Домой Главные новости Хөрмәтле укытучылар!Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!

Хөрмәтле укытучылар!Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!

0
Хөрмәтле укытучылар!Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!

Укытучы һөнәре – иң изге, иң хөрмәтле һөнәр. Сез балаларга белем биреп кенә калмыйсыз, аларның күңелләренә игелек, туган телгә мәхәббәт орлыклары саласыз. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә меңләгән яшь йөрәкләр дөрес юл сайлый, үз тамырларын таный, милләтебезнең киләчәген төзи.

Безнең оешмабыз – Самар төбәгендәге татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау юлында эшләүче “Дуслык” оешмасы – мәгариф хезмәткәрләренең тырыш хезмәтен бик югары бәяли. Сезнең көндәлек фидакарьлегегез безнең уртак эшебезнең нигезен тәшкил итә.

Бүгенге көндә дөньяда барган катлаулы вакыйгаларда да без сезнең сабырлыгыгызга, зирәклегегезгә һәм балаларга биргән якты өметегезгә таянабыз. Сез үстергән яшь буын – илебезнең киләчәге, милләтебезнең терәге.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге һәм иҗади уңышлар телим. Укучыларыгыз сезне һәрвакыт шатландырсын, хезмәтегез лаеклы бәя алсын!

Бәйрәм белән, кадерле укытучылар!

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, “Дуслык” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты