Домой Жизнь татар ХАЛЫК АЛАРНЫ ТАНЫДЫ

ХАЛЫК АЛАРНЫ ТАНЫДЫ

0
ХАЛЫК АЛАРНЫ ТАНЫДЫ


12 гыйнварда «Халык тануы» акциясен йомгаклау тантанасы узды

Узган атна ахырында губерна күләмендә 16нчы тапкыр үт­кәрелгән «Халык тануы» өлкә иҗтимагый акциясе җиңү­челәрен бүләкләделәр. 2023 елда узган бәйгедә кат­нашкан 757 гариза арасыннан 6 номинациягә 60 катнашучы гына сайлап алынган.

Үткән ел «Укытучы һәм ос­таз елы»на багышланганлыктан, Самараның опера һәм ба­лет театры сәхнәсенә укучылары язмышында якты эз калдырган педагоглар чакырылды. Алар «Халык тануы» белән беррәттән Самара дәүләт теле-радио компаниясе һәм өлкә хөкүмәте «Педагог һәм остаз» елына багышлап оештырган «Тормышка юллама» («Путевка в жизнь») проектында да катнашканнар.

Телерадиокомпаниянең барлык укучылары, тамашачылары һәм тыңлаучылары тавыш бирү ысулы белән җиңүчеләр сайлап алынган. Бүләкләнүче педагоглар исемлегендә безнең мил­ләт­тәшебез, Самараның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 176 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Руфинә Байбикова да бар.
30 елга якын гомерен ярат­кан һөнәренә багыш­лаган Руфинәнең мондый масш­таблы бәйгеләрдә элек кат­нашканы булмаган. Ул бөтен көчен һәм игътиба­рын укучыларының үсе­ше­нә юнәлтә, төрле абруйлы кон­курс­ларга әзерләп, җи­ңү­ләр­гә этәрә.

«Тормышка юллама» про­ек­тында катнашырга Руфинәгә укучыларының ата-аналары тәкъдим ит­кән­нәр. Алар, балалары һәм яраткан укытучылары катнашында бик эчтәлекле видео-ролик төшереп, оештыру ко­мис­сиясенә җибәр­гән­нәр. «Бу җи­ңүем аеруча дулкынландыргыч булды. Мин аны тыйнак эшемә югары бәя дип кабул иттем. Укучыларым һәм ата-аналар тарафыннан бары тик җылы хисләр һәм рәхмәтле сүзләр генә алам. Укытучы өчен бу иң зур бәхет, минемчә, – ди Руфинә. – Форсаттан файдаланып, минем өчен остаз булган әти-әниемә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Һөнәрләре буенча укытучылар булмасалар да, алар безгә лаеклы тәрбия бирделәр һәм, иң мөһиме, чит илдә туып, башлангыч белемне чит телдә алуыбызга карамастан, туган телебезне дә оныттырмадылар. Алар тырышлыгы белән мин дә, ике бертуганым да туган телебездә сөйләшәбез. Тормыш мәктәбендә әти-әнием минем өчен иң беренче укытучыларым».

«Танылу һәм хөрмәт» («Признание и уважение») но­­минациясендә бүләк­ләү өчен сәхнәгә Самара өлкәсендә икътисад, сәнә­гать, төзелеш, транспорт тармагы, фән, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм социаль тормыш үсешенә зур өлеш керткән кешеләр чакырылды. Алар арасында Татар Байтуганы авылында яшәүче милләтпәрвәребез, атказанган сәламәтлек саклау хез­мәткәре, Фатыйх Мортазин премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессы медале һәм «Камышлы районы алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, Әлифба авторы Сәләй Вагыйзовны таныту буенча искиткеч зур эш башкарып килгән Нурания Минсә­хи кызы Абзалова да бар. Нурания ханым өлкәбездә генә түгел, илебезнең башка регионнарында да абруй казанган шәхес.

«Халык тануы» акциясен­дә һәрвакыт волонтерларга, өлкәбезнең иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга зур игътибар бирелә. Ә соңгы ике елда махсус хәрби операция темасы да бик актуаль булып кала. Хәрбиләргә ярдәм итүче якташларыбыз аерым номинацияләрдә билгеләнәләр. «Без бергә» номинациясендә җиңүче Ча­паевск шәһәр стоматоло­гия поликлиникасының баш табибы, Ленин районы депу­татлары советы депутаты Денис Нурсафин да илебез халкын берләштергән ур­так эштән читтә калмый. Теш табибы төбәкнең иҗтимагый тормышында да актив катнашырга өлгерә. Яшьләр өчен чаралар оештыра, патриотик акцияләрдә катнаша, хәйриячелек, социаль проектлар һәм шә­һәрне тө­зек­ләндерү белән шө­гыль­ләнә. 2023 елның февраль һәм сентябрь айларында гуманитар йөкне махсус операция зонасына үзе озата бара, хәрбиләрнең ихтыяҗлары турында мәгълүматны да үзе җыя. Ару-талуны белмәс милләт­тәшебез Россия Оборона министрлыгы тарафыннан «За укрепление боевого содружества» медале һәм «За содействие Вооруженным силам России» Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Алга таба да бу изге гамәлләрен дәвам итәргә планлаштыра.

Бу актив якташ­лары­быз­ның тырышлыгы, туган җи­ренә, халкына, Ватанына булган чиксез мәхәббәте һәр­бар­чабызга, ә иң мөһиме, үсеп килүче яшь буынга үр­нәк булырга тиеш. Мондый шә­хес­ләр халык игътибарына, хөр­мәткә күмелеп, озак ел­лар без­не әйдәп барсыннар иде.
Мәртәбәле бүләкләргә ла­ек булган якташларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!

Эльмира Сәйфуллина

https://vk.com/club22598970