Домой Главные новости Хатынын үтергән элекке министрга хөкем карары чыгарылды

Хатынын үтергән элекке министрга хөкем карары чыгарылды

0

Казахстанның элеккеге милли икътисад министры Куандык Бишимбаевны никахтагы хатыны Салтанат Нукенованы үтергәне өчен 24 елга колониягә хөкем иттеләр, дип хәбәр итә РИА Новости.

Суд процессы Казахстанда да, аннан читтә дә зур гауга куптарды. Бишимбаев эше Казахстан тарихында турыдан-туры эфирда трансляцияләнгән беренче тикшерү булып тора.  

Агентлык мәгълүматлары буенча, Салтанат Нукенованы узган елның 9 ноябрендә Астанадагы ресторанда үле килеш тапканнар. Тикшерү версиясе буенча, Бишимбаев аны сигез сәгать дәвамында кыйнаган, алынган җәрәхәтләрдән хатын җан биргән.

Гаепләнүче мәрхүмә үзе үк низагны китереп чыгарды һәм ул аны этеп җибәргәннән соң очраклы рәвештә имгәнгән дип белдергән. Соңрак ачыкланганча, Нукенованы үтергән көнне элекке министр хатынын мыскыл итүне телефондагы видеокамерага төшергән.

https://matbugat.ru