Карлы бураннарда, пычрак көзләрдә, иңенә медицина кирәк-яраклары тутырылган сумкасын асып, ярдәмгә ашыгучы фельдшерыбыз – Нурания Минсәхи кызы АБЗАЛОВА турында язмыйча булдыра алмадым.
Нураниябез лаеклы ялга чыкканда, өлкә сәламәтлек саклау системасында эшләү стажы 40 елдан артып киткән иде инде. Авылыбызда кем дә әйтә ала: ул намуслы һәм профессиональ табиб. 2015 елда “Профессионал года” өлкә конкурсының “Лучший фельдшер” номинациясендә җиңүе дә очраклы хәл түгел.
Нураниянең хезмәт кенәгәсендә бер генә юл язылган булуына карамастан, башка шөгыльләре дә бик күп, ә иҗади күңеле күпкырлы. Беренче чиратта ул – журналист. Аның язмалары өлкә “Социаль газета”, “Бердәмлек”, районның “Камышлы хәбәрләре” газеталарында, “Самар татарлары” журналында һәм сайтларда даими чыгып торалар. Барысын бергә санасаң, 300ләп мәкалә җыела, ди үзе. Ул туган авылының казанышлары, милләт проблемалары һәм инде, әлбәттә, җәмәгать эшлеклесе буларак, соңгы дистә елын багышлаган Сәләй Вагыйзов музее турында язып кына калмый, проблемага башы белән кереп китеп, чишелешен таба белә. Авылыбызда калкып чыккан бер проблеманы да читләтеп узмый, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында да, авыл табигате һәм мәдәни тормышы турында да эчтәлекле мәкаләләр язып җибәрергә кыенсынмый. Чөнки ул бернәрсәгә дә битараф түгел. Авыл халкының чирләрен генә түгел, омтылышларын, язмышын һәм хезмәт юлын да бик яхшы белә. Шуңа күрә әдәби конкурсларда да җиңү яулап килә. Мәсәлән, 2013 елда “С чего начинается Родина” конкурсына ул Әлифба авторына багышланган язма җибәргән иде. Ул вакытта “Лауреат” исеме алуга иреште. 2015 елда өлкә җитәкчелеге аның хезмәтен Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте. Анда: “Са-мара өлкәсендә Татар мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү эшенә керткән өлеше өчен” дип язылган иде. 2019 елда Нурания Абзалованың исеме “Халык тануы” акциясе финалында яңгырады. Аның кандидатурасы “Кечкенә авылларның зур кешеләре” номинациясендә тәкъдим ителгән иде.
Лаеклы ялга чыккач та, тынгы белмичә, “авылым!” дип, янып-көеп яшәүче җан ул. Биш ел элек ачылган Сәләй Вагыйзов музее, “Иң яхшы туган якны өйрәнү музее” беренче Бөтенроссия конкурсында катнашып, “Музей-мемориал” номинациясендә беренче урынны алды. Нураниянең шушы зур шатлыгын чын күңелдән уртаклашабыз. Шушы биш ел эчендә, күпме кунакларны каршы алып, Сәләй абыйның һәм Рәмзия апаның аянычлы да, җиңүләргә дә төрелгән язмышын сөйләп, сыйлап, озатып калырга батыр йөрәкле кешенең генә көче житәдер.
Без күрше авылда яшәсәк тә, еш кына җыелышып Әлифба музеена киләбез. Сәләй Вагыйзов белән булган вакыйгаларны кат-кат яратып тыңлыйбыз. Музей ничектер үзенә тартып тора, минемчә. Ул читтән килүчеләрне генә түгел, үзебезнең авыл халкын да берләштерү көченә ия. Нурания Минсәхи кызы Абзаловага Ходайдан исәнлек-саулык сорап, эшләрендә уңышлар һәм тигез гомер телибез, гомерләрең булсын бәхетле, бәхетләрең булсын гомерле, дигән теләктә калабыз.
Музей ачылуга багышлап язган шигыремне дә куйсагыз, бик тә рәхмәтле булыр идем.
Бәхет телим сиңа
Байтуганда бүген бәйрәм
гөрли,
Киң итеп ача музей ишеген.
Сәләй Вагыйзов атлы олы
шәхесебез
Байтуганына кайта бүген.
Рәхмәт сиңа, олы
Татарстан,
Ярдәм кулын суздың, музей
булды.
Өлгер, тырыш Нураниябезне
Олы данга күмде бүген
карты-яше.
Без, татарлар, бердәм һәм
дус халык,
Ил язмышын бергә
күтәрәбез.
Горурланыйк олы шәхесебез
белән,
Сәләй истәлегенә тап
төшермәбез.
Миллионнар шушы
әлифбадан,
Хәреф кенә түгел, дөнья
танып үскән.
Якташыбыз иҗат иткән
нечкә китап
Татар тарихын һәм һәр
хәрефен саклар.
Кеше бит ул мәңгелеккә
килми,
Туа, яши, бакыйлыкка күчә…
Искә алып, сагынып сөйләр
өчен,
Шундый матур эзләр
калдырып китә.
Роза ГАЙФУЛЛИНА.
Яңа Усман авылы, Камышлы районы.