Домой Жизнь татар Гыйльметдин һәм Пәрваз Фәттаховларга багышлана

Гыйльметдин һәм Пәрваз Фәттаховларга багышлана

0
Гыйльметдин һәм Пәрваз Фәттаховларга багышлана

…Сугыш дәвам итә. Һәр көн авыл Советы янында фронтка озатулар, елап аерылышулар. Әй, Ярмәк, син әкиятләрдә сөйләнә, җыр­ларда җырлана торган матур авылларның берсе. Синнән кемнең аерыласы килсен дә, сине кемнәр сагынмасын! Әнә, өч яктан урап аккан Сок суы, аның аръягында тирә-юньгә ямь, юкә чәчәгенең хуш исләрен бөркеп торган Юкәле тау. Икенче ягында – Сосна таулары, аларның өстеннән башланып киткән зур урманнар, ә тау асларында – ямь-яшел болыннар. Барсын да күз алдыңа китереп, күзләреңне бер ноктага төбәп, очы-кырыена чыга алмаслык уйларга батасың. Юкәле тау турында Халикъ Сад­ри сагынып китаплар язды, Зыя Ярмәки шигырьләр чыгарды.

Юкәле тау турында әнием сөйләгән сүзләр дә хәтеремдә сакланган. “Балам, Юкәле тау янына барсагыз, догалар укып йөрегез, ул изгеләр тавы. Ә-ә-нә из­ге­­ләр кабере”, – дип Юкәле тау­ның баш ягындагы агачлар арасыннан күренеп торган бураны күрсәтә һәм дәвам итә. – Без үскәндә буралар икәү иде. Усманнан килгән мулла, хәзрәткә утыргач, берсе авылга күчкән. Бу тауның нуры һа­вага тоташкан, кем шунда чыгып теләк теләсә, кабул бу­ла”

Үткән көннәр, сугыш дәвере төнлә күргән куркынычлы төш кебек кенә хәтердә калып баралар. Күңел һаман нәрсәдер уйлый, керсез күңелле сабый вакытымнымы, бәбкәем дип йөргән әниемнеме, әллә яшьлек дусларымнымы сагына?

Мин кечкенә чакта Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче Гыйльметдин бабай белән Пәрваз әбинең сирин агачлары илә дә матур булып чәчәк аталар иде. Биш балалары, ике кияве сугышка киткәч, бабай су буена төшеп, кулларын юа да, ярдан менеп, ак каен төбенә барып баса һәм күләгәдә намаз укый башлый. Намаз артыннан, Әүлияләр ка­беренә карап, теләкләр тели, кул­ларын күтәреп дога кыла да кычкырып елап җибәрә. Әк­­рен генә искән җил белән су буйлап бабайның үксегәне ише­телә. Авылдашлар туктап, ба­байны жәллиләр, кызганалар иде.

Гыйльметдин бабай белән Пәрваз әбинең биш малае – Хәләфетдин, Ризатдин, Сә­хабетдин, Әхтәметдин һәм Сә­лахетдин, өч кызлары – Мөх­тәрәмә, Гаширә һәм Май­бәдәр, ике кияүләре – Шәех һәм Нургали бар иде. Карт белән карчык 7 баланы теләкләр те­ли-тели: “Сугышта озак йөр­мәгез, балакайларым, тиз арада әйләнеп кайтыгыз. 1914 елларда әтиегез ничек итеп немец фашистларының башын борган иде, сез дә шулай борыгыз да куаныч-шатлык белән кайтыгыз. Бер­гә-бергә шулай матур гына яшәргә насыйп булсын иде”, – дип, балаларын фронтка озаткан саен, калган балаларын яннарына утыртып, дога кылып җибәрә бардылар. Иң кечесе – Сәлахетдин улы, 1943 елда, барысыннан да соңрак китте. Ул киткәнче, бабай инде олы балаларының һәлак булуы турында белә иде. Менә ул хатлар. Һәрберсендә: “Кадерле ата һәм ана. Сезнең балагыз фашистларга каршы көрәштә батырларча һәлак булды”, – дип язылган һәм кара пичәт сугып җи­бәрелгән. Бабай кече улын озат­канда, ике киявенең дә кара пичәтләре килгән булган, тик аңа әйтмәгәннәр генә. Менә инде соңгысын да озатып куйдылар бичара карт белән карчык. Чын йөрәкләре белән кызгансалар да, беркем дә берни дә эшли алмый. Кайсының баласы, кайсысың атасы – бөтен халык та үз хәле белән мәшгуль иде сугыш вакытында.

Авыл өстендә бабай турында сүзләр бетә башлаган иде инде. Бер көнне тагын сүз таралды: “Бабай төнлә Әүлияләр зиратына барып, намаз укый, теләкләр тели икән бит!” Ә озакламый ахыргы баласының да хәбәре килде.

Карт белән карчыкның те­ләгән теләкләре җилгә очтылар, алар бу хәсрәтне авыр кичерделәр, икесе дә авырып киттеләр. Бабай белән балалары утырткан сирин агачларына урамнан узган кешеләр, сөбханаллаһ дип, туктап карап торалар иде. Бөтен авылга хуш ис бөркегән сирин агачлары да аларны куандыра алырлык түгел инде хәзер. Чәчкә атса да, корыса да, барыбер. Тик язгы җилләр белән тибрәнгән яфраклар шаулавы гына, Пәрваз әбинең эчен пошырып, елыйсыларын китерә иде.

Көз җиткәч, бабай утырткан сирин агачларын әби кис­терде. Кышкы буран ыжгылдаган җилләр белән тибрәнеп, тәрәзәгә бәрелеп, йөрәкләрне ярмасын дигәндер, бичара. Бабай шуннан соң озак тормады, вафат булды. Пәрваз әби, бабайның җеназасын күтәреп чыкканда, ике кулын алга сузып: “Карткаем, син дә мине ташлап китәсеңмени, алып кит мине бу дөньядан”, – дип лаф орды. Җеназага ябышкан карчыкны көч-хәл белән тартып алып калдылар.

Озак та үтмәде, яртылаш киселгән сирин агачлары кабат куердылар, матур булып чәчкә аттылар. Тик әбинең тормышы гына гөлли алмады, берсе дә янында юк икәнен абайлаган саен, ямьсез тавыш белән кычкыра, елый иде, бичара. Нәрсәдер исенә төшеп, бабайны сагыныпмы, балаларынмы, кышкы буран кебек улаган чак­лары да була иде. Эх, бабай, бабай, шушы булдымы изгеләр зиратына барып теләгән теләкләрең?

…Һәр елны, май башында, Иске Ярмәк авылы уртасында Пәрваз һәм Гыйльметдин Фәттаховларга, уллары Хәләфетдин, Ризатдин, Сәхабетдин, Әхтәметдин һәм Сәлахетдингә, ике кияүләре – Шәех һәм Нургалигә куелган һәйкәл янына барып, бер минутка тынып торыйк. Сугыш вакытында кемнеңдер өзелеп сөйгән уллары, үз-үзләрен жәл­ләмичә, безнең алдагы көнебез тынычлыкта үтсен өчен гомерләрен куйганнар, алар­ның әти-әниләре улларын кө­теп саргайганнар, шиңгәннәр, акылдан язганнар… Монда кемне гаеплисең? Әүлияләр кабере дә, Аллаһы Тәгалә дә гаеп­ле түгел. Шулай кирәк иде. Ил өчен, безнең киләчәк өчен…

Бабай сирине

Чәчәк аткан синең

                               сириннәрең

Сөйли бүген тарих серләрен,

Сөйли синең җиде

                             батырыңның

Фашист башын орып

                                  йөргәнен.

Син уйлама оныткандыр дип,

Кабул булган булса теләгең,

Рухың сөйләр, бабай, сезнең

                                           өчен

Әрнегәнен илнең йөрәген.

Кайтсаң иде, бабай, тик бер

                                         кичкә,

Күрсәң иде нинди заманнар!

Сез кан түгеп алган бәхет

                                         белән

Мактаналар безнең балалар.

Кайтсаң иде, әбием, тик бер

                                         кичкә,

Күрсәң иде нинди заманнар!

Синең киндер суккан

                               урыннарың

Әкият сөйләр өчен калганнар.

Һәйкәл тора Ярмәк

                               уртасында,

Батырларның каберен

                               барысын да

Җыйган төсле үзенең

                                   йөрәгенә,

Баш иегез аның каршында.

Башың иеп, бүрегеңне сал да

Бер минутка тын тор –

                                  кузгалма.

Уйлап үткәр ата-бабаңнарның

Язмышларын шуның

                                   турында.

Син дә тукта, кара бер

                                минутка –

Һәйкәл сөйли фашист

                                   җәберен.

Сезнең бәхет өчен каннар

                                      түкте,

Туктап зурла батыр каберен.

Сиринеңнән күп тамырлар

                                    шытты,

Яшь бөреләр чәчәк аттылар.

Әйтерсең лә синең батыр

                                        уллар

Авылыбызга кабат

                              кайттылар.

Тыныч йокла, бабай,

                                 кабереңдә,

Һәрвакытта рухың шат

                                     булсын.

Безнең гомерләр дә, синең

                                         кебек,

Мактанырлык булсын – пакь

                                    булсын!

Тәлгать Ваһаҗев.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Бердэмлек