Домой Жизнь татар Гамьсез чаклар артта кала…

Гамьсез чаклар артта кала…

0
Гамьсез чаклар артта кала…

Менә ямьле май ае да ахырына якынлашып килә… Димәк, мәктәпләрдә укулар тәмамлана, ә чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» яңгырый, дигән сүз.

Майның соңгы атнасында уза торган саубуллашу бәйрәме, яңа коронавирус аркасында, быел да чикләүләр кулланып уздырылды. Әмма, узган ел белән чагыштырганда, алар бераз йомшартылган иде. Быел бәйрәм линейкасын һәр сыйныф өчен аерым уздырырга һәм бәйрәмгә ата-аналарны чакырырга рөхсәт булды. Шулай ук, мәктәпләр соңгы кыңгырау бәйрәмен уздыру өчен үзләренә җайлы көнне сайлый алдылар. Самара өлкәсенең күпчелек мәктәпләрендә ул 26 майда үтте.

Өлкә буенча чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучылар саны 13000нән артып китте. Ә менә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбе белән быел бары тик 5 укучы белән генә саубуллашачак. Аларның өчесе – югары уку йортына, ә икесе көллияткә керергә ниятли. Чыгарылыш сыйныфы җитәкчесе, 40 еллык укытучы стажы булган Фәния Гатина әйтүенчә, ике укучы – медицина, берсе икътисад юнәлешен сайлаганнар.

Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә соңгы кыңгырау быел 12 укучы өчен яңгырады. Мәктәпне тәмамлаучылар арасыннан бер егет һәм 8 кыз Самараның югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә ниятлиләр. Аларның сыйныф җитәкчеләре, шулай ук тәҗрибәле укытучы Рушания Манашева укучылары белән бик тә горурлана.

«Сыйныфымда тәртипле, тырыш балалар укыды. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган укучым Энҗе Минһаҗева киләчәген медицина белән бәйләргә җыена. Бу аның балачак хыялы. Гел бишле билгеләренә генә укучы Гөлназ Мортазина, югары уку йортын тәмамлагач, туган мәктәбендә укытучы булып эшләргә тели», – ди ул. Әлеге укучыларның башлангыч сыйныф укытучылары Раилә Маннанова да аларга мөстәкыйль тормышта зур уңышлар теләп кала.

Самараның «Яктылык» татар мәктәбен быел 33 укучы тәмамлый. 11 «А» һәм «Б» сыйныфлары өчен бәйрәм тантанасы аерым-аерым үтте. Мәктәп белән саубуллашу линейкасына җыелган ата-аналар, укытучылар, чакырылган мөхтәрәм кунаклар чыгарылыш сыйныфы укучыларына, имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларында белем алуларын теләделәр. Тантана бик дулкынландыргыч узды. Чыгыш ясаучылар да, тамашачылар да әледән-әле күз яшьләрен сөртеп алдылар. Үзенең беренче чыгарылыш сыйныфын олы юлга озатучы сыйныф җитәкчесе Ринат Сәгъдиевка да дулкынлануын тыю авыр булды. «Сыйныф җитәкчебез үз эшенә бөтен күңелен биреп эшләде. Яшь кенә булса да, укучыларын киләчәккә, мөстәкыйль тормышка ныклап әзерләргә тырышты. Ул безнең балаларны үз канаты астына җыеп, аларга дус та, киңәшче дә була белде. Моның өчен без, ата-аналар, аңа чиксез рәхмәтлебез», – ди 11 «А» сыйныфын тәмамлаучы укучыларның ата-аналары. Ринат Ринатович җитәкләгән сыйныфны 17 укучы тәмамлый. Шуларның дүртесе – медалистлар. Укучылар Самараның техник, педагогия, медицина университетларында белем алырга планлаштыралар.

«Яктылык» мәктәбенең медалистлар исемлегенә Фәридә Хәмидуллова җитәкләгән 11 «Б» сыйныфыннан тагын алты фамилия өстәргә кирәк. «16 укучымның һәрберсен үз балам кебек якын күрәм, – ди Фәридә ханым. – Мин укытып чыгарган сыйныфлар саны шактый булуына карамастан, укучылар белән саубуллашу һәрвакыт бик авыр», – ди ул.

Менә соңгы кыңгырау да яңгырады. Чыгарылыш сыйныфы укучылары һәм ата-аналар өчен ул яңа мәшәкатьләр, кайгырулар, шатлыклар чоры башлануны хәбәр итеп яңгырый. Чөнки имтиханнар бирү, һөнәр сайлау, уку йортларына керү кебек бик мөһим мәсьәләләр йомгагын чишәсе көннәр якынлаша. «Улыбыз мәктәптә бик тырышып укыды, ныклы белем базасы тупларга тырышты. Шуңа күрә алдагы имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырыр, дип өметләнәм. Ул үзен бик тыныч тота, минем дулкынлануымны күреп, хәтта мине юатырга тырыша. Улыбыз киләчәген нефть сәнәгате белән бәйләргә уйлый. Сайлаган һөнәре күңеленә ятышлы булсын, дип сорыйм Ходайдан», – дип елмая Галия исемле әңгәмәдәшем.

Барлык чыгарылыш сыйныфы укучыларына да шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар телибез. Хыялларыгыз чынга ашсын!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Гали авылы мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы