Хәмдүнә Тимергалиева: «Бик күп киртәләр аша чыгарга туры килде – бирешмәдем»

0
78


Аның җырлары юата, иркәли, күңелне күтәрә, кирәк икән – яклый да. Ходай биргән аһәңле тавыш кына түгел – йөрәк җырлый. Халык аны җыр остасы булганга гына түгел, буйсынмас рухы өчен дә ярата. 1999 елда «Сөембикә» журналының май санында басылып чыккан Хәмдүнә Тимергалиева белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Хәмдүнә ханым, Сез соңгы өч елда тамашачыга сирәк күренәсез. Моның сәбәбе нидә?

Бераз югалыбрак торуым шәхси сәбәпләр аркасында. Күптән түгел әниемне җирләдем… Һәм сәхнәдән китеп торырга туры килде. Шулай тәнәфес ясап уйланып алу өчен кирәкле гамәл дип саныйм. Әмма шуны аңладым: мин бу дөньяда нәрсәдәндер ваз кичә алам, ләкин сәхнәдән башка яши алмыйм.

Димәк, безне яңа программа көтә?

Әйе, яңа җырлар, яңа музыкаль юнәлешләр, яңа костюмнар. Замана яшьләре өчен — яшьләрчә юнәлешләр, үз тамашачым өчен үземчә дигәндәй. Программада һәр кеше үзе өчен яңа, кызыклы ачышлар табар, дип ышанам.

Югалып торсагыз да, Сезне һаман яраталар, көтәләр…

Хәзер максатлар башка. Сәнгатьтә популярлашу бик җиңел. Әмма аны тотып тору авыррак. Чөнки тамашачының зәвыгы үзгәреп тора. Ягъни замана алышына. Бездән соң, мәсәлән, Салават килеп чыкты, үзенә бертөрле юнәлеш белән китте. Әлеге күренеш табигать үзгәрешләренә дә, социаль үзгәрешләргә дә бәйле. Хәзер базар мөнәсәбәтләре, дибез, кешенең яшәү рәвеше генә түгел, үзаңы да күзгә күренеп үзгәрде. Шундый вакытларда җырчыга үз-үзен, үз йөзен саклап калу шактый кыенга туры килә. Соңгы елларда, мәсәлән, сәхнәгә бигрәк очсыз җырчылар менде! Бөтенләй тавышсызлары да бай спонсорлар аркасында кассета чыгара, телевидениегә чыга, тегендә-монда бара…

Очсыз җырчыларның ишәюе куркыныч хәлме? Әллә бу вакытлы күренешме?

Бу — киләчәк буын өчен, сәнгатебез өчен куркыныч хәл. Сәнгатькә зәгыйфьлек китереп, яшь буынны чын сәнгатьтән аера бит ул. Яшьләр җыр традицияләрен, зур җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйроваларны белми дә калалар кебек.

Хәмдүнә ханым, татар эстрадасының бүгенге торышын ничек бәялисез?

Җырчылар күп, чын җырчылар аз. Биючеләр күп, бии белгәне аз. Музыкантлар күп, уйнаучысы аз. Тоташ йолдызлар ташкыны. Йолдызлар аз, «йолдыз» чиренә бирелүчеләр күп… Хәзерге фестивальләрдә сәхнәгә иң беренче кат аяк басучыны ничек тәкъдим итәләр? «Эстрада күгендә тагын бер йолдыз пәйда булды!» — диләр. Менә шуннан башлана да инде. Сәхнәгә чыкканда, яңа туган бозау шикелле, аяклары калтыраудан егылып китәргә әзер торган кеше нинди йолдыз булсын ди әле? Йолдызга әйләнгәнче күпме эшләргә, күпме янарга кирәк?! Сәхнәгә беренче аяк басучыны «башлап җырлаучы» дип атау урынлы. Аннан соң «яшь җырчы» дию дөресрәк. Иҗади яктан тагын да үссә — зур җырчы яисә «йолдыз».

Хәмдүнә ханым, «Җырла, җырла, дип әйтәсез, сезгә нинди җыр кирәк?» дигән сорауга җавап таптыгызмы?

Безнең халык үз җырын ярата. Чит илдән кергән төрле төстәге, ят авазлыларны кабул итми. Кайбер җырлар ни өчен төшеп кала? Чөнки татар халык җырына нигезләнмәгән була. Кан тартмый. Башта әйбәт шикелле тоела, ләкин вакыт үтү белән онытыла да юкка чыга.

Яшьләр ни өчендер халык җырларына әллә ни игътибар бирми.

Күбесенең тавышы җитмидер, мөгаен. Халыкның шедевр дәрәҗәсендәге иң зур җырларын белмичә торып, мин — җырчы дип әйтеп буламыни? Әйтик, опера җырчысы булыр өчен, Алябьев, Россини һәм башка осталарның әсәрләрен, музыкант булыр өчен Бетховен, Бах, Чайковский әсәрләрен башкара алу — мәҗбүри шарт. Иң төп музыкаль әзерлегең булмагач, нинди җырчы син? Мәсәлән, мин Илһам Шакиров җырлый торган «Эскадрон» җырын өч ел өйрәндем.

Сезнең тавышыгыз гаять бай. Аның әле ачылмаган мөмкинлекләре тоемлана. Мәсәлән, джаз стиле туры килә…

Джаз безнең халыкка хас түгел, аның белән шөгыльләнәм дисәң, моңа әзер тамашачы, кызыксынучылар кирәк. Безгә тулаем джаз кирәкмидер. Үзебезнең җырларга матур итеп кушып җибәрә белсәң, әлбәттә, җырны баетачак. Кем белә, бәлки киләчәктә татар джазы да булыр.

Әйтегез әле, Хәмдүнә ханым, бүгенге сәнгатьтә хатын-кызның урыны нинди?

Хәзерге шартларда хатын-кызга сәнгатьтә яшәве авыр. Хәер, ул чын ир-атларга да җиңел түгел. Сәнгатьтә хатын-кыз дигән затның мәгънәсе югала бара.

Шулай да, Сез үзегезне кыерсытырга ирек бирмисез бит әле.

Үземнең талантым, эшчәнлегем, холкым аркасында гына бу. Йомшаграк холыклы хатын-кызлар төшеп кала хәзер. Яшерен-батырын түгел, мине дә төшереп калдырырга тырыштылар, бик күп киртәләр аша чыгарга туры килде. Бирешмәдем. Ходай ташламады мине, Ходай ярдәм бирде. Ата-анам да мине эшләргә, кешеләрне хөрмәт итәргә, дусны дошманнан аера белергә өйрәтте.

Хәмдүнә ханым, киләчәккә фаразыгыз ничек, татар халкыннан яңа җырчы — даһи туачакмы?

Туар. Әйтик, Муса Маликов килеп чыкты, димәк, геннар үлмәгән. Дөнья үзгәрсә дә, халкыбызда мөселманлык тамырлары корымый. Мөселманлык югалмаган авыллардан, зыялы нәселләрдән чыгачак ул дөньяны табигатьчә аңлый, ата-анасын белә торган, эчке дөньясы бай, иманлы җырчылар һәм музыкантлар. Мин моңа ышанам. (Әңгәмәдәш – Нурсөя Шәйдуллина)

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here