Газиз белән Газизә

0
Газиз белән Газизә

Татарстан Республикасы, Бикүле авылында яшәгән Мин­җиһан апа Гыйль­фа­нова истәлегенә багыш­лыйм.

Ак каендай сылу Газизә

Озата ирен,

Сугышка китә Газизе

Сакларга илне.

Япь-яшь килеш Газизә килен

Калды иреннән,

Өзелә-өзелә хатлар көтте

Сугыш җиреннән.

Газизеннән хатлар килде,

Булса да сирәк,

Сугыш бит ул, язар өчен

Вакыт та кирәк.

Газизә сандыгында хатлар

Инде ятланган,

Газизенең җан җылысы

Анда сакланган.

Менә хатлары, аларда

Сугыш кырлары,

Сагынулы сагыш белән

Язган җырлары.

Авыр булса да, чыда, ди.

Бул, диде, түзем.

Көт, кайтырмын, дип,

                               тәмамлый

Ул соңгы сүзен.

Менә Днепр елгасы

Ага мул сулы.

Шушы тирәдә киселде

Газизнең юлы.

Бу тирәдә сугыш бара,

Орыш, кан коеш.

Монда мәхшәр, төтен,

                                      ялкын,

Күренми кояш.

Газиз утырган танкны

Ут чолгап алды.

Сугышчылар корыч атның

Эчендә калды.

Танк яна, шунда Газиз

Җиргә сикерде.

Эх! Фашист явызы аңа

Ядрә тидерде.

Нәсел агачының фашист

Буынын кисте.

Күз яшьләренә буылып,

Әче җил исте.

Дусларыннан аерылып,

Калды кабердә.

Батырларча сугышты, дип,

Килде хәбәр дә.

Өчпочмаклы хат Газизәнең

Кулын пешерде.

Өнсез калды, кулы тотмый –

Хатны төшерде.

Канлы сугышта бик күпләр

Яралар алды.

Газиз кебек батыр уллар

Мәңгегә калды.

Газизә җанының яртысын

Ут тартып алды.

Ана булу бәхетен дә

Татый алмады.

Ялгыз каеннарны күреп,

Газизә түзмәде.

Сагынулы җырын җырлап,

Дәва эзләде.

Чишмә буенда моңайды,

Карап агышын.

Агым чишмәләргә салды

Йөрәк сагышын.

Салкын чишмә буйларында

Аларның эзе.

Җанында Газиз. Янында

Юк шул, юк үзе.

Яу кырыннан җиңү яулап,

Калганнар кайтты.

Ялгызлыкта Газизәнең

Таңннары атты.

Түзде Газизә. Җаны белән

Газизен көтте.

Сәгать телләре атлады,

Ай, еллар үтте.

Иң авыр эшләр башкарды,

Кызганмый көчен.

Көн-төнгә ялгап эшләде

Илкәе өчен.

Димчеләр димләп карады

Газизә уңганны.

Кабул итмәде, яучының

Юлы уңмады.

Газизе булды мәңгегә

Йөрәк түрендә.

Мәхәббәте маяк булды

Күңел күгендә.

Алыштырмады Газизен

Башка беркемгә.

Аны уйламаган чагы

Юктыр бер көн дә.

Газизәнең килен чаклары –

Нәкъ умырзая.

Уйларында узган гомер

Үткәнме зая?

Юк… Ул соңгы телемен дә

Бүлде ятимгә.

Авыр чакта ярдәм итте,

Булды якында.

Яралы күңелләр аннан

Дәва эзләде.

Йөрәккә май булып ятты

Аның сүзләре.

Тугрылыкта, уңганлыкта

Ул үрнәк булды.

Пөхтә өе һәрчак кояш

Нурына тулды.

Вакыт – дәва. Үтте гомер,

Күп сулар акты.

Газизә сылу чәченә

Ак бәсләр ятты.

Йоклый бүген газиз карчык,

Сабыйдай оеп.

Ястыктагы күз яшьләре

Әчесен тоеп.

Йокы аралаш елмайган

Карчык төш күрә:

Акбүз атта кайткан ире

Ишектән керә.

Күкрәгендә орден, медаль,

Бөркет – баһадир.

Утлар, сулар кичкән егет,

Батыр командир.

Газизен кочты Газизә,

Куллары талды.

Иренең күзенә карап,

Бер сулыш алды…

Көтте Газизә, гомер буе

Газизен көтте.

Газиз кайтты. Газизәсен ул

Алып та китте…

Газизә китте… Күктә ике

Йолдыз кабынды.

Мәңгелектә алар бергә.

Ярлар кавышты…

Фәнүзә Кәримова.

Совет Норлаты,

Челно-Вершины районы.

Бердэмлек