Домой Поздравления Галиулла Габдерәшитов: «Калган гомеремне дә кызганмам»

Галиулла Габдерәшитов: «Калган гомеремне дә кызганмам»

0
Галиулла Габдерәшитов: «Калган гомеремне дә кызганмам»

Сызран шәһәренең «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе, отставкадагы полковник ГАЛИУЛЛА ХАҖИ ГӘБДЕРӘШИТОВка 3 гыйнварда 90 яшь тулган

Самара өлкәсендә рәсми рәвештә теркәлгән 20ләп татар иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Шуларның берсен – 1990 елда оешкан “Туган тел” өлкә татар җәмгыятенең Сызран бүлеген 33 ел буе Галиулла Габдулла улы Гәбдерәшитов җитәкләп килә. Бүген без бу искиткеч шәхеснең иленә, диненә, милләтенә багышланган тормыш юлын барлыйбыз.
Галиулла Габдерәшитов 1934 елда Пермь өлкәсе, Барда районы, Карман авылында туган. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, 13 яшьлек чеп-чи татар малае, җәяүләп, өлкә каласына укырга китә. Кулындагы бердәнбер документын – яхшы укуы өчен бирелгән Мактау грамотасын күрсәтеп, горный техникумга укырга керә, аны яхшы билгеләргә генә тәмамлый, хәтта эшли дә башлый.

Ләкин егет күңелендә якты хыял бөреләнә, ул очучы булырга тели. Һәм хыялына ирешә дә. Моның өчен Галиулла Чкалов шәһәрендәге икенче хәрби авиация училищесын тәмамлый һәм штурман-инструктор булып һавага күтәрелә, ә 1971 елда Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен дә тәмамлагач, Оренбургта – эскадрилья звеносы штурманы, Саратов өлкәсенең Пугачев шәһәрендә Ми-8 полкы өлкән штурманы булып хезмәт итә, 1977 – 1998 елларда Сызран вертолет училищесы кафедрасында өлкән укытучы булып эшли.

Үзгәртеп кору елларында милләтпәрвәр татар милли оешмасы оештыру идеясе белән кабынып китә һәм бу эше дә уңышлы барып чыга. Ул соңгы утыз ел гомерен якташларына ислам дине нигезләре һәм татар теле дәресләре укытуга багышлый. 1992 һәм 1997 елларда Бөтендөнья татар конгрессы җыелышларында катнаша, 1995 елда Мәскәүдә узган Россия мөселманнары корылтаена бару бәхетенә ирешә, шул ук елны хаҗ кыла. Галиулла Габдерәшитов – дистәләгән медальләр белән бүләкләнгән, Фатыйх Мортазин премиясенә лаек булган шәхес. Туксан яшендә дә Галиулла хаҗи бик тә акыллы, ипләп кенә сөйләшүче, ләкин үз фикерен һәркемнең дә колагына җиткерә алучы сирәк кешеләрнең берсе. Ә хәтеренә яшьләр дә кызыгырлык. Сызран татарлары берләшкән чакларны ветеран болай искә ала:
– 1990 елның язы иде бугай. Мин ул вакытта училищеда укыта идем инде. Татар оешмасы оештыру мәсьәләсе буенча үземнең нәчәлникка – генерал Алексей Базаровка мөрәҗәгать иттем. Ул РСФСРның халык депутаты булып сайланырга йөри иде. “Оеша алсак, татарлар сезнең өчен тавыш бирәчәк”, – дип ышандырдым мин аны. Бу идея генералга бик ошады. Халыкка чакыру билетлары тараттык та, аның рөхсәте белән, училище бинасында ике йөзләп татар катнашында җыелыш үткәрдек. Чарага Куйбышевтан өлкә “Туган тел” җәмгыяте рәисе Рәшит Абдуллов һәм “Бердәмлек” газетасының хатлар бүлеге мөдире Шамил Баһаутдин, Тольяттидан “Туган тел” бүлеге вәкилләре дә килде. Җыелыш рәисе итеп мине сайладылар. Менә шул көнне Сызран татарларының “Туган тел” бүлеге барлыкка килде дә инде. Алексей Федорович та морадына иреште – халык депутатына сайланды. Аннары да безгә күп ярдәм итте. Хәрби училище бинасында чараларыбызны, татар теле һәм ислам дине курслары үткәрергә мөмкинлек биргән өчен Сызран җәмәгатьчелеге аңа бүгенгәчә рәхмәтле.
Оешма үз алдына татар халкының үзаңын үстерү максатын куйды. Ул елларда кайберәүләр үз телебездә сөйләшергә дә ояла иде бит инде. Халкыбызны уяту һәм берләштерү кирәклеген тоеп, мин бу эшкә алынырга җөрьәт иттем. Ә ничек? Бу турыда без белми идек әле. Аллага шөкер, кирәкле кешеләр дә табылды, озакламый олылар һәм балалар өчен татар теле һәм гарәп графикасы дәресләре ачып җибәрдек. Алтмышлап кеше укырга килде. Ун елдан соң мөфти ике юнәлешне бер итеп алып баруыбыз өчен мактады. Соңрак милли бәйрәмнәребезне дә, кичәләр дә, башка чаралар да үткәрә башладык. Мәсәлән, Сызран Сабан туе 1993 елдан бирле үткәрелеп килә. Дүрт ел буе КТВ-Луч Сызран шәһәре телевидениесендә татар телендә тапшырулар алып бардык. Бу уникаль тапшыруларда мин үзем һәм укучыларым татарлар турында гына түгел, ислам дине һәм мөселманнарның тормыш рәвеше турында да сөйли идек.

Ул вакытта да җиңел булмады, хәзер дә шулай. Баштагы елларда спонсорлар таба алмыйча интегә идек. Мине халык бик белми иде бит әле, шуңа күрә эшкуарлар белән уртак тел таба алмадык. Сабан туйлары уздыра башлагач кына халык мине таный башлады. Соңрак бу бәйрәмне уздырырга ярдәм итүчеләр дә табылды. Акчалы кешеләр иде дип әйтә алмыйм, изге күңелле кешеләр иде алар.

Чараларыбызга татарлар байтак җыела башлагач, оешма өчен иркенрәк урын эзләргә туры килде. Безне 14 санлы мәктәп директоры Румия Асанова үз канаты астына алды, чөнки мәктәптә татар теле дәресләре оештырырга теләгән идек. Тик бу идеябезне ата-аналар ул вакытта да хупламады, бүген дә бу мәсьәлә буенча алга китеш юк.

1999 елдан бирле “Татар теле һәм гарәп графикасы” курслары “Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда эшләп килә. Шунысы сәер: атнасына алты тапкыр уздырыла торган безнең курсларга төрле милләт кешеләре килә, тик татарлар гына бик аз. Үзләре дә ана телен белмәгән ата-аналар туган телебез һәм динебез урынына балаларына спорт, бию, рәсем ясау түгәрәкләрен сайлыйлар. Туган тел аларга кирәкми икән, димәк, милләт көче дә җуела бара. Бу чынбарлык һәм моның белән көрәшүе бик авыр. Дөрес, татар теле сагында Бөтендөнья татар конгрессы тора. Татарстанда татар теле дәресләре проблемасы ул кадәр кискен түгелдер, бәлки. Ләкин, күзәтүем буенча, анда да татар балаларының күпчелеге рус телендә сөйләшә. Димәк, гаиләләрендә дә ана телендә сөйләшүчеләр юк. Бу бик начар тенденция. Ә инде әдәби татар телен камил белүчеләр тик минем кебек олы яшьтәге кешеләр генә. Минем фикеремчә, ата-аналар арасында пропаганда алып барырга кирәк, конкурслар һәм чаралар үткәрергә, Казан югары уку йортларына кереп уку өчен татар телен белү кирәклеге турында аңлатырга. Кызганычка, күпме генә тырышсам да, минем укучылар арасыннан бертуган Тугушевалар гына Мәскәү педагогия институтына кереп, татар, рус һәм инглиз телләрен өйрәнәләр.
Менә шундый үҗәтле укучыларым өчен оешманы таркатмаска тырышабыз да инде. Ходай биргән гомеремнең калган өлешен дә, Аллаһы теләсә, татар телебезне һәм динебезне саклауга багышларга ниятлим.

Эльмира Шәвәлиева әзерләде

https://vk.com/club22598970