Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров катнашында оештыру комитетының утырышы узды. Анда бәйгене үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Халыкара «Татар кызы-2020» бәйгесенең төбәкара этабы Самара шәһәрендә 28 нче мартка билгеләнгән. Конкурста Самара шәһәре һәм районнарыннан 12 татар кызы көч сынашачак. Җиңү яулаган катнашучы август аенда Казанда узачак ярымфиналга чакырыла.
tatar-congress.org