Домой Жизнь татар Хәмдүнә Тимергалиеваның кырыгы: «Бигрәк күп эшләрем калган әле монда, дип төшкә керә»

Хәмдүнә Тимергалиеваның кырыгы: «Бигрәк күп эшләрем калган әле монда, дип төшкә керә»

0
Хәмдүнә Тимергалиеваның кырыгы: «Бигрәк күп эшләрем калган әле монда, дип төшкә керә»


Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына 40 көн тулган. Казанның Ш. Мәрҗани мәчетендә аны искә алу өчен Коръән ашы үткәрелде. Бик күп сәнгать, мәдәният әһелләре гастрольләрдә төрле хәлләр килеп чыкканда, аның тәртип оештырып, җайлап-көйләп йөри белүе турында хатирәләрен яңартты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов кичәне Коръән сүрәләре белән ачып җибәрде. «Кемдер дөньяга килә дә, бер эз дә калдырмый китеп бара, кемдер эз калдыра. Бәлки, ул хәзер безнең яныбыздадыр, рухы шатланадыр», — диде имам Хәмдүнә Тимергалиева турында.

Салават Камалетдинов


«Халык күңеле тулай торак түгел, анда болай гына кереп булмый»

Чараны җырчы Фердинанд Сәлахов алып барды.

— Хәмдүнә һәрвакыт сәхнәгә догаларын укып чыкты, юлга чыгар алдыннан беркайчан «бисмилла”сыз утырмады. Аны яратмый мөмкин түгел, таланты белән генә түгел, эшләү манерасы белән дә яраттырды ул. Бик күп артистлар сәхнәгә өстән аска карарга чыга, Хәмдүнә астан өскә карап җырлый белде. Халык күңеленә дә шулай керде. Халык күңеле тулай торак түгел, анда болай гына кереп булмый. 72нче яшендә әле республикада бер җырчының да тере тавышка үз концертларын биреп йөргәне юк иде. Хәмдүнә сольный концерттан җир куенына керде, — диде Фердинанд Сәлахов.

Фердинанд Сәлахов элекке елларда, ничәмә-ничә артист җыелган, хәтта Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова булган бер концертта тамашачылардан бердәнбер чәчәк Хәмдүнә Тимергалиева бирелгән вакытларны искә төшерде.

Фердинанд Сәлахов күп кенә сәхнә кешеләренең дөнья малы җыя белмәгәннәрен әйтте.

— Бервакыт концерттан соң безгә, яңа фатирга кайтып йоклагач, Хәмдүнә эссе дип, идәндә балалар белән йоклады. Көз җиткәч, бервакыт өйне җыештырганда, пианино астыннан бер уч алтын килеп чыкты. Ул аларны бөтенесен шунда салып куйган булган инде. Шалтыратып, «Алтыннарың кайда?» — дигәч, «Белмим, аларны югалтып бетердем бугай инде», — ди. «Алар бездә килеп чыктылар бит», — дим, ул әле аннары да аларны 1-2 ай узып, юлы төшкәч кенә алып китте. Илһам абый да шундый, байлык җыймады», — диде.

«Ул ирләр дә җырлый алмаган зур әсәрләрне башкарды»


Фердинанд Сәлахов «Татар-информ» хәбәрчесенә Хәмдүнә Тимергалиеваның тавыш белән уйный белү сәләтен дә әйтте.

— Хәмдүнә — кабатланмас тавышлы, матур тембрлы талантлы артистка. Аның тавышы — куелган тавыш түгел, тирән сулышлы ул. Бер секунд эчендә әсәрдән әсәргә күчкәндә үзгәрә белә иде. Кечкенә генә хәрәкәт ясаганда да, икенче Хәмдүнә була иде. Ул сәхнәгә чыкканда, янында биеп йөрүчеләр кирәк түгел иде. Ул аларны кулланып карады да, кирәкми диде, чөнки ул сәхнәне үзе тутыра иде. Алар бер-берсенә комачаулый гына иде.

Сәхнәдә ул артык хәрәкәтләр ясамады, бөтен әйтәсе килгән сүзе аның тавышында, аһәңендә иде. Ул ирләр дә җырлый алмаган зур әсәрләрне, «Эскадрон”ны җырлады. Анда физик көч һәм йөрәк көче зур иде. Ул җырлаган әсәрләр йөрәк көче сорый иде. Әлеге көчне гел биреп, йөрәк озак түзми.

Мин аның белән сәхнәдә 40 ел эшләдем. Ат җигеп тә, боланда да йөрдек, эт җигеп кенә йөрмәдек. Иң зур әсәрләре язылмый калган әле. Ул аларны язып карады, худсоветта шәхсилеккә кайтарып калдырулар бар иде, һәрвакытта кисәләр, ул узмый иде, сәбәп табыла инде. Я бер авазы, хәрефе дөрес түгел. Татар җыр сәнгатендә үзе сольный концерт эшләп, фонограммасыз 72 яшенә кадәр җырлаган бер генә җырчы да юк. Әлфия апа 70 яшендә сәхнәдә иде, ләкин сольный концерт бирми иде. Хәмдүнә шуның белән дә тарикха кереп калачак. Ул үзенә легенда ясады. Аны изделәр, сыттылар, сәхнәгә чыгармаска тырыштылар, дәүләт ансамбльләренә кушылып җырлаучы гына итеп карадылар, анда да солистка булды, ләкин халык изәргә бирмәде, яңадан сәхнәгә чыгарды. Ул үзенә ышанып җырлады, чөнки тавышы, көрәшерлек көче бар. Артистта тавыш булырга мөмкин, ләкин көрәшү көче юк. Ә ул көрәшә белде. Сәхнә ул — көрәш мәйданы, — дип сөйләде Фердинанд Сәлахов.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Хәмдүнә апа кебек турысын әйтә торган кешеләр, аның моңы, халыкчанлыгы хәзерге эстрадада юк», — диде.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Хәмдүнә апаның «Җырчы язмышы» дигән җыры булганын искәртте. «Шул җыр аша җырчының эчке дөньясын, кичерешләрен әйтеп бирә төсле иде», — диде. Ул киләсе елның май аенда Хәмдүнә Тимергалиевага кабер ташы куйдырырга ният булганын әйтте. «Ул яңа зиратта беренче артистка булып җирләнде. Илһам Шәрифнең әйтүе буенча, шушы зират яныннан үткәндә, үзе дә шушындый зиратка күмеләсе килүен әйткән», — диде Кадим Нуруллин.

Кадим Нуруллин һәйкәлле таш куйдыру буенча Мансур хәзрәт Җәләлетдинның фикерен сорашты. Имам: «Мөселманнарга бу эш килешми. Без бит мәетне юабыз, кәфенлибез, тәхлил чыгабыз, җеназасын укыйбыз, җирлибез, инде бөтен нәрсә шәригатьчә эшләнгәч, ташын да шәригатьчә куйыйк. Мөхәммәд пәйгамбәребез „Нишләп бөтен нәрсә шәригатьчә булгач, һәйкәлләр куйганда да шәригатьчә эшләмәдегез?“ — дип мәет газапланып ятыр дип әйткән», — диде.

«Китапны кадерле кунагын көткәндәй көтте»


Хәмдүнә Тимергалиеваның китап чыгару хыялы булган. Ул китапны Бөтендөнья татар конгрессыннан Гөлназ Шәйхи белән бер ел эшләгәннәр.

— Ел дәвамында Хәмдүнә апай белән тыгыз аралаштык. Олы җанлы зур шәхес иде. Аның өчен төп урын сәхнә булды. Ул китапны үзе язды, параграфларын үзе билгеләде. Ул аны кадерле кунагын көткәндәй көтте. Авырып хастаханәдә ятканда да: «Үлеп китсәм, китап чыкмый кала бит инде. Нәрсә булыр икән, дип уйлап ятам», — дигән иде. Шөкер, китап чыкты, Хәмдүнә апай күрә алмады, ләкин китапны бастыруга тапшырганда, бөтен рәвешен карап чыгып, ризалыгын бирде, — диде.

«Мин түтәйгә рәхмәтле»


Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов театр коллективының Хәмдүнә Тимергалиева иҗаты белән якыннан кызыксынганын әйтте.

— Хәмдүнә — бәхетле кеше, Аллаһы Тәгалә аңа бәхетле җиңел үлем бирде. 20 елдан артык Хәмдүнәнең концертларын алып бардым, юбилейларына сценарийлар яздым. Ул мине эстрадага да алып керде, ул яктан да мин түтәйгә рәхмәтле. Без аны түтәй дия идек. Ул шундый рәхәт кеше иде. Аның белән беркайчан ач булмас идең, һәрвакыт үзе белән кәстрүлендә бәрәңгесе, токмачы бар иде. Каяндыр ит юнәтеп, кунакханә номерымы, мәктәп интернатымы — һәрвакыт искиткеч тәмле итеп аш пешереп ашата иде, бик кунакчыл, ярдәмчел кеше булды, — дип сөйләде.

«Хәмдүнәне бәхетле кеше дип уйлыйм»


Коръән ашында Хәмдүнә Тимергалиеваның Нефтекамск шәһәреннән килгән бертуган абыйсы Фәнәви абый белән аның тормыш иптәше Лүзә ханым да катнашты. Фәнәви абый гомерен урман хуҗалыгына багышлаган, шигъри җанлы кеше, гармунда да уйный белә.

— Хәмдүнә — туганнарым арасында иң якын сеңлем иде. Мәшһүр, бай рухлы татар халкының яраткан җырчысы булу бәхетенә ирешкән кеше. Мин аны үзем бәхетле кеше дип уйлыйм. Тарихи ватаныбыз Татарстан, без төрле җирләрдә сибелгән татар балалары өчен Казан — халкыбызның тарихи нигезе. Нәрсә булса да, Казанга киләбез. Хәмдүнәнең дә гомер юлы моны исбатлый торган бер дәлил. Биредә барлык дуслары Казанда аңа ярдәм күрсәттеләр, шуның өчен сезгә зур рәхмәт, — диде Фәнәви абый.

«Миңа „җиңгәчәй“ дип үлеп тора иде»


Фәнәви абыйның хатыны Лүзә апа Хәмдүнә Тимергалиева белән бертуганнар кебек 60 елдан артык бик дус булып яшәгәннәрен әйтеп узды.

— Ул миңа кадерле, ярдәмчел кеше булды. Минем кыз туганнарым юк, аны үз сеңлем кебек күрдем. Аларга килен булып төшкәч тә, бергә яшәдек. Мин барганда 2 сыйныфта гына укый иде әле. Аннан укырга китте. Без Тәтешле районына эшкә киттек. Ул бездә торып, мәдәният йортында эшләде. 1976 елда Казанга чакырып алдылар. Бөтен бенефисларына, туган көннәренә йөрдек. Кыз туганнары булса да, миңа «җиңгәчәй» дип үлеп тора иде. Бигрәк ярата идем, бик юксынам. Югыйсә, кичтән генә телефоннан сөйләштек. Безнең оныгыбыз Хәйдәр быел Казанга укырга керде, студент. «Җиңгәчәкәем, Хәйдәр бүген шундый матур итеп университетка китте, ничек кайтыр икән, яңадан шалтыратырмын әле», — диде. Балалар Хәмдүнә өчен аһ итеп тора иде, чөнки аның күңеле бик ихлас булды, — диде Лүзә апа.

Фердинанд Сәлахов Рәшит Мостафин, Хәмдүнә Тимергалиева белән Кукмарага барган көннәрен, машина белән батып калган хатирәләрен яңартты: «Машина да этеп яттык, чыкмый да чыкмый, Хәмдүнә рульгә кереп утырган иде, машина чыкты да китте. Рәшит абый, ул сезнең белән бик күп язмалар эшләде. Рәшит Мостафин белән яздырсак, әбизәтелне худсоветтан үтә», — дип сөйли иде».

— Хәмдүнә күргәннәрне, белмим, кем генә күргәндер. Эт типкесендә дә йөрде ул, әллә нинди сүзләр дә чыкты. Аны ансамбльгә күчерделәр, 4-5 елдан кире Илһам бригадасына кайтып эшен дәвам итте. Себер якларына барган идек, Хәмдүнә палочка-выручалочка булды инде ул вакытларда, акчасын да биреп торды, ул акчаның кая киткәне билгеле иде инде, заманасы шундый иде. Йомшак та, каты да була белде, чын дус, чын солист булды», — дип сөйләде Рәшит Мостафин.

Хәмдүнә Тимергалиеваны иҗади дусты, композитор, баянчы Альфред Якшимбәтов җырчыны гадилеге белән искә алды.

— Соңгы биш елда ай саен телефоннан сөйләшеп тордык. Нечкә күңелле апа иде: иҗади эш эшләгәндә, күзеннән яшьләр ага иде. 20ләп җыр эшләдек. Бер айлар элек: «Апаем, тагын бер җырны эшләдем. «Галигә барам әле”нең икенче сериясен сөйләшкән идек бит, «Шалт, Мөхәммәтҗан» дигәнен эшләдем», — ди. Вафат булыр алдыннан бер атна алдан шалтыратты. «Кайткач та, Илһам Шәриф белән киләбез әле, тагын бер 3-4 җырыңны бир әле», — диде. Дүшәмбе үлеме турында хәбәр килде, ток суккан кебек булды. Миңа әле ул һаман исән кебек. Искә алмаган көнем юк, — дип уртаклашты баянчы.

«Апаем, бигрәк күп эшләрем калган әле монда, тегендә иртәрәк әле миңа», — дип төшкә керә»


Җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның төшенә һәрвакыт керүен әйтте.

— Үзем уйлаганга шулай микән. Елмая, сәхнәдә аның белән җырлап йөрибез икән. «Хәмдүнә апа, син үлдең түгелме соң, нишләп йөрисең?» — дип сорыйм, «Апаем, бигрәк күп эшләрем калган әле монда, тегендә иртәрәк әле миңа», — дип әйтә. Тугрылыгы, кыюлыгы, булдыклылыгы белән торып калды хәтердә. Булмаса да булдыра торган кеше булды гомер буе.

25 ел без бергә булдык. Халыкчанлыгы белән халык күңеленә керде, халыктан өстен булмады, халыкка якын булды. 70 яшендә тере тавыш белән 22шәр җыр җырлады, беркем дә алай булдыра алмый. Ашны уздыру инициативасы белән мин чыктым. Өчесен, җидесен кафеда үткәрдем, кырыгын филармония белән зурлап үткәрергә булдык. Рәхмәт аларга! — диде.

Ул Башкортстанның Борай районында бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәген, шулай ук берәр мәдәният йортына Хәмдүнә Тимергалиева исемен бирергә тәкъдим итәчәген әйтте.

Илһам Шәриф әйтүенчә, мәрхүмә каберенә һәйкәл рәвешендә таш куйдыру васыятен дә әйтеп калдырган булган. Моны киләсе елның маенда туган көненә куйдырмакчы булалар. «Апаем, син артыннан йөреп булдырасың аны, эшләт инде», — дигән иде», — дип сөйләде җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алмаз Хәмзин:

— Хәмдүнә дигәч, егәрле, ашкынып, янып торган шәхес күз алдына килеп баса. Әле эшли башлаганда гына Вафирә Гыйззәтуллина белән безнең бригадага эләккән иде. Вафирә бригадасында административ эшләр эшләгән вакыт, ә ул алдан алгы сызыкта оештырып йөрүче. Шул вакытта «Җомга» җыры барлыкка килде, ләкин аны худсовет бик җырларга кушмый иде. Хәмдүнә аны теттерә иде җырлап. Вафирә авырган вакытта, «Давай, җырла Хәмдүнә!» — дия идем. Сузып сала инде, берничә такыр җырлаталар. «Рәхмәт сиңа», — дип кат-кат рәхмәтләр әйтә иде. Турысын маңгайга бәреп әйтә ул, дөрес хатын. Минем аңа җырчы гына түгел, кеше буларак хөрмәтем зур.

Вил Усманов:

— Хәмдүнә апа бик ачык, күңелендә булган хис-фикерләрен бервакытта курыкмыйча әйтә торган туры сүзле кеше иде. Соңгы елларда аралаша идек. Күргән саен «Вил, энем, шул «Ак чәчәкләр”ең өчен сиңа рәхмәт!» — дип, шулай минем күңелләрне күтәреп китә иде. Аннары «Вил, энем, миңа да берәр җыр язарсың инде», — дигәч, Интернет аша җибәргән идем. «И, энем, шундый җыр биргәнсең, рәхмәт! Көздән, Алла теләсә, концертлар башлана, җырлармын шуны», — дигән иде. Урыны оҗмахта булсын!

Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туган. 2020 елның 14 сентябрендә вафат булды.

Гөлнар Гарифуллина

intertat.tatar