Домой Главные новости В области Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдинович!

Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдинович!

0
Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдинович!


Авылыбыз халкы зур эшкә кул сызганып керешергә җыена:
“Самара өлкәсенең 2020- 2025 елларга авыл территорияләрен комплекслы үстерү “ программасында катнаша. “Самара өлкәсе Похвистнево муниципаль районының Мәчәләй авылында энергия саклаучы технологияләр кулланып, биналарны, корылмаларны, шул исәптән, архитектур яктылыкны да кертеп, территорияне яктыртуны оештыру” объекты буенча эшләрне башкару өчен финанслау чыганагы булып, федераль, өлкә һәм җирле бюджетлар, шулай ук бюджеттан тыш акчалар тора.


Сез озак еллар туган авылыгыз Мәчәләйгә ярдәм итеп яшисез. Сезнең бу эшкә дә зур ярдәмегез тиде. Олы ихтирам белән ярдәмегез өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Эшләгән изге эшләрегез өчен Сезнең үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга күңел тынычлыгы, тән сәламәтлеге, бәхет-шатлык, тәүфыйк-һидаять, озын гомерләр насыйп итсен. Кылган изгелекләрегез үзегезгә мең мәртәбә әйләнеп кайтсын.


Ватаныбыз, милләтебез өчен изгелекләр кылып, күп еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез. Бергәләшеп динебезне ныгытырга, мәдәниятебезне үстерергә, телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга, халкыбызның рухи үсешенә үз өлешебезне кертергә тагын да күп еллар насыйп булсын. Киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлеккә өметләнеп калабыз.

Мәчәләй авыл җирлегенең иҗтимагый киңәшмәсе