Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Хәмдүнә Тимергалиева: “Халык моны белмәскә тиеш” (ВИДЕО)

Хәмдүнә Тимергалиева: “Халык моны белмәскә тиеш” (ВИДЕО)

0
Хәмдүнә Тимергалиева: “Халык моны белмәскә тиеш” (ВИДЕО)

Сәхнә артындагы хәлләрне тамашачыга күрсәтергә ярамый. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева шундый фикердә:

– Безнең заманда артистлар арасында ыгы-зыгы булмаган дип уйлыйсыңмы әллә? Булган, әмма халыкка мәдәни тәрбия күрсәткәнен аңлаганга, тырнак асты керен халыкка чыгармаган. Моны үз-үзен ихтирам итмәгән, артистлар тирәсендә йөрүче кешеләр эшли. Чын артистның мондый эшләргә вакыты булмый. Шушы ысул белән популярлашам дип уйлыйлар икән, ялгышалар. Популярлык түгел бу, артистлар исемен пычрату, абруйлы шәхесләрнең исеменә дә тап төшерү. Юк нәрсәдән бит ул! Нинди генә хәл килеп чыкмасын, халык безнең кухняны белергә тиеш түгел. Безнең миссия мәдәни хезмәт күрсәтү. Халык артистның бәрәңге ашаганын да белергә тиеш түгел. Без серле булып калырга тиешбез.

Ватаным Татарстан

matbugat