Домой Жизнь татар Әхәт ага корган музей

Әхәт ага корган музей

0
Әхәт ага корган музей

Быел Татарстан халкы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны  зурлап, хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Ул республикада гомер итүче соңгы Каһарман иде. Бу вакыйга Бөек Ватан сугышының еллар узган саен ерагая баруын да искәртте. Әмма ил азатлыгын кулына корал тотып саклаган, шуның хакына гомерләрен биргән ватандашларыбыз турында истәлекләр хәтерләрдә яши. Бүгенге яшьләребезгә яу кыры михнәтләрен, утлы бәрелешләрне күз алдына китерергә музейлар, аларда сакланган мемориаль  ядкәрләр  булыша. Яшел Үзән шәһәрендәге А.Пушкин лицеенда “Г.Жуков исемендәге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музее” да чирек гасырга якын вакыт дәвамында укучылар күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре иңдерә. Биредә сугыш кырларыннан алып кайткан 10 меңгә якын экспонат куелган.

Музей эшчәнлеге лицейга Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, тарихчы-эзтабар, Татарстанның атказанган укытучысы Әхәт Садриевның эшкә килүеннән башланып китә. Тынгысыз җанлы педагог Яшел Үзәндә гомер итүче балалары янына күченеп яши башлагач, йортларыннан ерак түгел генә урнашкан лицейга укытучы булып килә. Апас якларында туып-үскән, Апас һәм Кайбыч район мәгариф бүлекләрен җитәкләгән Әхәт аганы А.Пушкин исемендәге мәктәпкә тарих укытучысы вазифасына кабул итәләр. Уку йорты маршал Г.Жуков урамында урнашканлыктан, тарихчы башта хәрби җитәкчегә багышланган музей булдырырга ниятли. Әмма тиздән бу олуг шәхесне мәктәп диварларында оештырылган музейда гына ачып бетереп булмаячагы аңлашыла. Маршал Жуков булган җирдә Совет Армиясе дә яктыртылырга тиеш…

Улларын, ирләрен фронтка озаткан яшелүзәнлеләр 1941 елның көзендә сугыш гарасатын үз күзләре белән күрә. Немец авиациясе Яшел Үзән янындагы Идел аша сузылган күперне юк итәргә тели, самолетлар Казан тимер юлын бомбага тота. Сентябрь урталарында Казанда, Яшел Үзәндә һәм республиканың тугыз районы биләмәсендә Урмары-Яшел Үзән-Юдино-Биектау тимер юлы буенда ут яктысы күрсәтелмәскә тиеш була, шулай ук һава һөҗүменнән сак­лану төркемнәре оештырылып әзерлектә тотыла.

Октябрь ае ахырларында Казан саклану чиген – “Казан каймасы” ярымбоҗрасын төзү башлана.  Ул Покровское авылыннан Урмары станциясе, Кайбыч һәм Апас, Буа аша Болгар шәһәренә кадәр сузылырга тиеш була.

“Кайма”ны төзүгә Татарстанның 28 районыннан һәм Казаннан 107 меңгә якын кеше китерелә. Танкларга каршы тору өчен гап-гади көрәкләр белән 331 километр озынлыкта окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 зенит ноктасы, 419 землянка һ.б. корылмалар булдырыла. Бу эш 1942 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Әмма дошманның корган планнары барып чыкмый, Мәскәү янында 1941 елның 5 декабрендә җиңелгәннән соң немецлар чигенә башлый.

Сугышка багышланган ядкәрләр өчен мәктәптә әүвәл бер почмак кына   тәгаенлиләр, әмма ул көнләп-сәгатьләп артып торган ядкәрләр белән бик тиз тула. Музей өчен аерым бүлмә бирелә. Анда нигездә төп нөсхә ядкәрләр тупланган. Аларның күбесен Әхәт ага Садриев сугыш булган урыннардан эзләп табып алып кайткан. Тарихчы үз укучылары белән Бөек Ватан сугышы барган урыннарда – Вологодск, Ленинград, Мәскәү, Новгород өлкәләренең көчле бәрелешләр узган җирләрдә, дистәләгән экспедицияләрдә катнашып, археологик казу эшләре алып барган. Нәтиҗәдә экспозиция елдан-ел тулылана торган. Табылдыкларның бер кадәресен башка музейларга да биргәннәр, әһәмиятле өлешен бирегә алып кайтканнар. Алар арасында совет солдатларының пуля тишкәләгән каскалары да һәм вермахт солдатларының каскалары да, патронташлар, флягалар, снаряд йөртү өчен контейнер, патрон коробкасы, радиостанция, снаряд кыйпылчыклары бар. Шунда ук 1917 елда эшләнгән үрнәк буенча җитештерелгән, сугышның чын шаһиты булган Мосин винтовкасын күрәбез. Аңардан хәтта әле дә машина мае исе килә. “Максим” пулеметының 250 патрон сыешлы тартмасы, окоплардан казып алынган  шлем, котелок, немецларның сигнал ракеткалары, гильзалар, чәнечкеле тимер чыбык, көчле бәрелешләр барган җирләрдән алып кайтылган туфрак – барысы да төп нөсхә булуы белән кыйммәтле. Противогаз, май йөрткеч, сугыш чоры фонаре, балаларга чагыштыру өчен заманча противогаз, чемодан, ботинкалар, гармун… Музейны бүгенге мөдире Гальфира Гыйләҗева ядкәрләрнең бер өлешен алып куюларын, фондларда саклануын искәртә.

Әхәт ага мәктәптә эшләгәндә үзен дулкынландырган бер вакыйганы сөйли торган була. Казу эшләре алып барганда шәхси жетоныннан Наратлы авылы кешесе җәсәден таныйлар. Аны алырга 69, 72, 74 яшьлек уллары килә. Ә иң әһәмиятлесе – солдат оныгының лицейда татар теле укытучысы булып эшләве ачыклана.

“Пыяла белән капланган витриналарда аеруча кыйммәтле ядкәрләр урын алган, – ди музей мөдире. – Солдат кашыклары, чәнечкеләр, снарядлар, противогазлар, немец сапер көрәге, снаряд ярчыклары – барысы да сугышчыларның шәхси әйберләре, алар якташларыбыз һәлак булган урыннардан казып алынган”.

Сугыш  барган  елларда СССРда фронт өчен булган күп кирәк-яраклар арзанрак материалдан һәм гадирәк итеп җитештерелгән, металл, мөмкин булганча, картон, брезент белән алмаштырылган. Әйтик, ПО-2 самолетларының күп өлеше фанерадан эшләнгәнлеге мәгълүм. Бу хәл музей экспозициясендә дә күренә. Немец һәм совет пулемет тасмаларын чагыштырсак, Германиянеке тулысынча тимердән булса, СССРныкы брезент һәм зур булмаган тимер кисәгеннән тора.

Музейда сугыш чорының көнкүреш әйберләре дә бар. Кружкалар, мичкә тыгып ризык пешерә торган чуен чүлмәк, керәчин лампалары… Интерактив экскурсияләр укучыларга күпмедер дәрәҗәдә шул авыр елларга “кайтырга” булыша.

Музейда иң кадерле витрина, мөгаен, дәүләт бүләкләредер (78 данә).  Анда сугыш кырында батырлыклар кылган өчен солдат һәм командирларга тапшырылган орден-медальләр дә, тылда хезмәте белән җиңү көнен якынайткан хезмәтчәннәргә бирелгән дәүләт бүләкләре дә бар.

Аерым бүлек фронт хатларына багышланган. Яу кырыннан, окопларда сугышлар тынып торган арада язылган бу хатларны аларның якыннары көтеп алган. Музейга исә хатны язучының балалары, оныклары, туганнары тапшырган. Кайберләре латин графикасында язылган. Әлбәттә, кирилл хәрефләрендә татарча язылганнары да бар. Аларда солдатлар сәламнәрдән  соң, үзләренең хәлен хәбәр итә. Хатлар  Удмурт дәүләт республика китапханәсендә бара торган “Фронттан хәбәр” дигән документларны саклау һәм яңарту гражданнар акциясе кысаларында реставрацияләнгән.

Музейда тагын бер стенд бар. Ул укучылар тырышлыгы белән булдырылган. Әхәт ага тәкъдиме белән, укучылар һәм мөгаллимнәр фронт юлларын узган яисә тылда көнне төнгә ялгап хезмәт иткән әби-бабаларыннан истәлекләр язып алганнар, аны фотолар белән бизәп стендка урнаштырганнар.  Истәлекләрнең берсенә – мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Галиәкбәрова язмасына игътибар итәбез. Ул – әбисе Сәкинә Шәймиева турында. Кызга сугыш башланганда 17 яшь була. Әмма  Сәкинәне башка хатын-кызлар белән бергә “Казан каймасы”н төзүгә, дөресрәге окоп казуга җибәрәләр. Алар кайманы коеп яңгыр яуганда да, зәмһәрир салкында да казый. Траншеяның тирәнлеге 3-4 метрдан ким булмавын, кырыйлары тигез калдырылуын бер хәрби күзәтә. Траншеяны танк узып чыга алмаслык итеп казылырга тиеш, дигән таләп куела.

Әхәт ага Садриев борынгы, революция һәм сугыш елларындагы акчаларны туплау буенча да эшчәнлек алып барган. Нумизматика – хәзер мирасханәнең иң кызыклы бүлекләренең берсе. Биредә үткән гасырның биш меңнән артык акчасы саклана.

Моннан тыш музейда борынгы көнкүреш әйберләре дә тупланган, аларның күбесе татарларныкы. Радиоалгычлар, сәгатьләр, үкчәле галошлар, кер бәләге, талчыбыктан үрелгән кәрҗиннәр һ.б. ядкәрләр балаларга әби-бабалары көнкүрешен күзалларга ярдәм итә.

Укучыларда сугышка кадәрге һәм фронт юлларын узган төрле хәрбиләрнең киемнәре, солдат кирәк-яраклары аеруча кызыксыну уята. Элек аларны кинофильмнарда гына күрсәләр, биредә чын шинель һәм гимнастеркалар да байтак. 1939 елгы шинель – музейның аеруча кадерле ядкәре. Аны Әхәт агага бүләк иткән булганнар. Гальфира ханым Гыйләҗева аны чистартып, үтүкләп, пар белән эшкәртеп, көяләрдән саклау чараларын күрә.

Сугыш елларының документаль шаһитлары – карталар, агитацион листовкалар, газеталар да экспозициядә урын алган.  Аларның берсе совет солдатларын Германия ягына чыгарга чакыра. Ул СССР җирләрендә таратылган. Листовканың бер ягындагы чакыру русча һәм немецча булса, икенчесендә латин хәрефләре белән татар телендә язылган. Бу бүлектә игътибарны шулай ук Вестерплятте ярымутравының картасы җәлеп итә. Нәкъ менә Балтыйк диңгезенең Польша ягында урнашкан Вестерплятте ярымутравында һәм Брестта яшәүчеләр сугышның беренче чирканчыгын үз җилкәләрендә татуы тарих сәхифәләренә кереп калган.

Музейдагы стендларның бер өлеше Россия Кораллы көчләрен данлаган полководец һәм адмиралларга багышланса, икенче бер өлеше сугышчы-интернационалистлар, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар турында сөйли. Татарстан Каһарманнарына багышланганында исә Муса Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгы аерым стендта бәян ителә.

Музей яу кырында ил азатлыгын яклаган, тыныч тормышта җимерекләрне төзекләндергән, тылда хезмәт куйган якташларыбыз  белән горурлану хисләре тудыра. Музейда ядкәрләр саклану белән бергә, укучылар белән ветераннар очрашулары, тарих дәресләре үтә, 1941-1945 еллар тарихы турында лекцияләр сөйләнә.  Биредә Яшел Үзән, Казан шәһәрләре, Кайбыч, Апас, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнары мәктәп­ләреннән укучылар да килеп, Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтеп киткән. Музейдагы ядкәрләрне Мәскәү, Санкт-Петербург, Курган, Омск өлкәләре, Кронштадт, Йошкар-Ола, Волжск, Магадан шәһәрләре вәкилләре дә караган.

Әхәт ага корган музей хәзер лицейның гына түгел, ә Яшел Үзән районы халкының мактанычына әверелгән. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына бәйле төп ядкәрләр тупланган мондый музей республикада да берничә генәдер.

Сөембикә КАШАПОВА

madanizhomga.ru