Хәмдүнә Тимергалиева: «Бу якты дөньядан туйганчы җырлап китәргә иде»

0
108

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева эшләгән еллары, язмышы һәм эстрадага карата фикерен белдерә. Бу хакта ул 2014 елда «Тәртип» радиосының «Чакырылган кунак» тапшыруындагы әңгәмәсендә сөйли. «Интертат» тапшыруның язма вариантын тәкъдим итә.

«Әткәйнең уң кулы булдым»


-Хәмдүнә апа, балачагыгызда җырчы булам, дип хыялландыгызмы?

-Бала вакытымда җырчы булырмын дигән хыял булмады. Сәке өстенә менеп, мендәр башына басып, әткәй-әнкәйләр сорагач, җырлый идем. Сүзләренә караганда, җырларның көйләрен яхшырак белә идем. Безнең әткәй җырларга яратты, ул баритон тавышлы җырчы иде. Шәһәргә килгән вакытта, нәкъ менә әткәй җырлаган, кеше ишетмәгән халык җырларын алып килдем: «Җомга», «Иске Герман көе» һ.б. шундыйлардан.

-Сез сигез балалы ишле гаиләдә туып үскән. Әтиегез чак кына репрессия корбаны булмый калган икән, дигән сүзне ишеткән бар…

-Әткәй андый сынауларны күп күрде. Инкыйлабка кадәр зур әтиебез Тимергали карт аны Борай мәдрәсәсендә укыта. Әтине рәис итеп куйганнан соң да, «җирне сай сөрдерә» дип, суд алдына илтеп бастыралар. Адвокаты: «Җирне нәрсә белән үлчәдегез», — дип әтинең өстенә яла яккан кешедән сораткан. Әткәй: «Шырпы кабы белән», — дигән. «Шырпы кабында ничә сантиметр», – дигәч, әтинең өстенә яла яккан кеше сикереп торган да: «Мең сантиметр», — дип әйтте ди. Шул җавап белән судны ябып куйганнар.

Икенче очракта «Сталинның портретта күзен чокыган», дип яла якканнар. Ә портрет яла яккан көнгә караганда бер елга соңрак чыккан. Шуның белән эш туктатылган.

Революция чорында зур әти бөтен мал-мөлкәтен Совет хөкүмәтенә биреп, без Себергә куылмыйча калганбыз. Әле мин үсеп буйга җиткәнче 10 сыйныфка кадәр без кулак балалары булып үстек. Әткәй белән әнкәй бик уңган кешеләр булды. Безне дә эшчән итеп үстерделәр, беркайчан да тик утырырга вакыт бирмәделәр: печән чабалар икән, печәнен дә чаптык, утынга баралар икән, утын ярдык… Безнең әткәй заманында 42 баш умарта асрады.

Әткәй гомере буе атта йөрде. Мин арбада, чанада әткәйнең уң кулы булдым. Ул вакытта авыр булгандыр… Хәзер мин шушы вакытларны сагынам, авырлыгы да булмаган төсле.

-Яшь узган саен, үткәннәр искә төшә…

-Гел сагынам шул вакытларны. Әткәй һәм әнкәй белән урманнарда йөрдем, чияле тавыбыз, җиләкле яланыбыз бар иде. Туган якларга кайтырга тырышам, узган елны сеңлемә йорт салып бирдем, әткәй белән әнкәйнең рухы яши бит анда! Туган нигезгә эзне суытмыйм. «Үзегез исән вакытта йорт җимерелеп ятмасын», — дигән васыять әйтеп калдырды алар.

«Дөнья малына кызыгып, тере мәеткә әйләнәләр»


-Хәмдүнә апа, Сезгә исемне ничек кушканнар?

-Кич белән чәй эчеп утырган вакытта авылның бер егете килеп керә дә: «Сәетгали абзый, чыгып кач, сине алып чыгып, урманда йомарга уйлыйлар», — ди. Әткәй чыгып китә дә урманда яши башлый. Әнкәй качып-посып ашарга алып барып йөри. Аннан соң әткәй Уралга печән чабарга китә, кайткан вакытта минем исемне шуннан ишетеп кайткан ул.

Борынгы гарәп исеме, дан һәм шөһрәт дигәнне аңлата.

Әткәй бай малае, әнкәй ярлырак гаиләдән. Алар өйләнешә башлагач, «ярлы кызына өйләнәсең», дигәнрәк сүзләр әйткәннәр. Аның заманасы шундый булган. Хәзер дә бар инде ул.

Байларның хәлле кешеләргә өйләнүләре — ул тормыш түгел. Дөнья малына кызыгып, тере мәеткә әйләнәләр. Берәү үлгән дә, зиратка күмәргә алып киткән вакытта ике кулын чыгарып бара икән. Нигә болай кулыңны сузып барасың, дигәч, «күреп калыгыз, бу якты дөньядан бернәрсә дә алып китмим», — дип әйтә, ди. Дөнья малын алып китеп булмый, бөтен нәрсә кала.

Тере мәет булып яшәгән кешеләргә шаккатам мин. Табигать белән бергә яшәсәң, яхшырак дип уйлыйм.

-Моңлы булуыгызның сәбәбе табигать белән гармониядә яшәүдәдер?

-Моңлы булуым, бәлки, балачакта гел урманда яшәвемнәндер. Безнең Башкортстан бик матур табигатьле. «Һаман истә» дигән Илһам абыйның җырын яратып җырлый башладым. Патефоныбыз бар иде. Безнең өйдә Илһам абый белән Әлфия апаны гомер буе яраттылар. Көне буе пластинкаларын тыңлый идек.

«Татарстаныбызның киләчәге хәл ителгән вакытта өйдә ятарга мөмкин түгел иде»


-Туксанынчы еллар башында Дәүләт Советы каршында «Җомга» җырын башкарган идегез. Шул вакыйганы бергәләп искә төшерик әле.

-Хак. Анда бөтен халык, бөтен җырчылар (бер мин генә түгел) — Вафирә Гыйззәтуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Вәлиев һ.б. чыгып, кулыбыздан нәрсә килә, шуны күрсәтергә тырыштык. Ул вакытларда Президентыбызны гаепләргә тырыштылар, әмма аны бөтен халык яклап чыкты. «Җомга» җырын гына түгел, бар белгән җырларыбызны башкардык. Мәрхүмә Вафирә Гыйззәтуллина бик каты оештырып йөрде, «Безнең татар халкын сез буйсындыра алмыйсыз. Иван патша вакыты үткән хәзер», — дигәне хәтердә калган. Тегеләр сүзсез калды. Аларны бит Хөкүмәт Йортына кертмәделәр дә.

Минем сәясәт белән шөгыльләнгәнем юк, әмма Татарстаныбызның киләчәге хәл ителгән вакытта өйдә ятарга мөмкин түгел иде.

-Дөрес эшләгәнбез, дип исәплисезме?

Әлбәттә. Минтимер Шәрипович татар халкының бөеклеген бөтен дөньяга күрсәтте. Аллаһка шөкер, әле дә ярый шундый яхшы җитәкчеләребез бар. Калганнары да ярый. Татарстаныбыз илебезнең бөтен почмакларына да үрнәк булып тора. Бездә акыллы җитәкчеләр эшли. Быел әле мин бик каты Владимир Путинны йөрәгем белән сөеп ятам. Телевизордан килеп чыкса, нәрсә сөйләр икән дип көтеп торам. Шәп тә инде Президентыбыз. Безгә шатланырга, горурланырга кирәк! Бөтенләй белем булмаган кешегә дә аңлаешлы итеп сөйли торган теле бар аның.

«Акчасы булмаса да, эстрадага киләм, дидем»


-Яшьлеккә кире кайтыйк әле.

-Мәктәпне тәмамлагач, монтажчы булып эшләдем.

-Аннан соң сәнгатькә ничек кереп киттегез?

-19 яшьтә җырлый башладым. Борай Сабан туенда ике тапкыр катнаштым, «Һаман истә”не җырлап, беренче урын алып кайттым. Монтажлаган вакытта Стәрлетамакта химзаводта эшләгәндә җырлап утыра идем. «Стәрлетамакта мәдәният училищесы бар, әйдә, апаем, шунда барыйк әле», — диде апам. Беренче тыңлауда ук мине кабул итәбез, диделәр.

Рус телен бик начар белә идем. Ираида Ивановна: «Три с минусом», — дия иде. Учалы шәһәренә киттек. Ике мең абонентка монтаж ясыйбыз. Шунда бер рус егете миңа гыйшык тотып, минем белән сөйләшмәкче булып, тәрәзә янына килә иде. Мин русча белмим бит, минем урынга апам сөйләшә иде. Ул егет килә башлагач, кыенсынып, кача идем. Монтажчы булып бер ел эшләдем.

Училищега укырга кергәннән соң, сәнгать юлында ныклап торып профессиональ юлым башланды. Әткәй үлгәннән соң, безнең авылга җәйге гастрольләр белән Казан артистлары килде. Бер биюче абый: «Казанга кил әле син, бик матур җырлыйсың», — дип чакырды. Килдем. Мине тыңлап карадылар. Ансамбльгә эшкә алабыз, диделәр. Ансамбльнең хезмәт хакын белгәч, күзем маңгаема менде. Шулкадәр аз акчага артистлар ничек яшәгәндер?!

Шуны ишетүем генә булды, юк, кайтып китәм мин, дидем. 1976 елда бер-бер артлы телеграмма килеп торды. «Килегез, Эмиль Җәләлетдинов төркемендә эшләячәксез», — диелгән иде анда. Эстрадада берүзем җырларга булгач, акчасы булмаса да, киләм, дидем.

Эмиль абый группасында эшләп киттем. Беренче гармунчым композитор Фәрит Хатыйпов булды, аның җырларын җырладым.

Филармония эшем буенча икенче йортым булды. Тормыш ягыннан мин бик газап чиктем анда. Салкын клубларда, бер кат күлмәк белән… Көненә 25әр җыр белән икешәр концерт куя идек.

Гомеремдә бер кешегә ярарга тырышканым булмады. Ялагайлыкны мин түбәнчелек дип саныйм.

-Сезне туры сүзле, диләр. Мондый холык белән бу дөньяда яшәве авыр түгелме?

-Бәлки, шулай да булгандыр. Әмма хезмәтемнең нәрсә икәнен белгәч, кемгәдер баш ияргә холкымда да, уемда да юк.

Туры сүзем өчен әллә нәрсә әйтсәләр дә, дөреслек ачы булып тоелса да, ул чын дөреслек була.

«Төрмәгә утыртырга көчләре җитмәде»


-Сезнең турында кызыклы вакыйгалар да сөйлиләр…

-Үтүкне бит аны Алмаз (Хәмзин — ИТ) кеше көлдерәм дип сөйләгән иде, ул миңа карата кире йогынты ясады. «Әйе, ул шундый, ул хулиган», — дип әйтүче артистларыбыз да бар бит арада. Шулай дип әйтүчеләрнең бүгенге көндә берсе дә сәхнәдә юк. Алар — минем исемемә пычрак атучылар. Берсе дә юк, мин һаман йөрим әле, Аллаһ шуннан аермасын.

Ул вакытта җиде ай суд процессын үттем. Мине төрмәгә утыртырга көчләре җитмәде. Шуннан соң концертлар оештырдым. Чәйнәп-чәйнәп карадылар, йота алмадылар. Төшенкелеккә бирелсәң, бик тиз сынасың. Мин һәрвакыт яшьтән үк аек акыллы булганмын дип саныйм. Берәрсе минем турыда начар сүз әйтсә, мин киресенчә үземне бөтен җирдә дә матур итеп күрсәтергә тырышам. Әйтәләр бит, эт өрә тора, бүре йөри тора, дип. Мин һәрвакыт үз язмышымда бүре булырга тырыштым.

«Ялгыз яшәүгә ни җитә!»


-Бер түбә астында ир белән хатын булып яшәү — ул әле парлы дигән сүз түгел. Һәр кеше үзенең эчендә бикләнгән. Капчык төбендә, почмакта нәрсәдер бар. Бөтен кеше дә ялгыз. «Парлымын», — дип авыз тутырып сөйләп йөргән кешеләрне ялган сөйли дип уйлыйм.

Мин үзем дә иргә чыккач бик ялгыз булдым. Аңа чыккач, мин бөтенләй читлектәге кошка әйләндем: «тегене эшләмә, моны эшләмә, нигә суга керәсең, кем белән сөйләшеп тордың, кая барасың, нәрсә эшлисең…» Аны әйтеп бетерерлек түгел, Аллаһ сакласын. Тамашачыларым, дусларым бар. Ир белән торам дип, эт көнендә торганчы, ялгыз яшәүгә ни җитә! Ир белән бер-береңә сыешмыйсың икән, ике якка китәргә кирәк. Ходай шулай тели.

Дөньяга кеше бер тапкыр гына килә. Кабат кайтып яшәп булмый. Аның кадерен белеп, дөнья камыты киеп, бер кешегә дә эт көнендә яшәргә ярамый.

-Иҗат кешеләре тиз гашыйк булучан, диләр.

-Мин юк. Кешегә озак ияләшәм, озак җибәрәм. Чын сөю мин Казанга килгәч кенә булды. Ул кешене мин мәңге яратып яшәдем. Күз керфекләрен ничек ачканы, ничек япканы шулкадәр яхшы истә калган. Бөтен күзәнәкләремә кадәр гомерем буе күз алдымда булды.

Икенче иремә чыккан вакытта андый ярату булмады. Мин ул чакта сәхнәдән китәргә теләдем, чөнки үземнең яшәешемнән арган идем. Әмма сәхнәдән китеп булмый.

Ярату бер генә була. Ә икенче кешегә калсаң, мөнәсәбәте яхшы булса, аны хөрмәт итеп яшисең. Бер ияләшкәч, үзеңнең кешеңә әйләнә ул. Ярату бөтенләй икенче төрле хис бит ул. Ул вакытта җир-күкләр дә күренми. Минуты, секунды саен шуны уйлап утырасың.

«Акча беренче урынга чыккан җирдә сәнгать булмый»


Җырларны күбрәк эчке халәтегезгә карап сайлыйсызмы?

-Җырны сайлаган вакытта көйнең үсешен карыйм. Җыр гомерле булырга тиеш. Сүзләрнең мәгънәсенә дә игътибар итәм. Мин җырлаган җырлар – һәрбер кешенең күңелендә яши торган сүзләр. Шуңа күрә тамашачылар белән уртак фикерем бар.

Мин җырны өйдә җырлап туеп, елап беткәннән соң гына сәхнәгә алып чыгам. «Сары чәчәк», «Соңгы сөю» җырлары белән шулай булды. Мин бик нечкә күңелле кеше. Белмиләр генә.

Кумирларыгыз бар идеме?

-Башкортстанда үскәч, кумирым Мәгәфүр агай Хисмәтуллин булды. Аннан соң Илһам абый Шакиров. Училищеда укыган вакытта классик җырчыларны яраттым. Монсеррат Кабалье, Мария Биешу, Тамара Синявская, Мөслим Магомаев, Бибигөл Түләгәнова, Тина Тернер, Майкл Джексон, Мирей Матьё, Эдит Пиаф, Кэтрин Грейсон, Уитни Хьюстон… Дәрәҗәле җырчыларны яратып тыңладым мин. Бер казанда гына кайнамадым, чит ил җырчыларын да күзәттем.

-Бүгенге иҗади мохит турында сөйләшкәндә, Сез нинди фикердә?

-Безнең заманда худсоветлар бар иде, Совет чорында бик каты цензура аша үтә идек. Хәзер җырның көе дә, сүзләре дә юк, җырчыларның нәрсә җырлаганнарын аңламыйча утырам. Көй бит ул китап шикелле. Аның башланышы, үсеше, кульминацион ноктасы, чишелеше, финалы булырга тиеш. Җыр әдәби әсәр кебек ул.

Нәрсә дип әйтергә дә белеп булмый. Микрофон тота алсалар, сәхнәгә басалар. Мин аптырыйм шундыйларга. Профессиональ дәрәҗәдәге җырчылар юк диярлек. Вокал культурасы бетте. Олы сәнгать бетеп килә. Әгәр дә шулай дәвам итсә, консерватория, музыка училещеларның берсе дә кирәкми, аларны ябып, укытучыларын урамга чыгарасы кала.

Араларында күзгә күренә торганнары да килеп чыга, әмма алар бик авыр үсә. Безнең заманда эстрадага килгән кешеләр эш процессында үсә иде, ә хәзер эш процессында җырлап йөрсәләр дә, халыкка күренер өчен, телевидениегә барырга кирәк. Матди як мәсьәләсе беренче урынга чыга. Акча беренче урынга чыккан җирдә сәнгать булмый.

Эстрадага очраклы рәвештә килеп кергән, «артист» исемен күтәреп йөргәннәр бөтенләй халык белән исәпләшми. Халыкны түбәнсетеп карый әле ул. Илһам абыйлар үзләре нинди бөек, нинди гади. Талантлы кешеләр гади була. Талантсызлар борын чөеп йөри. Яшь җырчылар хәзер өстеңә килеп, бәрелеп китәргә мөмкиннәр. Буш башак өскә карап тора инде ул.

Авылдан килгән янып торган талантлы бала, акчасы булмаса, керә алмый. Ә талантны беркайчан да акча белән үлчәргә ярамый. Бер-ике җыр җырлыйлар да, «йолдыз», диләр. Бүгенге көндә бар җырчы да йолдыз, андый йолдыз булырга язмасын, җырчы булып калыйк. «Җомга» белән танылганмын икән, шушы җырдан соң үсеш булмаса, 46 ел җырламаган булыр идем. Бер җыр белән танылып, соңыннан җырлый алмаганнар 3-4 ел эчендә төшеп кала.

Сәнгать — көн дә эшләү процессы. Авыз ачып тору тавышны үстерми бит. 46 ел үз тавышым белән җырлыйм, фонограммага авыз ачкан кеше түгелмен. Хәзер бит начар җырласа да, тавышны тигезләп куя торган аппаратура бар. Алар шуларга алдана. Шундый җырчылар татар халкының җырларын бөтенләй бозып бетермәс микән?

«Эстрадада яшь егетләрнең башын әйләндерә дип, көләләр»


-Сезнең репертуарда булган җырны башка җырчы башкарса, ничек карыйсыз?

-Җиренә җиткереп башкарсыннар. Мин җырлаганны бозып, көчләре җитмичә, юнәлешен югалтып башкарган җырчыларга ризалыгым юк. Җырны беркайчан да үзгәртергә ярамый. Яхшырак итеп җырласыннар.

Татар җырларына Европаны тагалар. Киләчәк буынга фальш җырларыбыз барып җитәчәк. Шушы үзгәрешләр дә замана белән бергә килә, яхшылыкны күреп, аңлап, җыр сәнгатен сакласалар ярый. Мин генә сөйләп, революция ясап булмас.

-Җыр мәсьәләсен тәртипкә салу дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәләме?

-Әйе. Шул ук вакытта Филармониядә эстрада бүлеген бетергәннәр иде. Барып, кереп, эшләргә эш урыны юк. Хәзер авылларда концерт куеп йөрмиләр, ул шул ук акчага барып тоташа. Авылларга барып җырларлар иде, халыкта акча юк. Баласын ашатсынмы, үзе туенсынмы, киемен алсынмы, хуҗалыгын алып барсынмы? Авылда эшләргә эш бетте. Шул авылда булган пенсионерлар хакына тормышны алып баралар.

-Яшьләр белән иҗат итү чаткылар өстәгән кебек буламы?

-Яшь егетләр янында яшәреп китәсең. 66 яшемдә биеп йөргән булам.

Миннән хәзер «Эстрадада яшь егетләрнең башын әйләндерә», – дип көләләр. Гомеремдә дуэт җырлаган юк иде. «Җомга”ны башкарган идем, мине такмакчы диделәр. Ул кешеләргә мин бер сүз дә әйтмәдем. Икенче концертта тоттым да, башкортның иң озын җыры — «Эскадрон”ны җырладым. «Сары чәчәк”не җырлагач, урыс көе дип, радиога яздырмадылар. Ә Рөстәм Яхинның, Рим Хәсәновның бөтен җыры шушы «Сары чәчәк» стилендә язылган. Классик җырларның стиле романс формасында.

Безнең эстрадада кендегенә алка тагып чыккан җырчылар да бар. Алар ничек итеп милләтне күтәрә алсын ди?! Татар халкында сәхнәгә шәрә килеш чыгып басу, кулларны, аякларны күрсәтү юк. Хәзер бөтен җирләрен ачып бетерделәр бит инде. Хатын-кызларның кыска киенүләре миңа бөтенләй ошамый. Безнең милләткә хас әйбер түгел ул.

Теге вакытларда газеталар минем турыда язсалар да, фикеремне әйтергә мөмкинлек булмады. Хәзер, Аллага шөкер, үзем турында үзем сөйлим, кешегә сөйләргә калдырмыйм. Җиде буыныңа кадәр нәселеңне тикшереп язалар. Монысы — иң яратмаганым. Мин бит җырчы. Җырымның тарихын, сәнгатемне язарга тиешләр. Менә шуны журналистлар аңламый.

«Бер китсәң, кайтып булмый бит…»


Сезнең тагын бер шөгылегез турында белдек. Сез китап язасыз икән?

-Тырышам, чыгарырга иде. Гастрольләр белән йөреп, вакытым юк. Аллаһ боерса, быел башкарып чыгарга уйлыйм. Үзем, нәселем турында, коллегаларымның фикерләре дә тупланачак.

-Планлаштырып та, тормышка ашмаган хыялларыгыз бармы?

Филармониядә эшләгән вакытта бик күп гомерем заяга үтте. Сәнгать белән тулы мәгънәдә шөгыльләнә алмадым. Җырланасы җырларым калыр. Гомер аяусыз, вакытында үзем өчен, җырларым өчен көрәшеп, җырламый калган җырлар күп. Җырлыйсы килә. Үкенечкә калмасын. Бу якты дөньядан туйганчы җырлап китәргә иде. Бер китсәң, кайтып булмый бит.


Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here