Домой Жизнь татар Хатын-кызны саклау кирәк — аннан тормыш башлана

Хатын-кызны саклау кирәк — аннан тормыш башлана

0
Хатын-кызны саклау кирәк — аннан тормыш башлана

8 март бәйрәме уңаеннан Ульяновскиның Ленин Комсомолы проспектында урнашкан «1нче мәхәллә» мәчетендә очрашу узды. Татар мохтариятенең район советы hәм җирле «Ак калфак» оешмасы тырышлыгы белән үткәрелгән мәҗлестә Татарстанның Буа hәм Чүпрәле районнары вәкилләре дә катнашты.

Күркәм бәйрәм алдыннан гүзәл затлар арасында милли ризыклар әзерләү, Коръән сүрәләрен уку hәм мөнәҗәтләр әйтү буенча бәйге игълан ителде. Мәхәллә рәисе Рафаэль Назметдинов шушы мәртәбәле конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Эшкә оста, сүзгә кыска Гөлнара ханым, Флера ханым, Дания Хаертдинова hәм Зәкия Хайруллова татар халык ашларын иң тәмле пешерүчеләр итеп танылды. Ә Фатыйма ханым, Флера ханым, Тәнзилә ханым, Гөлия ханым hәм Гөлчәчәк абыстай Коръән сүрәләрен укыдылар.

Мәҗлес кунакларын язның беренче бәйрәме белән Ульяновск өлкәсенең сәнәгать hәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе директорлар советы рәисе Руслан Гәйнетдинов тәбрикләде.

«Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйhиссәлам үзенең хәдисендә, җәннәт — аналарның аяк астында, дип әйткән. Рәсүлебезнең шушы сүзләрен исебездә тотып, безне тәрбияләп үстергән газиз әниләребезне елына бер көн — 8 мартта гына түгел, ә даими рәвештә, гомеребез буе кадерләргә, хөрмәтләргә тырышсак иде», — диде Руслан Шәвкәт улы.

Ә Ульяновск шәһәренең Иделаръягы район администрациясе башлыгы урынбасары Наталья Александрова район татар мохтарияте белән «Ак калфак» оешмасының hәрвакыт активлык күрсәтүләре, барлык чараларда да бик теләп катнашулары турында сокланып сөйләде. Ул районның мәдәни үсешенә, төрле милләтләр hәм диннәр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертүе өчен тынгысыз йөрәкле Рафаэль Назметдиновка рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

«Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова да җирле мохтарият белән хатын-кызлар оешмасының аңлашып, кулга-кул тотышып нәтиҗәле эшләүләрен, дөньяви hәм дини чараларны бергәләп югары дәрәҗәдә үткәрүләрен үрнәк итеп күрсәтте. Өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина Иделаръягы районы гүзәл затларын биш ел дәвамында уңышлы гына әйдәп барган Гөлшат Шәрәфетдиновага Рәхмәт хаты тапшырды hәм очрашуда катнашучыларны район оешмасының яңа рәисе белән таныштырды. Ул шушы җаваплы эшкә алынган Элвира Хөснетдиновага тантаналы рәвештә чигүле калфак кидерде.

Догалы мәҗлесне «1нче мәхәллә» мәчете мөгаллимәләре Айсылу абыстай белән Гөлчәчәк абыстай искиткеч матур алып бардылар. Алар Ислам динендә хатын-кызларның урыны hәм роле, аналарга йөкләнгән бурыч hәм вазыйфалар турында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләде hәм Коръәннән аятьләр яңгыратты.

Гүзәл затларыбыз «Ак калфак»лылар әзерләгән татар халык ашлары белән сыйланды hәм күтәренке кәеф, бәйрәм рухы, онытылмас тәэсирләр бүләк иткән өчен очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен юллады.

Р. Нигъмәтле

emet73