Домой Ислам Хәер-фатихасын алып калдык

Хәер-фатихасын алып калдык

0
Хәер-фатихасын алып калдык

11 октябрьдә Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые, мөф­ти Вагыйз Лотфулла улы ЯРУЛЛИН вафат булды

Вагыйз хәзрәт – күп еллар Самара мөселманнарының имамы, мөфти, региональ Диния нәзарәте рәисе буларак дингә, халыкка хезмәт иткән шәхес. Вагыйз Лотфулла улы Яруллин 1934 елда Татарстанның Аксубай районы, Иске Ибрай авылында туа, Куйбышевка килеп эшли башлый. Динле кеше буларак, Иске мәчет дип аталучы намаз йортына намазга йөри, тора-бара аның имам-хатыйбы итеп сайлана. 1991 елда инде ул Куйбышев мөхтәсибәте мөфтие, 1999 елдан региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып эшли башлый.

Вагыйз хәзрәтнең тырышлыгы, үҗәтлеге, хөкүмәт органнары, татар җәмәгатьчелеге, төрле милләт мөселманнары белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе нәтиҗәсендә Самара өлкәсендә региональ Диния нәзарәте оеша, өлкәдәге мәчетләр торгызыла, Самарада үз вакыты өчен иң зур булган Җәмигъ мәчете төзелә, бөтен дин йортларында да дини укулар оештырыла.

2012 елда Вагыйз хәзрәт региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын калдыра һәм Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайлана. Вагыйз хәзрәтнең казанышлары Дуслык ордены, өлкә хөкүмәтенең күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бәя­ләнә.

Менә шулай, лаеклы гомер итеп, Аллаһы Тәгаләгә һәм өммәтенә хезмәт итүче балалар һәм оныклар калдырып, мәңгелеккә китеп бара Вагыйз хәзрәтебез. Җеназа намазы Самараның Җәмигъ мәчете йортында, коронавирус куркынычы янавына карамастан, күпсанлы мөселманнар катнашында үткәрелде.

Күп еллар мөфтиебез бул­ган олуг затны озатырга килүчеләр арасында Тарихи мәчет советы рәисе Усман Илингин да бар иде:

– Без Вагыйз хәзрәт белән яшь чагыбызда ук танышкан идек. Аңа ияреп, мин дә намазга бастым, мәчеткә йөри башладым. Тора-бара ул мине Иске мәчет советы рәисе ярдәмчесе итеп куйды, соңрак халык мине Совет рәисе итеп тә сайлады. Кыскасы, гомер буе без аның белән бер йөкне тартып бардык һәм бүген аны соңгы юлга озатуы миңа бик авыр. Бик яхшы кеше иде Вагыйз хәзрәт. Урыны оҗмахта булсын!

Самара өлкәсенең “Ак кал­фак” хатын-кызлар җәм­гыяте рәисе Разия апа Әю­пова да Вагыйз хәзрәтне Сама­ра­га килгәннән бирле белә.

– Без, Куйбышевка килеп яши башлагач та, мәчеткә бардык, Вагыйз хәзрәт белән таныштык. Иске мәчеттә беренче укылган никах кызым Наилә белән киявем Әнвәргә иде. Оныкларым туа башлагач, Вагыйз хәзрәт аларга исемнәр куша торды. Ләкин без сайлап килгән хәзерге заман исемнәрен динебез ислам кушкан исемнәргә алыштырырга киңәш итте. Фатирлар ала башлагач, аларга Коръән укыды, Татар кафесы ачкач, хәер-фатиха бирде. Хәер-фатихасын биргәндә дә, хәйләкәр генә елмаеп, турыга әйтмичә генә, ничек эшләргә кирәклеген аңлатып бирә белде. Аның киңәшләре әкрен тавыш белән, артык басым ясалмыйча әйтелсә дә, күңелгә үтеп керә, буйсынырга мәҗбүр итә иде. Бәлки шуңадыр да кафебыз 20 ел эшләп торды, оныкларым барысы да дини уку­ларга йөреп, Коръән укырга өйрәнделәр, намазга бастылар.

Вагыйз хәзрәт соңгы көненә кадәр Иске мәчеттә хезмәт итте. Таныш-белешләрем арасында без күптән инде бу мәчетне Яруллиннар мәчете дип йөртәбез. Шул исем мәчет исеме итеп рәсми рәвештә беркетелсә, бик дөрес булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки анда Яруллиннар 1983 елдан бирле хезмәт итәләр һәм аларның исемен мәчет исемендә мәңгеләштерү дөрес булыр, дип саныйм. Вагыйз хәзрәт үзеннән соң динле нәсел калдырып китә, аның балалары гына түгел, оныклары да халыкка, дингә хезмәт итәчәк. Урыны оҗмахта булсын, аның өчен догалар кылып, гөнаһлары булса, Ходайдан ярлыкау сорап торырбыз.

Самараның башкорт Ко­рыл­тае әгъзасы, “Без – баш­корттар” жур­­налы мөхәр­рире Сәлимә Ба­сыйр кызы Краснова-Иген­бе­това:

– Башкортлар Вагыйз хәзрәтне бик тә яраттылар. Ул бик тә кешелекле, намуслы дин әһеле иде. Өммәтендәге бөтен кешеләрне барлап, карап, нәрсәгә сәләтле булуын күзәтеп торды. Аның хезмәт иткән еллары бик авыр чорга туры килде. Ләкин Вагыйз хәзрәт өлкә башлыклары белән дә, төрле органнар белән дә, байлар белән дә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырып, үз ягына аудара алды, тотрыксыз туксанынчы елларда Җәмигъ мәчетен төзүне башкарып чыгарлык команда җыярга һәм бердәм булып эшләргә акылы җитте. Ул булмаса, безнең Самарада шундый нык, көчле дин булмас иде. Аллага шөкер, хрис­тиан диненнән алынган киленнәребезне үзебезнең дингә күчереп, никахлар укытып, яхшы юлга бастырды. Асия абыстай да динсезләргә, вакытында китап тоттырып, кайсы догаларны башта өйрәнергә, ничек намазга басарга икәнен сабыр гына әйтеп куя иде. Бер кермәсә, бер керә икән ул. Тамчыдан шулай күлләр җыелды, намазны да өйрәндек, хаҗга да бардык, хәзер инде башкаларны дин юлына бастырырга тырышабыз. Вагыйз хәзрәтнең урыны оҗмахта булсын, Самара җирендә аның кебек кешеләр күбрәк булсын иде.

Похвистнево районы, Ве­нера авылыннан килгән “Ак калфак” хатын-кызлар оеш­масы җитәкчесе Илһамия Кәримова:

– 1997 елда Венера авылы мәчетенә нигез ташы салырга да, манарасын куярга да килгән иде Вагыйз хәзрәт. Аның белән якыннан таныш булмасак та, аларга карап, гыйбрәт алып яшибез. Асыл сыйфатлары, дин юлындагы казанышлары нәтиҗәсендә зур авторитетка ия булды. Раббыбыздан мәрхүмнең якыннарына югалту кайгысын күтәрергә нык­лык һәм сабырлык телибез.

Нәфисә Исхакова:

– Мин Гали авылыннан чыккан кеше. Зур апамның кайнатасы Габдерәшит Латыйпов Вагыйз хәзрәт белән бик яхшы ахирәтләр иде. Вагыйз хәзрәт авылга килгәндә, әни аларны кунакка дәшеп ала. Ә мин, 9 яшьлек бала, аларның вәгазьләрен тыңлап, тормыш рәвешләрен күреп үсәм. Аннары безнең авылга Минәүхәт хәзрәт белән Сания абыс­тай Мингачевлар укытырга килделәр. Мин ул вакытта инде Самарада яшәсәм дә, авылга еш кайта идем, дөнья бәһасенә тиң кешеләр арасында яшәвем белән бәхетле идем. Вагыйз хәзрәтнең урыны җәннәттә булсын, нәселе сәламәт булсын. Авыр кайгыларын уртаклашып, сабырлык телим…

Менә шундый кеше булып халык хәтерендә сакланачак Вагыйз хәзрәт. Җеназа намазы башланганда, улы Талип хәзрәт Яруллинның җә­мәгатьчелектән: “Әтиемнең бурычлары калмадымы?” – дигән соравына барысы да “Юк!” дип җавап кайтардылар. Әйе, Вагыйз хәзрәтнең бурычлары калмады бу дөньяда. Ә менә өлкә мөселманнарына, киресенчә, аны яхшы сүз белән искә алу, дога кылып, җәннәттән урын сорау бурычы йөкләнде.

Эльмира Шәвәлиева.

Бердэмлек