Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Градский урынына Динә Гарипова килерме?

Градский урынына Динә Гарипова килерме?

0
Градский урынына Динә Гарипова килерме?
Фото: ВКонтакте

Күпләрнең яратып караган “Голос” телевизион бәйгесе вакытлыча туктатылган иде. Көз Русия телевидениесендә тапшыру янә эфирга чыгачак, тик анда Александр Градскийны алыштырачак кеше исемен әлегә сер итеп саклыйлар. Музыкаль продюсер Дмитрий Ашуров әлеге проектта композитор урынына дәгъва кылучыларны атады.

Аның сүзләренә караганда, Александр Градскийны “Голос” тапшыруында “Белый пепел” хитын башкарган Александр Маршал алыштыруы яхшы булачак. Җырчы моның өчен җитәрлек тәҗрибәгә ия һәм тамашачыны кызыксындыра белә.  

Дмитрий Ашуров Градскийның элекке шәкерте Динә Гариповага аны музыкаль проектта алмаштырырга мөмкинлек бирү тәкъдиме белән дә чыга. Продюсер фикеренчә, бу нигезле карар булыр иде.  

Милләттәшебез Динә Гарипова 2012 елда “Голос” телеконкурсында җиңүче булды. Җырчы Александр Градский җитәкчелегендә чыгыш ясады. Проект тәмамланганнан соң, ул үзенең остазына рәхмәт белдерде. “Евровидение-2013” халыкара музыкаль конкурсы финалисты Динә Гарипова музыка белән шөгыльләнүен дәвам итә, әмма телевидениедә сирәк күренә. Динә күптән түгел беренче тапкыр әни булды, 19 июньдә җырчының улы туды.