Грипп эпидемиясе юк, әмма без аңа әзерләнәбез

0
77

Россиянең баш санитария табибы Геннадий Онищенко узган елның көзендә ук бу сезонның грипп эпидемиясе гыйнвар аенда булачагын фаразлаган иде. Республика эпидемиологлары да шуңа әзерләнде. Соңгы елларда халык та быел нинди төрдәге грипп булыр икән инде, дип баш вата. Бер елны “кош” гриппы очып үтте, аннан “дуңгыз” гриппы дуңгызлыгын күрсәтте. Инде “кә­җә”неке яки башка җанварныкы булыр микән, дип көткән идек, күренми әле. 
Грипп юк, ОРВИ бар 
Әйе, гыйнвар узды, февральгә кердек, тик грипп белән чирләүчеләр аз, эпидемия юк. Ә менә тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) эләктерүчеләр байтак. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада соңгы атнада 14 мең 122 кеше ОРВИ белән авырган, сырхаулар саны алдагы атна белән чагыштырганда 26 процентка арткан. Табибларга мөрәҗәгать итүчеләрнең дүртесенә грипп диагнозы куелган.

Республиканың йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе белән йөздән артык кеше дәваланып ята. Хастаханәгә салганнар икән, димәк йә температуралары югары булган, йә өзлегүләр үзен нык сиздергән. “Узган ел бу вакытта авыручылар бик күп иде, ләкин грипп җиңелчә узды”, – ди хастаханәнең баш табибы Вахит Саматов. Бу җәһәттән башка табибларның да фикере төрле, кайберсе быел эпидемия булмаячак, дисә, менә суыклар әзрәк сындырсын гына – грипп үзен сиздерәчәк, диючеләр дә бар.

1 әфлисун –
1 көнлек витамин 
Әмма барыбер эпидемия юк, грипп килеп җитмәде, дип тынычланырга ярамый. Суык тидереп, вируслы чир эләктереп, кинәт урынга егылмас өчен, алдан ук саклык чараларын күрүнең бер дә артыгы булмас. Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе табиб-инфекционисты Зөлфия Хәмидуллинаның киңәшләрен тәкъдим итәбез.
– Саклык, тәнне чыныктыру чараларын инде җәйдән үк күрергә кирәк иде, – ди Зөлфия Локман кызы. – Яңа өлгергән җиләк-җимеш ашап, су коенып, кояш нурларында табигатьтә йөреп. Ә көзен гриппка каршы вакцина ясату яхшы. Аны, беренче чиратта, хроник авырулары булганнарга, мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балаларга, кеше белән даими аралашып, зур коллективларда эшләүчеләргә ясатырга киңәш ителә. Прививка ясаткач, авырган очракта да, чир җиңелрәк узачак.
Безнең халык күбесенчә, суган, сарымсак ашауга өстенлек бирә. Алардагы фитонцидлар микробларны үтерә. Тик ашказаны авыртканда сарымсак ашаудан тыелып торырга кирәк, чөнки ул аны ярсыта. Суганны исә үсемлек мае яки каймак белән болгатып ашасаң, әчесе сизелмәячәк. Салкын тиеп авырудан, вируслы чирләрдән сакланыр, иммунитетны ныгытыр өчен витаминнар, бигрәк тә С витамины эчәргә кирәк. Ул әфлисунда, лимонда, грейпфрутта, кивида бар. Көн саен бер әфлисун ашасаң, бер көнлек витамин запасы тупладың дигән сүз. Тирә-юньдә грипп белән авыручылар күп икән, вируска каршы препаратлар эчәргә киңәш ителә.

Авызны чайкап торасы
Грипп белән авырмас өчен, иң әүвәл авыз эче, борын куышлыгындагы хроник чирләрдән дәваланыгыз. Озакка сузылган хроник чирләре булучылар кышкы чорда еш авырый, һава торышы үзгәрүгә, алар чиргә тиз бирешә. Ә өйдә берәрсе авырса, чирдән битлек киеп сакланыгыз. Аны дүрт сәгать саен алыштырып торырга кирәк.
Урамда йөреп кайткач, борын эчен юдырып алыгыз. Авызны пәйгамбәр тырнагы үләне, ромашка чәчәге төнәтмәләре, фурацилин, сода һәм тоз эремәләре белән чайкыйлар. Даруханәдә эвкалипттан ясалган хлорофиллипт препараты сатыла, шуны өйдә булдырырга киңәш итәм. Аның спирт белән эшлән­гән сыекчасы тамак чайкау өчен әйбәт. Ярты стакан суга 1 бал кашыгы салалар. Май кушып эшләнгәнен исә томау төшкәндә борынга тамызалар. Әлеге дару чир таратучы стафилококкларны үтерә. Дару булмаганда тамак чайкау өчен 1 стакан суда тоз һәм чәй содасы эремәләрен, алоэ, сарымсак суларын кулланырга мөмкин. Югары температураны шикәр комы белән төелгән кура җиләге, мүк җиләге, лимон, мәтрүшкә чәйләре белән төшерергә була. Аларны урынга ятар алдыннан эчәләр.

Йөкле ханымнар колагына
Йөкле хатын-кызлар грипп һәм башка төрле вируслы чирләрдән аеруча саклансыннар иде. Аларга башкаларга яраган даруның да зыяны булырга мөмкин. Йөклелекнең беренче 3 аенда вируска каршы дару эчмәвең хәерле. Гөлҗимеш төнәтмәсе бик әйбәт. Лимон, әфлисун ашарга була, ләкин аллергия килеп чыкмасын өчен чамасын белеп кенә. Шулай ук дару үләннәре төнәтмәләре эчү белән дә сак эш итсеннәр иде. Аларга грипп чорында кибетләргә, базарларга, халык күп йөри торган башка урыннарга да йөрергә ярамый. Йөкле ханымнарны авырып киткән очракта дәвалавы да бик читен, чөнки карындагы баланы да кайгыртырга кирәк.
Гриппны, вируслы чирләрне аягүрә уздырдым әле, дип исләре китмәүчеләр дә бар. Әйе, грипп, бәлки, алай ук куркыныч та түгелдер, ләкин алардан килеп чыккан өзлегүләрдән генә тиз котылып булмый. Үпкә ялкынсынудан кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Салкын тиеп авырмас өчен дөрес итеп киенеп йөрүнең дә әһәмияте зур. Суыкларда юка киенергә яки бөтенләй баш киемсез йөрергә ярамаган кебек, синтетик кием-салым киюнең дә зыяны бар. Синтетик күлмәк кию – өскә целлофан кигән кебек бит инде ул. Кием табигый тукымадан тегелгән булырга тиеш.

Чирдән ничек сакланасыз?
Гәрәй Рәхим: “Вьетнам бальзамын исним” 
Минем өч ел инде салкын тиеп авырганым юк. Мунчада чабынырга бик яратам. Тик аз гына авырый башласаң да, температура күтәрелсә, кайнар мунча керү турында уйламагыз да. Чирнең эчкә үтеп, өзлегү китереп чыгаруы ихтимал. Ә сау-сәламәт вакытта себерке, бака яфрагы, мәтрүшкә, үги ана яфрагы ише тирләткеч үләннәр белән чабынып утыруның ләззәте әйтеп бетергесез. Үлән төнәтмәләре эчү дә тирләтәчәк.
Авырып киткән очракта беркая да чыгып йөрмичә, өйдә генә ятасың. Бу вакытта да күп сыеклык эчәләр. Халыкның, грипп эләксә, тәннән 7 көнсез чыкмый, дәвалансаң, бер атнадан үтә, дип шаяртып та, җитди дә әйткән сүзе бар. Мин кышка кергәндә Вьетнамда эшләнгән гап-гади карандаш-бальзам алып куям. Аз гына тәнгә суык керсә дә, шуны алып исним, ул сулыш юлларын ачып җибәрә. Салкын машинага утыргач, аның кирәге тагын да арта. Башкаларга да профилактика өчен әлеге бальзамны кулланырга киңәш итәм.

Зөлфия Шакирова: “Сарымсакны ипигә ягып ашыйбыз” 
Аның өчен әллә ниләр эзләп йөргәнем юк, үзебездә үскән суган-сарымсак ярдәмендә салкынга бирешмибез. Көз көне бераз суыта башлагач ук, сыр һәм сарымсак уып, аны ипигә ягып ашыйбыз. Сырның катысын да, эретелгәнен алсаң да була. Безнең балалар да кечкенәдән шуңа күнеккән. Пешкән чөгендерне, чи кишерне дә шулай ук угычтан уып, сарымсак белән болгатып ашау файдалы. Грипп чорында өстәлдә туралган суган тора.
Тагын бер рецептым бар: 1 килограмм лимонны иттарткычтан чыгарасың. Шуңа бераз шикәр комы сибеп болгатасың. Кайнатырга кирәкми. Аны чәй белән эчәбез, кайнатма урынына рәхәтләнеп ашарга була. Соңгы тапкыр салкын тиеп кайчан авырганымны хәтерләмим, ул хакта уйларга да куркам. Безгә – эш кешеләренә авырырга ярамый.