Гыйбадәтханәләр архитектурасы

0
26

Бу ел башында Самарада берничә яңа китап басылып чыкты. Шуларның берсе – “Самара губернасындагы гыйбадәтханәләр архитектурасы” дип атала. Анда XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башына караган корылмалар урнаштырылган. Китап-альбомны Самара өлкәсенең Үзәк архивы хезмәткәрләре басмага әзерләгәннәр һәм 300 данә тираж белән бастырып чыгарганнар.

Әлеге басманы тиңсез дип атарга да була. Андагы материаллар өлкәбезнең күпконфессиональле, бөтен диннәрнең һәм милләтләрнең дә дус һәм тату булуын дәлилли. Самараның кабатланмас архитектурасын төрле стильләрдә төзелгән православ храмнары, католик һәм лютеран чиркәүләре, мәчетләр һәм синагогалар бизи.

“Самара губернасы, чыннан да, үзенчәлекле регион. Биредә гасырлар буе үзләренең телләрен, культураларын һәм диннәрен саклап, төрле милләт халыклары яши. Алар тугандаш халыклар булып яшәгәнлектән, Самара губерасы башкаласының архитектурасы да бай һәм күпкырлы булып күренә”, – дип яза кереш сүзендә губернатор Дмитрий Азаров.

Туган як тарихчысы Шамил Галимов та, бу китапны туплау эшендә катнашып, өлкә авылларында сакланган борынгы мәчетләрнең проектларын китапка кертүдә булышкан. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында – 1902 елда, Кошки районының Иске Фәйзулла авылында – 1890 елда, Похвистнево районының Яңа Мансур авылында – 1904 елда, Шенталы районының Денис авылында – 1909 елда, Самара шәһәренең хәзерге Алексей Толстой урамында 1891 еллар тирәсендә салынган мәчетләрнең проектлары һәм рәсемнәре, кайберләренең фотосурәтләре һәм тарихы да китап-альбомга кертелгән.

Китапны төзүчеләр әлеге басма альбом белгечләргә – архитекторларга, тарихчыларга, мәдәният хезмәткәрләренә генә түгел, туган як тарихына битараф булмаган башка якташларыбызга да кызыклы булыр, дип өметләнәләр.

Данияр Сәйфиев

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here