Хәния Фәрхи соңгы концертында: «Мин үземне саф татарга саныйм»

0
105
"Татар-информ" архивы

27 июль көнне, Татарстан һәм Башкорстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына 4 ел тулды.

Автор: Гөлназ Хәбибуллина

Хәния Фәрхи үзенең туган көнендә, 2017 елның 30 маенда, гадәттәгечә, Казанның Филармония концертлар залында концерт биргән иде. Ул аның соңгы концерты булып чыкты… 

«Интертат» җырчының соңгы концерты видеоязмасын тагын бер кат карады. Искиткеч моңлы тавышлы, изге күңелле артистыбызның һәр сүзендә, җөмләсендә тирән мәгънә, тамашачысына, халкына, туган иленә, якыннарына карата мәхәббәт ярылып ята.

«Ходай Тәгалә биргән моңнарымны таратып йөрүем белән бәхетлемен»


Хәния апа җырчы булуы белән бәхетле икәнен беркайчан да яшермәде. Һөнәрен чын күңеленнән яратты һәм аңа соңгы көненәчә тугры калды. Җырчыбыз үзенең соңгы концертын да артист халкының миссиясе турында сөйләп башлаган. 

«Әллә нинди матур көн бүген, газиз тамашачыларыбыз. Исән-саулармы сез! Хәерле, матур бәйрәм кичләре белән сезне, кадерлеләрем. «Син дөньяда яши дисәләр» дигән «Бәйрәм» ансамбле егетләре белән бергә иҗат иткән җырларыбызның берсе белән башладык бүген кичәбезне.

Әйе, Ходай Тәгалә биргән миссиябез тугры булу өчен без — җырчыларга сез кирәк, кадерле тамашачыларыбыз. Мин шушы Татарстаныбызда, үзебезнең татарларыбыз яшәгән төбәкләрдә Ходай Тәгалә биргән җырларымны, моңнарымны таратып йөрүем белән мин бик бәхетлемен. Бүген сезнең алда басып торуым белән бәхетлемен.

Адәм баласы шулай яратылган инде. Ул шатлыктан шашып китсә дә, бии-бии, җырлап китә. Иңнәренә хәсрәтләр ишелеп төшкәндә дә, үксеп елый-елый, җырлый.

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

 Ил кырында чәчәк атыгыз! 

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

 Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! 

Герой шагыйребез Муса Җәлил шигыре булды бу. «Сахраларга чыксаң, җырлар җырла» җырын тәкъдим итәм, дуслар», — ди ул. 

Хәния апаның һәр чыгышында тамашачысын өзелеп яратуы күренә. «Газиз», «яраткан», «кадерле»… Үзен зурлап килгән тыңлаучыларын иң якын кешеләренә генә әйтә торган матур сүзләргә күмә җырчы. 

«Газиз тамашачым, карагыз әле, табигатьнең шау чәчәккә күмелгән чаклары. Инде җайлап кына җәйгә беренче адымнарыбызны атлыйбыз. Көтеп алган җәйнең һәм язның бергә кушылган искиткеч мәлләре. 

Мин үземне белгәннән бирле шушы сәхнәдә җырлап йөрим. Мәктәп елларыннан башлап сезнең өчен җырлыйм, дусларым. Илебезнең нинди генә төбәкләрендә булырга туры килмәгән дә, кай җирләрдә генә, ничә чакрым ара үтелмәгән икән. Кайчан гына, кайда гына чыгыш ясавыма карамастан, мин һаман каушыйм, һаман дулкынланам. Һаман сезне яратып, өзелеп көтәм. Бүген дә мине сезне өзелеп көттем, кадерле тамашачым. Көттем һәм көтәчәкмен».

«Без — чын, саф татарлар»


Хәния Фәрхинең һәр җырыннан соң залга кочак-кочак чәчәк күтәргән тамашачы агыла. Алар арасында аның кода-кодагыйлары, балалары, якын дуслары да бар. Хәния апа концерт дәвамында бу турыда кат-кат искә ала, алар белән чын күңелдән горурлануын яшерә алмый.  

«Бүген залда минем берсеннән-берсе кадерле туганнарым, кода-кодагыйларым, оныкларым, балаларым, дусларым. Шуңа күрә йөрәгем атылып чыгардай булып тибә. Көн дә булмый андый шатлыклы көннәр гомер юлларында. 

Мин туып-үскән авыл инде юк, кызганычка каршы. Җир шарыннан юкка чыкты. Әмма без һаман кайтабыз әле ул буш йортларга. Менә әле бер ай әнием янында булып килдем. Шушы авылымдагы һәр йортка кереп, буш тәрәзәләргә карап, елый-елый, җырлый-җырлый йөрдек туганнарыбыз белән. 

Инде тормыш елгаларының, алай гына да түгел, безнең Казаныбыздагы Идел дукыннарының төрле чаклары була: иркәләп кенә сыйпаган чаклары да һәм ярларга китереп аткан чаклары. Безнең тормышыбыз да нәкъ шулай. Бу — минем гомерем дулкыннары», — ди Хәния Фәрхи.

Хәния Фәрхи концертының башында ук үзенең саф татар кызы булуы турында сөйли. Соңгы вакытта Хәния Фәрхинең башкорт булуын дәлилләргә тырышучылар да күбәеп китте. Күрәсең, үзенең «бүлгәләячәкләрен» сизепме, җырчы соңгы концертында болай сөйли: 

«Татар халкы — бай халык. «Татар ул Африкада да татар» дип әйтергә яратабыз. Татарның бар без саф татарлар дип утыручылары, менә, Вәгыйзь кода кебекләре. Әнә Арча татарлары утыра, «Биектау татары мин» дип, Габделхәй утыра. Тукайныкылар без диләр кайберәүләре. Әйе, сез хаклы, газиз дуслар. Чын, саф татарлар без. Мин дә үземне саф татарга саныйм. Башкортстан татары, типтәр булам мин. 

Әле бездә «Татарларның каймагы — мишәрләр» диләр. Мишәрләр бармы залда? Әле бит бик тә дәртле, киң күңелле керәшен татарларыбыз бар. Хәзер җырланачак җырымны да Мамадышта кунакка булганда Мамадыш керәшеннәреннән өйрәнеп кайткан идек. Шуны өздерик әле», — дип җырчы, чираттагы җырын башкара.

“Татар-информ” архивы

«Дөнья булгач, аның агы да була, карасы да…»

Хәния Фәрхи ире Габделхәй абый белән үзе әйтмешли, тәүлегенә 24 сәгать бергә булган Гаилә, тормыш иптәше белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгәндә дә, җырчы тамашачысы белән ачык, эчкерсез.

«Дуслар, бу фани дөньяларда тәнеңә, җаныңа, күңелеңә кадерле кешеләрең белән бергә гомерләреңне матур итеп үткәрүгә ниләр җитә. Тик дөнья булгач, аның агы да була, карасы да. 

Без Туфан абый белән бик якыннан аралашып яшәдек. Аның әйткән сүзләре, биргән киңәшләре, җор теллелеге минем күңелләрдә мәңге онытылмаслык эз булып сакланачак. Берсендә аннан Гөлназ Сәфәрова интервью ала. «Туфан абый, сез Нәҗибә апа белән гомер буе халкыбызга хезмәт иткән шәхесләр. Ә менә сез аш бүлмәсендә ничегрәк соң?» — ди ул. Туфан абыйның калын күзлеге аша елмаеп торуы һаман да күз алдында. «Сеңлем, бер без генә түгел бит. Немец философы да: „Ир белән хатын 20 минут аралашканнан соң 21 нче минутында барыбер бер-берсенә каршы сүз әйтә башлыйлар“, — дип әйткән бит», — диде. Ә без Габделхәй белән 20 минут кына түгел, 24 сәгать бергә. Шулай булгач күз алдына китерәсездер инде… «Түзәргә кирәк балам» дип юкка гына җырламыйм ич. 

https://www.instagram.com/hania_farhi

«Сез белсәгез иде, кызлар, минем нинди утлы табада басып торганны»

Дөресен әйтим, төрле чакларыбыз була. Бик бәхетле вакытларыбыз да була, шулай капма-каршы әйткәләшкән чаклар да. Сәхнәгә чыгар алдыннан тотына ул «менә күп сөйлисең, ансын сөйләмә, монысын сөйләмә» дип. Сез белсәгез иде, кызлар, минем нинди утлы табада басып торганны. 

Хәзер дә, ул менә шушы сүзне сөйләмәскә кушты, ә мин сөйләмичә булдыра алмадым, — дип көлә Хәния Фәрхи.

Хәния Фәрхи сәхнәдән үзенең иң бәхетле мизгелләре белән уртаклаша. Хәсрәтләрен дә сөйләмичә китә алмый.

«Иң озак, иң көтеп алган гастрольләребез булды ул елны безнең апрель ахыры, май башында Себер якларында. Анда мине көн саен шалтыратып, көтеп торган Шамил абыем яши иде. Әзмәвердәй озын буйлы, чибәр, асыллардан-асыл ир заты иде ул. Көн саен шалтыратышабыз. Гастрольләргә өч көн кала: ««Апай кил, каршы алам. Бүген хастаханәгә генә барып кайтам да». — диде. Ә өч көннән миңа абыең юк дигән хәбәр җиткерделәр. Миңа моргтан аның гәүдәсен туган ягыма, әнием янына озатып калырга туры килде… Җирләргә кайта алмадым, чөнки гастрольне өзәргә ярамый, ансамблем бар, мине көтеп торган тамашачым бар… 

Менә шушы инде ул тормыш. Бер шатлыгы була, бер хәсрәте. Хәсрәт күргәннәргә сабыр итәргә кирәк. Абыем яшәгән шәһәрдә сәхнәгә чыгып, хәсрәтемне яшереп, җырларга туры килде миңа. «Еламыйсың, Хәния» дим үземә, елмаям, ә үземнең күздән мөлдерәп яшь ага. 

Бәхетле иде язмышлар, 

Хәсрәтләнде безнең башлар.

Кызганмагыз, юатмагыз,

Сабырлык теләгез, дуслар. 

Үз сүзләремә иҗат ителгән җыр. Бу — минем дөньям», — ди җырчы. 

«Иң җаваплы сәхнә — Тәтешле сәхнәсе»

Концертына ике көн кала Тәслимә кодагые Хәния Фәрхигә бер җыр алып килеп бирә. Концертта Хәния Фәрхи ул җырны яраткан оныгы Ясминәгә багышлап җырлаган. 

«Иң кадерле байлыкларыбыз шушы залда утыра бүген. Бүген өйрәндем генә әле бу җырны, Ясминәкәем. Ялгышсам, гафу итәрсең, яме. Күз салып кына җырлыйм. Балаларыма, йөрәк парәләремә багышлана. Тәслимә кодагый репертуарыннан. 

Менә шушы мизгеләр өчен әллә нинди кыенлыкларны атлап түгел, чабып үтәргә дә ризамын. Инде тагын бер шатлыгымны мин әйтмичә булдыра алмыйм. Без бәби көтәбез. Алиябезнең малае туарга тора. Бәлки минем туган көнгә туар дип өметләнгән идем. Срогы узып бара. Алай да, әле 12 тулмаган, Ходай кушса, белмәссең дә», — дип сөенече белән уртаклашкан җырчы. 

Хәния Фәрхи концертында үзе иҗат иткән берничә җырны да башкара.

«Кадерле дуслар. Сез экранда йөгерешеп йөргән сабыйларны күрдегез. Ни өчен тукталам мин бу күренешкә. Шушы кызлар-малайлар арасында иң матуры — минем Алсуым. Ә сез алдагы җырымда Алсуымның никах көнен дә күрдегез. Җырның яше турында әйтәсем килә сезгә. Озын гомерле булуы хакында. Мин сезгә рәхмәт әйтәм җырларымны яшәткәнегез, аларга гомер биргәнегез өчен. 

Менә күпләрегез белеп тә бетермидер. Минем шактый гына үзем иҗат иткән җырларым бар. Хәзер җырланачак җырымны моннан ничә еллар элек Фирзәр Мортазин белән бергәләшеп язган идек. Йөрәгемнең иң яралы, кан тамган чаклары иде. Мәскәүдә эшләгән вакытым. Без стадионнарда яшьләр җыеннары үткәрә идек. Шунда Айдарлар белән, Фирзәрләр белән дуслаштык. Хәзер җырланачак җырыбыз шушы дуслыгыбызның бер җимеше.

Олуг җырчыларыбыз Илһам ага Шакиров, Әлфия апа Абзалова, Хәмдүнә апа Тимергалиевага багышлап, Хәния Фәрхи «Уфа көе»н җырлаган. «Без аны баян белән генә, якташым, Башкорстан егете Илнур Саттаров белән бергәләп башкарабыз.

Без авылда гармунда уйнап, җырлап үстек. Таңга кадәр уйнап, җырлап йөри торган җырларыбыз бар иде. Армиягә егетләрне озатканда елый-елый җырлап озата идек. Без —ике республика балалары. Башкортстанда туып үстек, тәрбияләндек, белем алдык, моңнарыбызны йөрәкләребезгә салдык һәм бүген рәхәтләнеп татарларның йөрәге булган Казаныбызда, Татарстаныбызда яшибез, җырлыйбыз. Ә инде шушы ике республиканың олуг шәхесләре — композитор Рим ага Хәсәновны белмәгән кеше юк. Ә күпме шигырьләр авторы — Ринат Мөслимовны? Ул үзе бүген залда утыра. Алкышлыйк әле үзен. Ул минем иң бәхетле мизгеләремне дә иң хәсрәтле мизгелләремне дә тоеп тора. Үзенең акыллы киңәшләре белән: «Хәния абыстай», — дип бер шалтыратып алса, бөтен кайгыларым таралып китә. Шуның өчен сезгә бик зур рәхмәт, Ринат абыебыз. Аның үзенең филармониясе бар, яшьләрне җыя, туры юлларга чыгара. Сәламәтлек теләп, бу җырымны сезгә багышлыйм».

Хәния апаның концерты «Кайтам әле Әлдермешкә» җырыннан башка үтсә, концерт булмас иде. Соңгы концертында да ул йөрәк җырын бик матур итеп тамашачысы игътибарына тәкъдим иткән. 

«Кадерле дуслар, менә минем өчен Казан сәхнәсе — Казан, Мәскәү сәхнәсе — Мәскәү, Питер сәхнәсе — Питер сәхнәсе инде ул. Алар һәрберсе үзенчәлекле. Аларның үз ауралары бар. Әмма минем өчен иң авыр, җаваплы сәхнә — ул Тәтешле сәхнәсе. Чөнки анда минем туганнарым, әнием, авылдашларым утыралар. Ә бүгенге залда Биектаулылар утыра (көлә). Килен буларак алар алдында җавап тотам мин. Шуңа „Әлдермеш“ не җырламасам, алар мине гафу итмәсләр. Шәүкәтләр мине кертмәсләр. Чын шаяру аша бу җырымны сезгә багышлыйм. Туганнарыбызның, туган илебез, җиребезнең кадерен белеп, рәхәтләнеп яшик әле, дуслар», — ди Хәния Фәрхи һәм хитларының берсе — «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкара. 

Фирүзә Ибәтуллина архивыннан

«Тамашачым — минем иң олы бүләгем»

«Якын дустыма» җырын Хәния Фәрхи үзенең вакыт белән сыналган якын дусларына багышлап җырлаган. 

«Казан рәхмәт, мең рәхмәт, әтием әйтмешли. Дуслар, бәхетле булыгыз. Якын кешеләрегез белән, безнең җырларны тыңлый-тыңлый, аларның кадерләрен белеп яшәгез», — дип изге теләкләрен дә җиткергән. 

Хәния Фәрхинең тамашачысы белән соңгы тапкыр саубуллашу мизгелләре аеруча дулкынландыргыч. 

«Газиз дусларым, тамашачыларым, юбилеем булмаса да, быел да туган көнемне шулай концерт оештырып үткәрергә уйладык. Һәм мин һич кенә дә үкенмим. Мин туган көнемне сезнең белән үткәреп җибәрәм… Сез минем гомер юлымда иң зур, иң олы бүләгем. 

Егетләр, сезгә бик зур рәхмәт. Рафаэль — халкыбызның таланты, Германиядән кайткан Мусабыз, кечкенәдән безнең белән бергә булган Гайсәбез, Илнур якташым, Мамадыш Фәннурым, Казан Марселем, Лаеш Фидаилем, озак еллар бергә эшләгән тавыш режиссерыбыз Фәрит Миңлебаев, видеоператорыбыз Рөстәм. Барыгызга зур рәхмәт!

Истә калачак минем бүгенге көнем. Ул сезнең дә күңелләрегездә сакланыр. Истә калсын, истәлеккә калсын. 

Йөрәкләрдә артсын җылыбыз, кадерле милләттәшләребез. Алда безне матур җәйләребез, Сабантуйлары көтә. Матур булсын, бергә узсын. Без сезне ихлас күңелебездән яратабыз. Казан, сау бул, киләсе очрашуларга кадәр. 

Күгәрченнәр кебек гөрләшик без,

Йөрәкләрдә артсын җылыбыз….»

Бу концерт — Хәния Фәрхинең соңгы концерты булып чыкты… 2017 елның 27 июлендә аның гомере өзелде…

“Татар -информ” архивы

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here