йортны фәрештәләр уратып алыр, ул йорт нур белән тулыр, андагы бар кешеләргә дә Аллаһның бәрәкәте иңәр. Бу йорт кешеләренә Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил (аларга Аллаһның сәламе булса иде) фәрештәләр фатыйха бирер. Бөек имам әс-Сөюти шулай дип раслаган.

Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчетләр-мәдрәсәбезгә, Ватаныбызга һәм барча галәмгә Аллаһ Җәнәбел Хак муллык вә сәгадәт тынычлыклар насыйп әйләсен. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!