Домой Главные новости В области «Халкым минем» колач җәя

«Халкым минем» колач җәя

0
«Халкым минем» колач җәя

Өлкәбезнең төньяк-көнчыгышында, Урал таулары итәгендә бөтен Россиягә танылган Гали авылы җәелеп ята. Үткән атнада аның Мәдәният йортында XIII «Халкым минем» иҗат фести­вале узды.

Фестивальгә нигез салучы һәм төп иганәчесе булган эшмәкәр Расих Латыйпов 4 ел элек бакыйлыкка күчкәч, «Халкым минем» башкача уздырылмас инде, дип шикләнгән идек. Әмма аның авылдашлары бердәм булып, Расих Латыйповның якты исемен саклап, әлеге фестивальне уздыруны дәвам итәләр. Татар милли иҗатын үстерү, талантлы җырчыларны ачык­лау, милли гореф-гадәтләрне сак­лау, традицион татар милли мәдәниятен һәм заманча иҗатын популярлаштыру, балалар һәм яшүсмерләрне сәнгатькә җәлеп итү, өлкән буын кешеләренең социаль һәм иҗтимагый активлыгын озай­­ту максатында уздырылучы әлеге чара быел Гали авылында 13нче тапкыр оештырылды, һәм ул Самара губернасының 170 еллыгына һәм кешенең космоска очуының 60 еллык юбилеена багышланган иде.

Похвистнево районы администрациясе, җирле «Туган тел» татар җәмгыяте, район администрациясенең мәдәният идарәсе һәм эшмәкәр авылдашлар Камил Исхаков, Наил Баһаутдинов, Рамил Мостафин, Равил Галимуллин, Рифат Мортазин, Халит Йосыпов ярдәме белән оештырылган бәйрәм «Гали» музей экспозициясен ачу тантанасыннан башланды. (Бу турыда киләсе саннарның берсендә укырсыз). Музей җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова уздырган кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсиядән соң кунаклар Мәдәният йортының концерт залына юнәлде.

Фестивальдә катнашу өчен Гали авылына Сама­ра өл­кә­сеннән генә түгел, күр­ше төбәкләрдән дә бик күп үзеш­чән артистлар җыела. Быел да монда Самарадан, Кинель-Черкасстан, Камышлы, Кошки районнарыннан, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй һәм Татарстанның Чирмешән рай­оннарыннан килгән мил­ләт­тәшләребез очрашты.

Чакырылган мөхтәрәм ку­нак­лар – Самара өлкәсенең «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ильяс Шәкүров, өлкә татар тарихын өйрәнү иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов, Пох­вистнево районы башлыгының икътисад һәм финанс буенча урынбасары Мөдәррис Мамышев һәм Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевның сә­ламләү сүзләреннән соң, кон­церт тамашасы башланып китте. Артистларның иң яше – бүгенге фестивальдә үз номинациясендә беренче урын­ны яулаган алты яшьлек Әминә Хәбибуллина, ә иң олысы – тиздән 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Әсхәт ага Гарифуллин иде (икесе дә Галидә яшиләр). Гадәттәгечә, иң беренче булып, бәйрәмне оештыручы хуҗалар чыгыш ясады. Рәсүл Кәлимуллин, Искәндәр Латыйпов һәм Руфия Асылгәрәева “Нәфис сүз” номинациясендә 2 һәм 3 урыннарны яуладылар. «Бердәмлек» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Саимә апа Морзаханова сүзләренә язылган «Гали авылым» җыры Наилә һәм Камилә Хәсәновалар башкаруында тамашачылар тарафыннан аеруча яратып кабул ителде. Бу дуэт өченче урынга лаек булды.

Чыгыш ясаудан бушаган катнашучылар белән сөйләшеп алырга дип, сәхнә артына юнәлдем. Күптән түгел үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үткән Иске Ярмәк авылының данлыклы «Ак каен» ансамбле әлеге фестивальдә даими катнашып килә. Быелгы бәйгедә беренче тапкыр «Ак каен»ның балалар төркеме дә катнашты. Алар, «Ай дубыр, дубая»га биеп, 3 урынга чыктылар. 

Беренче тапкыр чыгыш ясаган катнашучы­лар бик үк кыю түгел шул. Кошки районының Яңа Җүрәй авылыннан килгән Данис Сабирҗанов та дулкынлана кебек. Тик шулай да мин аның белән якыннанрак танышырга булдым.

– Син бик матур җыр­лыйсың, музыка мәктәбендә укый­сыңдыр, әйеме?

– Әйе, мин Кошки музыка мәктәбендә баян классында белем алам. Әмма анда гел рус халык җырларын гына өйрәтәләр. Лилия апа, минем җырларга яратканымны белеп, «Халкым минем» фестивалендә катнашырга тәкъдим итте, һәм без «Мин бит татар малае» җырын әзерләдек, – дип сөйләде Данис, оялып кына. Ул бәйрәмгә Яңа Җүрәй авылы Мәдәният йорты җитәк­чесе Лилия Имаметдинова һәм бабасы Ваһит Сабирҗа­нов белән килгән икән. Кошки районыннан бердәнбер катнашучы 10 яшькәчә балалар арасында 3 урынны алды.

Кинель-Черкасслы Аделия Джунусова да районны берүзе генә тәкъдим итте. Район­да ул танылган артист икән, ә менә «Халкым минем» фести­валендә беренче тапкыр катнаша.

– Аделия балалар бакчасына йөргәндә үк зур концертларда катнаша башлаган иде, – дип сөйләде Кинель-Черкасс авылының «Туган якны өйрәнү музее» хезмәткәре Любовь Черных. – Аның әтисе казах милләтеннән, ә әнисе – татар. Яшь йолдызчыгыбыз бүген беренче тапкыр татар телендә җырлады. Сайлаган җыры да татар халкы өчен бик әһәмиятле – Габдулла Тукайның «Туган тел»е.

Аделияне фестивальгә Оренбург өлкәсенең Абдуллино районында туып-үскән әбисе һәм сәнгать җитәкчесе Елена Саенко кыска гына вакыт эчендә әзерләгәннәр.  «Шәрәфетдин» җирле мөселман дини оешмасы советы рәисе Марат Ходов яшь артистыбызга милли кос­тюм бүләк иткән һәм шушы фестивальдә катнашуын оештырган. «Киләчәктә районыбызда татар халкы­ның мәдәниятен, гореф-га­дәтләрен саклап калу һәм үстерү өчен иҗтимагый оешма булдырырга ниятлибез. Шул исәптән «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасын да», – ди музей хезмәткәре.

Урта яшьләр төркемендә (11 – 17 яшь) Аделия өченче урынга чыкты. Кинель-Черкасстан кил­гән кунаклар белән аралашудан соң күңелемдә бик җылы хисләр туды. Арабызда милләтара дуслыкны югары бәяләүче кешеләр булганда, татар халкы аз санда яшәгән төбәкләрдә дә милләтебез югалмас, дигән ышаныч бар.

Алдагы елларда Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районыннан «Халкым минем» фес­тивалендә «Чишмә» халык ансамбле катнашып килгән. Ә быел балалар коллективлары көч сынап карарга булганнар.

– Әлеге чарада катнашу өчен күп көч куйган ата-аналарга бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Кызганычка, безнең өлкәдә мәктәпләрдә татар теле укытылмый, бары тик өстәмә белем бирү дәресләре формасында гына алып барыла. Шуңа күрә телебезне, җыр-биюләребезне үз көчебез белән, татар авыл­ларының Мәдәният йортлары ярдәме белән саклап калырга тырышабыз, – ди Әсәкәй районы администрациясенең мә­дәният бүлеге белгече Гүзәл Кәлимуллина. Күрше өлкәдән килгән кечкенә җырчылар Да­ниэль Булатов, Эльнар Мө­хәммәтҗанов һәм «Нур» ансамбле – икенче урынга, «Ялан» халык бию ансамбле – беренче, «Акварель» бию төркеме – икенче, биюче Ильвир Хәсәнов өченче урынга лаек булдылар.

Фестивальдә катнашучылар арасында тәҗрибәле артистлар да байтак иде. Татарстанның Чирмешән районыннан килгән үзешчән башкаручылар шу­ларның берсе. Алар да әлеге фестивальдә даими катнашып, ел саен лаеклы урыннар яулап килгәннәр. Район Мәдәният йорты җитәкчесе Әлфия Закирова, «Кыр казлары»н җырлап, осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәтте һәм беренче урынны яулады. Чирмешән районы Мәдәният йортында методист булып эшләүче Альмир Жораев безнең якташыбыз икән – ул тумышы белән Камышлы районыннан. Быел «Халкым минем» фестивалендә бик уңышлы чыгыш ясап, 18 – 30 яшьтәгеләр арасында икенче урынга лаек булды.

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе артистларын да тәҗрибәле коллективлар арасына куйсам, ялгыш булмас. Чөнки алар җиңү яулаган бәйгеләрнең саны чиксез. Гали авылында узган бәйгедә дә осталыкларын тагын бер кат исбатладылар. 11 – 17 яшькәчә җырчылар арасында Альмира Сәетова «Сөембикә» җыры белән тамашачыларны шаккатырды, Алия Сурина җитәкләгән «Йолдыз» ансамбле биючеләре дә җиңүчеләр исемлегендә. Ярты гасырдан артык Самара халкын куандырып яшәүче «Ялкынлы яшьлек» ансамбле артистлары да «Халкым минем» иҗат бәйгесендә катнашып, лаеклы урыннар яуладылар.

Быелгы фестивальдә барлыгы 223 кеше катнашып, тамашачыларга 83 концерт номеры тәкъдим ителде. Сәхнәгә чыккан һәрбер артист үзенчәлекле һәм талантлы иде. Кызганычка, аларның барысы турында да язып чыгарга мөмкин түгел. Дүрт номинациядә (инструменталь башкару, нәфис сүз, халык биюе, вокаль башкару) һәм 4 категориядә көч сынашкан катнашучыларның осталыгын «Раздолье», «Денница» халык  ансамбльләренең сәнгать җитәкчесе, Самара өлкәсенең атказанган мәдә­ният хезмәткәре Гүзәл Гусарова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде.

Фестиваль җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тә­мам­ланды. Безгә шундый бәй­рәм бүләк иткән өчен оеш­тыру­чыларга һәм ару-талуны белмәс Гали авылы халкына бик зур рәхмәт. Барысы да бик шәп булды! Тик бер генә сорау тынгы бирми: сәхнәдә беренче адымнарын ясаучылар белән беррәттән, үзешчән булса да, күп еллык тәҗрибә туп­лап өлгергән артистларның бер бәйгедә кат­нашуы дөресме икән?

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Бердэмлек