Домой Жизнь татар Татары в регионе Хәрби сапер төзегән кичү-күперләр…

Хәрби сапер төзегән кичү-күперләр…

0
Хәрби сапер  төзегән  кичү-күперләр…

     Минем әниемнең бабасы – Фатыйх  Латыйпович Галимов 1903 нче елда Самара өлкәсенең  Похвистнево  районы  Яңа Мансур авылында туа.

    Ул фронтка 1941 елның сентябрендә үк  эләгә.  Анда  карт бабам 149 нчы  аерым сапер батальоны саперы була, ефрейтор исемен йөртә.  1941 нче елдан  алып 1945 нче елга кадәр озын, хәтәр, канкойгыч сугыш юлларын үтеп, хәтта Берлинга кадәр барып җитә.  Аңа шушы еллар эчендә төрле елгалар аша  бихисап күп понтоннар, кичүләр ясарга, күперләр салырга  туры килә.  Тик язмыш аны кая гына ташламасын,бар җирдә дә ул үзен чын сапер, тырыш, хезмәт сөючән сугышчы итеп күрсәтә. Шуңа да яхшы хезмәте, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен ул совет хөкүмәтенең орден-медальләре белән бүләкләнә. 

        Бөек Ватан сугышына беренчеләрдән булып киткән Фатыйх Галимовның иң беренче бүләге –  «Сугышчан казанышлары өчен» медале  була.

     “Тәҗрибәле һәм үз эшен белүче сапер, – дип язылган  аның турында бүләкләү кәгазендә. – Кәләж авылы тирәсендә һөҗүм итү операцияләрендә зур Ворона елгасы аша чыгу юлы төзелде. Ефрейтор, сапер Ф. Л. Галимовка, бу кичүгә терәк куйганда, 4 сәгать  буе салкын суда, бозлы киемдә һәм дошманның атуы астында булырга туры килә, ул безнең хәрби көчләребез  кичү аша чыгып беткәнче,  урында кала.

     1943 елның 2 апреленнән 4 апреленә кадәр Зур Бобровка авылы тирәсендә күпер төзегәндә, Ф. Галимов үзенең сугышчан иптәше  Жарков белән бергә, күпер өчен терәкләр куя. Сапер Галимов елганың көчле агымына һәм янәшәдә генә яннарыннан йөзеп китүче зур  боз кисәкләренә  каршы көрәшеп, терәкләр куюны оста башкара. Үзенең фидакарьлеге белән ефрейтор Галимов сугышчыларны күпер төзү буенча боерыкны үз вакытында үтәүгә җәлеп итә, шуңа  бу командование боерыгы  170-200 процентка үтәлгән була». Аннан соң әле ул “Отличный сапер” дигән мактаулы исемгә дә лаек була.

    Карт бабамның икенче  алган бүләге –  –“III дәрәҗә Дан ордены.”  Бу турыда командир болай дип яза: “1943 елның 16-17 июнендә Наумовка авылында тупланган немецларга каршы һөҗүмгә башлана, ә  ул дошманның көчле артиллерия уты астында  башка сугышчылар белән бергә елганы кичкәндә, елганың икенче ягына  утка тота  башлый. Ф.Л. Галимов күрсәткән фидакарьлек һәм кыюлык армия частьләренә дошманның көчле ныгытылган чиген алу мөмкинлеген бирә… Шуңа ул –“III дәрәҗә Дан орденына” лаек дип уйлыйм.”  ”

   Фатыйх Латыйповичның  өченче бүләге – «Кызыл Йолдыз”ордены.                    “1945 елның 4 мартына каршы төндә ефрейтор Галимов Шпигельберг районында көчле мылтык-пулемет, минометлы һәм артиллерия утына карамастан, Драга елгасы аша кичкәндә, башка саперларга үрнәк күрсәтә. Иптәш Галимов беренче булып бозлы суга керде һәм анда Кичү  төзелеп беткәнче эшләде”, – дип яза 149 аерым сапер батальоны командиры Соборов бүләкләү кәгазендә.

     Моннан тыш, сугышчы, сапер Ф. Л. Галимов  II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән дә бүләкләнә. Ә инде Берлинны алганда күрсәткән батырлыклары өчен  аңа » Берлинны алган өчен ” Советлар Союзы Маршалы Сталиннан исеменнән рәхмәт белдерелгән.

    Инде Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, бер тапкыр да сугыш кырларында яраланмаган  карт бабам туган авылына  кайта. Өйләнеп, гаилә кора.  Озак еллар  Яңа Мансурда яши,  1986 нчы елда 83 яшьлек  сапер, сугыш ветераны Фатыйх Галимов вафат була һәм Яңа Мансур авылында җирләнә. 

“Яктылык” мәктәбенең   10 Б сыйныф укучысы

Дилә Шареева.