Домой Главные новости Гармунсыз яши алмый ул

Гармунсыз яши алмый ул

0
Гармунсыз яши алмый ул

Виртуоз артист Мидхәт Әминовка – 65 яшь. Самарада «Идел» эстрада ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе, «Заман» татар балалар фольклор ансамбле гармунчысы, өлкә һәм күрше төбәкләр тамашачыларының яраткан артисты Мидхәт Әминов матур юбилеен билгеләп үтә.

Ләкин саннар паспортта гына. Һәрвакытта көр һәм күтәренке күңелле булган бу ир-атка карап, аңа беркем дә үз яшен бирмәс иде. Мидхәт абыйның энергиясе үзенә дә тормыш дулкыннарын җиңеп алга атларга, позитивлыгы белән башкаларны “зарарларга” да җитә. Нинди генә урында булмасын, ул шунда ук публиканың бөтен игътибарын җәлеп итә. Бәлки, шушы сыйфатлары менә инде 30 ел дәвамында “Идел” халык ансамблен җитәкләргә булышадыр да.

65 яшь! Шуның 30 елын юбиляр “Идел” ансамбленә багышлаган. Күпме авырлыклар, киртәләр, аяк чалучылар белән көрәшергә туры килгәндер аңа… Үзешчән артистларны берләштергән иҗади коллектив өчен бу бик озын юл, минемчә. Самараның «Идел» татар халык эстрада ансамблен өлкә халкы да, күрше төбәкләрдә яшәүчеләр дә бик яхшы белә һәм ярата.

Коллективка нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Мидхәт Әминов ансамбль оештырырга карар кылган вакытта бу проект шулкадәр озын гомерле булыр дип уйладымы икән? Энергиясе ташып торган үзенчәлекле музыкант һәрвакытта да үз тирәсендә талантлы, тырыш һәм татар көйләрен, татар моңын яратучыларны туплый белгән. Еллар аккан судай узган саен, ансамбльнең составы да үзгәреп торган. Әмма коллективта 30 ел дәвамында Мидхәт абый белән бергә утны да, суны да кичкән артистлар бар. Әйе, сүз ансамбльнең профессиональ музыканты Лилия һәм сандугачтай моңлы солисткасы Миләүшә Хәлимуллиналар турында.

“Идел”нең тарих йомгагын сүтә башлагач, мин еракта калган 1977 елга һәм “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленә барып чыктым. Кошки районының Иске Җүрәй авылы егете Мидхәт Әминов иҗади юлын нәкъ менә шушы дәвердә, шушы данлыклы төркемдә башлаган. Кызык, әмма ул вакытта героебыз гармунчы булмаган, ансамбльгә аны биюче итеп алганнар. Җиңел сөякле авыл егете талантын бик тиз таныта һәм 20 ел дәвамында бию труппасының солисты булып тора. Ул башкарган легендар “Муса Җәлил” ролен тамашачылар әле дә сагынып искә алалар.

Бию юнәлешендә зур уңышларга ирешүенә карамастан, Мидхәтнең күңеле балачактан гармунга тартылган.
Балачактан гашыйкмын мин
Гармунның телләренә.
Халкымның моңлы җырлары
Гармун күңелләрендә.
(Айрат Шәйхетдинов)

Эльмира Сәйфуллина

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”