Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе: “Шушы көннәрдә җырчы Хәмдүнә апа Тимергалиевага багышланган китап дөнья күрде. Аның чыгуын Хәмдүнә апа бик көтте. Әмма, ни кызганыч, китапны кулына алырга насыйп булмады. Бер өлешен җырчы үзе язды, икенче өлешендә иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре урын алды. Өченче өлештә — матбугатта дөнья күргән материаллар”, – дип хәбәр итә.
Хәмдүнә апа Тимергалиеваның кинәт арабыздан китүенә әле дә күңел ышанмый. Җырчы йөрәк авыруыннан интеккән. Мәңгегә күзләрен йомуның сәбәбе дә шул.
— 14 сентябрьдә икәү репетициягә барырга тиеш идек, — дип кайгы килгән көнне искә алды Хәмдүнә апаның туганы Илһам Шәриф.
— Иртәнге сәгать 9 да аны алырга дип бакчасына килдем. Краннан су агып тора, Хәмдүнә апа идәндә ята. Савыт-саба юган җирдән йөрәге тоткан. Тәне суынырга да өлгермәгән иде. Әлеге картина күз алдыннан китми. Күңелгә бик авыр. Илһам соңгы елларда Хәмдүнә апаның уң кулы булган.
— Туган ягым Башкортстанның Борай районыннан Казанга килгәндә балигълык яшенә дә җитмәгән идем. Кая барыйм дип баш ватмадым, Хәмдүнә апа үз фатирына сыендырды. Шул көннән аның иң якын кешесе, уң кулына әверелдем. Әнием кебек якын күрдем. Өйләнгәч тә, аралашып, яхшы мөгамәләдә яшәдек. Иҗатта үз киңәшләрен бирде, уртак җырлар яздырдык.
Планнары зурдан иде, Россия буенча 47 концерт куярга тиеш идек, насыйп булмады. Соңгы елларда җәйне гел бакчасында үткәрде. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерде, көзен консервлау белән шөгыльләнде.
— Гаиләдә 6 бала үстек. Бүген дүртебез исән, — дип сөйләде Башкортстанның Краснокама районы Николо-Березовка бистәсеннән килгән җырчының бертуганы Фәнәви абый. — Мин Хәмдүнәдән 11 яшькә олы. Туган җанлы булды. Ул — бәхетле кеше, яраткан тамашачысы бар. Концертларында гел мине гармунда уйната иде.
Җырчы Айдар Фәйзрахманов Хәмдүнә Тимергалиевага Илһам Шакиров исемендәге премия тапшырылачагы хакында җиткерде.
— Хәмдүнә татар халкының бик күп җырларын гомерле итте. Премия турында әйткәч, ул бик сөенде. Әмма өлгермәде, — дип авыр сулады Айдар абый.
Җырчы Казанның яңа ачылган “Курган” зиратында җирләнде. Аның кабере — монда иң беренчесе…
Ирек мәйданы
matbugat