Домой Поздравления Гомер тавы биек була

Гомер тавы биек була

0

Похвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Әнис Таһир улы Гайсинга – 90 яшь!

Туксан яшенә җиткән әтиебезгә үз гомерендә күпне күрергә туры килгән. Башкортостанда туып-үскән Әниснең әтисен, яла ягып, 1931 елда төрмәгә утырталар һәм ул шунда вафат була. Әнисе Җәмилә Галимшан кызы 1939 елда Гали Гайсин исемле колхоз рәисенә кияүгә чыга. 60 яшьлек I Бө­тендөнья сугышы ветераны колхоз белән бик оста идарә итә, ләкин укый-яза белми. Шуңа күрә ул, районга барганда, 9 яшьлек укый-яза белгән Әнисне үзе белән йөртә, рәсми документларга кул куйдыра.

Әниснең яраткан әнисе 1944 елда вафат булгач, балага үги ата йортыннан чыгып китәргә туры килә. Ул аңлый, бу гаиләдә ул инде “артык кашык” кына. 12 яшендә бернинди документсыз чыгып киткән малайга ике ел Казан балалар приёмникларында яшәргә туры килә. 14 яшендә ул Куйбышев кәсепчелек учи­лищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, өч ел Дагыстанда армия хезмәтендә була. Шул вакытта ул фотога төшерү белән мавыгып ки­тә, армиядән кайткач, Рау­за Сәет кызына өйләнеп, гаилә кора, бер малае, ике кызы туа. Яшьләр 1961 елда Мәчәләй авылына килеп урнашалар һәм гомерләре шунда уза да. Әнис “Первомайский” совхозында эшли, шул ук вакытта фотография бе­лән шөгыльләнүен дә калдырмый. Аны штаттан тыш фотохәбәрче итеп район газетасына эшкә алалар. Ул укуын да дәвам итә, Мәчәләй мәктәбенең кичке бүлеген, аннан Кинель-Черкасс авыл хуҗалыгы техникумын тә­мамлый, техник-механик һө­нәрен ала. Аңа шундук сов­хоз энергетигы вазифаларын тапшыралар. Әнис үз эшенә җаваплы карый, эш дәверендә күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм премияләр белән бүләкләнә.

23 яшендә фаҗигале рә­вештә уллары Рафаэль вафат булгач, Әниснең һәм Раузаның тормышы ямен югалта. Әнис ага дингә кереп ки­тә, соңрак авыл балала­рын да гарәп графикасына өйрәтә башлый. Үз куллары белән уку әсбаплары ясап тарата, балаларда дини белемгә карата кызыксыну уятырга тырыша. Аның бу эшчәнлеген нәтиҗәләренә карап бәяләргә була: шәкертләренең берсе – Самараның Җәмигъ мә­че­тендә, икенчесе – Тарихи мәчетендә имам булып хезмәт итәләр. Берничәсе Казан мәдрәсәләрендә, Төр­киядә укып кайталар, берсе – Гали авылы мәдрәсәсе ректоры, икесе күрше авылларда муллалар булып эшлиләр. Алар остазлары янына еш килеп, хәлләрен белешеп, ки­ңәшләшеп торалар.

1993 елда пенсиягә чыккан Әнис Таһир улы авылдашларын дингә тарту өчен мәчет төзергә өнди башлый. Әлбәттә, фикердәшләр дә, хәйриячеләр дә, төзү материаллары да, ярдәмчеләр дә табыла. Документ эшләрен үз көче белән башкарып чыгу өчен Әнис агага компьютерны да үзләштерергә туры килә. Оныклары аңа компьютер алып кайтып бирәләр һәм аның белән эшләү ни­гезләренә төшендерәләр.

Мәчәләй мәчете 1994 ел­да ачыла һәм Әнис хәзрәт, җаны-тәне белән бирелеп, 2015 елга кадәр анда имам вазифаларын башкара.
– Әтиебез туксан яшендә дә хәрәкәтчән һәм аек акыллы кеше. Ул бер дә тик тормый: компьютер белән бөтенләй дуслашып китте, Коръән сүрәләрен татарчага тәрҗемә итә, өй, йорт эшләрен дә әниебез белән икәүләшеп алып баралар, үз шәкертләре эшли торган мәчеткә җомга намазларына йөри.

Без – әниебез Рауза, кызлары Әлфия һәм Зөлфия, кияүләре, биш оныгы һәм биш оныкчыгы әтиебезне һәм бабабызны зур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа озын, хәерле гомер телибез. Әтиебезнең тормышы һәрберебез өчен үрнәк. Киләчәктә дә кешеләргә файдалы эшләр эшләү бәхете насыйп булсын иде.


Әлфия Ижедерова