Домой Главные новости Хәния Фәрхи һәйкәл булып туган ягына кайта

Хәния Фәрхи һәйкәл булып туган ягына кайта

0
Хәния Фәрхи һәйкәл булып туган ягына кайта
Фото: Алия Гәрәева һәм Гөлшат Мөбәрәкова

30 майда татар эстрадасына үзенең моңы, бар яктан матурлыгы белән ташкын булып килеп кергән Хәния Фәрхинең туган көне. Кичә аңа 62 яшь тулган булыр иде. Әмма ул 57 яшендә мәңгелек иленә китте. Ул үзе исән-сау вакытта халыкның яраткан җырчысы иде. Вафатыннан соң да шулай булып калды. Социаль челтәрләрдә тамашачыларының аны сагынмагын көне юк.

“Шәһри Чаллы” газетасы битләрендә Хәния Фәрхи турында истәлекләрне даими бирелеп барды. 27 майда аның чираттагысы чыкты.   

Җырчының туган көнендә Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи иҗатына багышланган: «Онытылыр димә» дип исемләнгән җыр фестивале була. Бер төркем артистлар җырчының туган ягына искә алу чараларында катнашырга дип киттеләр.  

Кичә тагын бер мөһим вакыйга булды: Югары Тәтешледә Хәния Фәхигә һәйкәл ачылган. Бу – җырчының гаиләсе, тамашачылары һәм туганнары өчен шатлыклы да, горурланырлык та вакыйга. Апасының исемен мәңгеләштерүгә бик күп көч сарыф иткән Фирүзә Ибәтуллина хисләре белән уртаклашып: « 30 май – иң күркәм, иң матур көн. Кояшым минем, син бит туган якның иң түренә, үзәгенә җырчы сандугач булып мәңге сайрарга кайттың. Ходайга мең шөкер, Тәтешле урамын бизәп, сөеклемнең һәйкәле кайтты. Иншаллаһ дим, рәхмәт, мең рәхмәт таштан җан өргән осталарга, мең рәхмәт Кояшымны мәңгелеккә туган ягына кайтаруга матди ярдәм күрсәткән изге, газиз җаннарга. 

Мин һаман да синең белән яшим. Яныңда хезмәт көнем үтә, синең турында сөйләп җаным талпына. Синсез бер көн түгел, бер сәгать үтмәс кебек иде… Сине югалтудан җаннар куырылды, йөрәкләр ярсыды, елый-елый күзләрнең нуры гына түгел, күрү сәләте дә бик күпкә начарланды.  Синең фото-сурәтеңне күрер өчен, күз нурлары, синең моңлы тавышыңны ишетергә зирәк колак тавышы, ярсып елаганда юатучы, өзелеп сагынганда башымны куяр өчен син юксың шул, син юксың. Әмма, син минем җаным да, һәрбер күзәнәгем дә, йөрәгем дә, иң мөһиме:  хәтеремдә якты йолдыз – Кояшым булып балкыйсың яшисең, яшьнисең. Җаннарың тыныч, рухларың шат булсын Кояшым» – ди.  

Фирүзә Ибәтуллина апасы – легендар җырчы Хәния Фәрхи җырларын башкаручы җырчыларга, аны хәтерләрендә саклаучы тамашачыларга, исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән һәркешегә рәхмәтле.