12 гыйнварда «Халык тануы» акциясен йомгаклау тантанасы узды
Узган атна ахырында губерна күләмендә 16нчы тапкыр үткәрелгән «Халык тануы» өлкә иҗтимагый акциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. 2023 елда узган бәйгедә катнашкан 757 гариза арасыннан 6 номинациягә 60 катнашучы гына сайлап алынган.
Үткән ел «Укытучы һәм остаз елы»на багышланганлыктан, Самараның опера һәм балет театры сәхнәсенә укучылары язмышында якты эз калдырган педагоглар чакырылды. Алар «Халык тануы» белән беррәттән Самара дәүләт теле-радио компаниясе һәм өлкә хөкүмәте «Педагог һәм остаз» елына багышлап оештырган «Тормышка юллама» («Путевка в жизнь») проектында да катнашканнар.
Телерадиокомпаниянең барлык укучылары, тамашачылары һәм тыңлаучылары тавыш бирү ысулы белән җиңүчеләр сайлап алынган. Бүләкләнүче педагоглар исемлегендә безнең милләттәшебез, Самараның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 176 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Руфинә Байбикова да бар.
30 елга якын гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Руфинәнең мондый масштаблы бәйгеләрдә элек катнашканы булмаган. Ул бөтен көчен һәм игътибарын укучыларының үсешенә юнәлтә, төрле абруйлы конкурсларга әзерләп, җиңүләргә этәрә.
«Тормышка юллама» проектында катнашырга Руфинәгә укучыларының ата-аналары тәкъдим иткәннәр. Алар, балалары һәм яраткан укытучылары катнашында бик эчтәлекле видео-ролик төшереп, оештыру комиссиясенә җибәргәннәр. «Бу җиңүем аеруча дулкынландыргыч булды. Мин аны тыйнак эшемә югары бәя дип кабул иттем. Укучыларым һәм ата-аналар тарафыннан бары тик җылы хисләр һәм рәхмәтле сүзләр генә алам. Укытучы өчен бу иң зур бәхет, минемчә, – ди Руфинә. – Форсаттан файдаланып, минем өчен остаз булган әти-әниемә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Һөнәрләре буенча укытучылар булмасалар да, алар безгә лаеклы тәрбия бирделәр һәм, иң мөһиме, чит илдә туып, башлангыч белемне чит телдә алуыбызга карамастан, туган телебезне дә оныттырмадылар. Алар тырышлыгы белән мин дә, ике бертуганым да туган телебездә сөйләшәбез. Тормыш мәктәбендә әти-әнием минем өчен иң беренче укытучыларым».
«Танылу һәм хөрмәт» («Признание и уважение») номинациясендә бүләкләү өчен сәхнәгә Самара өлкәсендә икътисад, сәнәгать, төзелеш, транспорт тармагы, фән, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм социаль тормыш үсешенә зур өлеш керткән кешеләр чакырылды. Алар арасында Татар Байтуганы авылында яшәүче милләтпәрвәребез, атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Фатыйх Мортазин премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессы медале һәм «Камышлы районы алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, Әлифба авторы Сәләй Вагыйзовны таныту буенча искиткеч зур эш башкарып килгән Нурания Минсәхи кызы Абзалова да бар. Нурания ханым өлкәбездә генә түгел, илебезнең башка регионнарында да абруй казанган шәхес.
«Халык тануы» акциясендә һәрвакыт волонтерларга, өлкәбезнең иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга зур игътибар бирелә. Ә соңгы ике елда махсус хәрби операция темасы да бик актуаль булып кала. Хәрбиләргә ярдәм итүче якташларыбыз аерым номинацияләрдә билгеләнәләр. «Без бергә» номинациясендә җиңүче Чапаевск шәһәр стоматология поликлиникасының баш табибы, Ленин районы депутатлары советы депутаты Денис Нурсафин да илебез халкын берләштергән уртак эштән читтә калмый. Теш табибы төбәкнең иҗтимагый тормышында да актив катнашырга өлгерә. Яшьләр өчен чаралар оештыра, патриотик акцияләрдә катнаша, хәйриячелек, социаль проектлар һәм шәһәрне төзекләндерү белән шөгыльләнә. 2023 елның февраль һәм сентябрь айларында гуманитар йөкне махсус операция зонасына үзе озата бара, хәрбиләрнең ихтыяҗлары турында мәгълүматны да үзе җыя. Ару-талуны белмәс милләттәшебез Россия Оборона министрлыгы тарафыннан «За укрепление боевого содружества» медале һәм «За содействие Вооруженным силам России» Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Алга таба да бу изге гамәлләрен дәвам итәргә планлаштыра.
Бу актив якташларыбызның тырышлыгы, туган җиренә, халкына, Ватанына булган чиксез мәхәббәте һәрбарчабызга, ә иң мөһиме, үсеп килүче яшь буынга үрнәк булырга тиеш. Мондый шәхесләр халык игътибарына, хөрмәткә күмелеп, озак еллар безне әйдәп барсыннар иде.
Мәртәбәле бүләкләргә лаек булган якташларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
Эльмира Сәйфуллина