Домой Жизнь татар Татары в регионе Гали авылының үткен һәм тапкыр яшьләре

Гали авылының үткен һәм тапкыр яшьләре

0
Гали авылының үткен һәм тапкыр яшьләре

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи шалтыратып: “Кәүсәр апа, сезне ТНВ каналының “Башваткыч” ташыруында катнашырга чакырабыз”, – дигәч, бераз икеләнеп тордым. Кемне дәшәргә, кем безнең авылда иң тапкыр һәм үткен кеше? Уйлый торгач, югары уку йортларында укып кайткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Искәндәр Латыйпов һәм рус теле укытучысы Гүзәл Гозәерова, авылыбызның йөзек кашы булган Нәсимә ханым Кәлимуллина сынатмаслар, дип уйладым һәм ялгышмадым да.

Искәндәр Әбүбәкер улы әле 2014 елда ук мәктәптә өстәмә белем бирү буенча “Тирә-як тарихын өйрәнү” түгәрәген җитәкләгән иде. Балалар белән эзләнү эшләре алып бардылар, төрле чараларда катнашып, дипломнар белән бүләкләнделәр, мәктәптә театр түгәрәге оештырып җибәрде, 2018 елдан мәктәбебездә татар теле һәм әдәбиятын укыта.

Гомумән, Искәндәр бик актив кеше: “Ел укытучысы” һәм Бөтенроссия күләмендә Казанда оештырылган мастер-класста катнашты, Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, “Халкым минем” конкурсында икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Гүзәл Гомәр кызы да мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр язуы, төрле чараларда катнашуы белән аерылып тора иде.

Нәсимә ханым Кәлимуллинаның да тавышы моңлы, татар телендә матур итеп сөйләшә, шигырьләр яза…

Без, шушы командабыз белән җыелып, авылыбыз, халкыбыз һәм күренекле шәхесләребез, төбәгебез хакында нәрсә сөйләргә – барысын да барладык һәм юлга чыктык. Әйтергә кирәк, “Башваткыч”та катнашучыларым ышанычымны акладылар, бөтен сорауларга да төгәл җавап бирделәр, әзерләп килгән шигырьләре дә темасына туры килде. Ә Нәсимә Кәлимуллина Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) багышланган мөнәҗәтен укып, йөрәкләребезгә рәхәтлек бирде. Шунысы шәп – экрандагы кроссворд биремнәре безнең авылга бәйле иде. Һәр җаваптан соң тапшыруның алып баручысы Рафил Җәләлиев, сораша-сораша, Гали авылы көнкүрешен күзалларлык мәгълүмат җыя алды. Мәктәп-мәдрәсә, мәдәни тормыш, милләт, Сабантуйлар һәм ат чабышлары, авылыбызның асыл затлары булган эшкуарлар эшчәнлеге һәм хәйриячелеге чагылыш тапты тапшыруда. Без алып килгән күчтәнәчләр дә шуны ук күрсәтеп тора – хәләл иттән ясалган казылык-колбасалар, күпереп пешкән бавырсаклар, Саимә апа Морзаханованың китаплары да авылыбызның кайнап торган тормышын тасвирларга мөмкинлек бирде.

Конкурста катнашу мөмкинлекләре булдырган эшкуарларыбыз Мөдәррис Латыйповка, Гөлсем Баһаутдинова гаиләсенә, Гөлчәчәк Исхаковага һәм рухи ярдәм биреп торган барлык авылдашларыбызга рәхмәт әйтәсебез килә.

Динебез югары дәрәҗәгә җитсен, матур телебез, гореф-гадәтләребез саклансын, дигән теләк белән яшәргә һәм барыбызга да аларның үсеше өстендә эшләргә, көч куярга насыйп булсын

Гали авылының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.