Домой О татарах Татарские села области ХАЛКЫМ, ТУГАН ҖИРЕМ, ДИП ЯШӘГӘННӘР АЛАР…

ХАЛКЫМ, ТУГАН ҖИРЕМ, ДИП ЯШӘГӘННӘР АЛАР…

0

Камышлы музеенда педагог Шәфигуллиналар династиясенә багышланган экспозиция ачылды.

“Самар татарлары” журналында укытучы Шәфигуллиннар династиясе турында “Бер тамырның дүрт чәчәге” дигән язмам басылып чыккан иде. Соңрак ул “Бердәмлек” һәм “Социальная газета” битләрендә дә дөнья күрде. Мәкаләмне әзерләгәндә бу күркәм гаиләнең архивы белән эшләргә туры килде. Әниләре Гайшә апа һәм дүрт кызы – Фәнүзә, Әлфия, Фәния, Лилия – барысы да укытучылар. Фәния – тарих фәннәре кандидаты, Лилия – Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң Мәскәүдә укып, журналист һөнәрен үзләштергән..

Архив документлары белән эшләгәндә бик күп кызыклы фактлар ачыкланды. Мәсәлән, Лилия Шәйхулловна Камышлы районын булдыру өчен күп көч куйган. Җәмигъ мәчете төзелгәндә җир бирмәскә, мәчетне төзетмәскә җыенучылар, “Бердәмлек” газетасын яптырырга теләүчеләр булган. Менә шушы проблемаларны хәл итүдә Лилия апаның катнашуын архивтагы күпсанлы хатлар, кулъязмалар, документлар раслый.

Ике ел ярымнан артык вакыт шушы тарихи мәгълүматларны өйрәнгәннән соң, мин Камышлы музеенда Шәфигуллиналарга багышланган экспозиция ачарга тәкъдим иттем һәм аны хупладылар. Күргәзмәне ачу бик матур, тантаналы рәвештә узды. Лилия Шәйхулловна Минвагыйз Зәйнетдинов белән бергә эшләгән булган. Чарада шулай ук Атлас Мөхтәбәрович һәм Асия Вәлиевна Төхбәтовлар, Резеда Мөхтәбәровна Төхбәтшина да бар иде. Фәнүзә апа Резеда ханымның беренче укытучысы булган. Иске Ярмәк авылыннан килүчеләр дә шактый иде.

Әлеге вакыйга турында ишетеп-белгәннәр шалтыратып рәхмәт әйттеләр, Шәфигуллиналар турында матур хатирәләре белән уртаклаштылар. Аларның балалары да күргәзмә ачылуга чиксез шат булдылар, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Сугыш елларында, ачлык-ялангачлыкта үсеп, шундый югары дәрәҗәләргә ирешкән һәм гомер буе халкына тугры булган гади авыл кызларының истәлеге мәңге яшәргә, үсеп килүче буынга үрнәк, патриотик тәрбия бирүдә ярдәм итәргә тиеш.

Нурания Абзалова

“Бердэмлек”