Домой Жизнь татар Халидә Бигичева: “Равиль өч тапкыр “талак” дип кычкырды…”

Халидә Бигичева: “Равиль өч тапкыр “талак” дип кычкырды…”

0
Халидә Бигичева: “Равиль өч тапкыр “талак” дип кычкырды…”

“И, язмыш, язмыш…” тапшыруында җырчы Халидә Бигичева белән ихлас сөйләшү булды. Халидә ханым белдерүенчә, ул ике абыйсын җирләгән, апасынының авыр чиренә каршы көрәшкән, улын өйләндергән, утыз еллап яшәгән ире белән аерылышкан…

Соңгысы турында да бик әрнеп сөйләде Халидә ханым. Ул Мәккәдән кайткач, иренең хыянәте турында белгән. “Равилнең туган ягында бик матур өй салган идек. Үз кулларым белән төзедем, бизәкләдем. Равилем белән картайгач шунда яшәрбез дигән идем. Ләкин аның хыянәте турында ишеткәч, бер минут та торасым килмәде. Ләкин, мөслимә буларак, болай гына чыгып китә алмадым. Аның “Талак” әйтүе кирәк иде. Ниһаять, ул сүзләр яңгырады һәм мин бар дөньямны калдырып, чыгып киттем…” – диде ул.  

Бүген ул элекке иренә ачу сакламый. “Равил җыр сәнгате өчен бик күп эшләгән кеше, аны хөрмәт итсеннәр иде”, – ди ул.  

Халидә ханым туган ягында улы гаиләсе белән яши. Бик күп авырлыклар, чирләр кичергән. Ләкин Ходай кодрәте белән яши һәм тамашачылары белән очрашуга җыена.

Чыганак

matbugat