Домой О татарах Татарские села области Газиз балаларымнан аерма

Газиз балаларымнан аерма

0
Газиз балаларымнан аерма
Вәлимә ДӘҮЛЕКАМОВА

Бисмилләһир-рәхманир-

рахим.

Бисмилла, дип көнем

башлана,

Нинди генә хәлләр булса да,

Газиз Аллаһым, балаларымны

ташлама!

Гомерем буе Казанга һәм Болгарга барырга хыялланып яшәдем. Ләкин барысы да без теләгәнчә булмый шул. 68 яшендә тормыш иптәшем кинәт кенә үлеп китте. Ул үлгәч, өметем тәмам өзелде.

Аллаһыга шөкер, Казанга да, Болгарга да барырга насыйп булган икән. Хыялымны чынга ашырган өчен балаларыма Аллаһының рәхмәте яусын.

Похвистневода шәфкать туташы булып эшләүче оныгым Алия мине һәм әнисен Казанга алып барды. Барган көнне үк Кол-Шәриф мәчетендә өйлә намазын укырга өлгердек, садакалар калдырдык. Икенче көнне иртәнге намазга да бардык, Сөембикә манарасын да карадык. Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйдык һәм рухына дога кылдык.

Икенче көнне Болгарга киттек. Без нәкъ өйлә намазына азан яңгыраган вакытка анда идек, намазны изге мәчеттә укырга насыйп булды. Андагы хозурлыкны сүз белән сөйләп бетерерлек түгел. Искиткеч матур!

“Икмәк” музеена кердек, су тегермәнен карап чыктык. Миңа барысы да бик ошады, сабыйлардай куандым.

Гомерлек хыялымны чынга ашырган өчен, оныгым Алиягә Аллаһы Тәгаләнең нинди рәхмәтләре булса, барысы да яусын. Балалары исән-сау, тәүфыйклы булсыннар. Ноябрьдә армиягә киткән улы исән-имин әйләнеп кайтсын. Алия кызым, безгә күрсәткән игелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын. Бер Ходаем сиңа озын гомер бирсен, бәхет-шатлыкларга күмелеп яшә.

Иң изге теләкләр, ихлас рәхмәтләр белән әбиең Вәлимә.

* * *

Кадерле “Бердәмлек” хезмәткәрләре!

Эшегездә уңышлар, исәнлек-саулык, зур бәхетләр теләп калам. Газета безне тагын озак еллар сөендереп яшәсен. Мин “Бердәмлек”не даими алып барам. Һәр битен кат-кат укып чыгам. Изге эшегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын сезгә, кызлар!

Вәлимә ДӘҮЛЕКАМОВА.

Яңа Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.