Хезмәт нәтиҗәсенә сөенерлек булсын

0
68

29 декабрьдә 67нче туган көнен билгеләп үткән Татарстан­ның атказанган укытучысы, Самараның “Яктылык” мәктә­бендә ана теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран-мөгаллимә Нурзидә Әхмәтҗан кызы ФӘЙЗУЛЛИНАга “Тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре” исеме бирелде.

Нурзидә апа Фәйзуллина үз эшенә бөтен күңелен биреп, яратып эшләгән мөгаллимә. Быелгы яңа уку елы башыннан лаеклы ялга китсә дә, ул әле дә укучылары һәм укытучылар белән элемтәне өзми, мәктәп яңалыклары һәм укучылары язмышы белән кызыксынып, телефон аша булса да ара­лашып тора. 

Нурзидә апа, яшьлек елларыгыз кайда үтте?

– Мин Кавказ тауларында урнашкан бик матур Нальчик шәһәрендә туганмын. Әнием Зәмзәмия тумышы белән Та­тарстанның Түбән Нурлат авы­лыннан. 30нчы елларда аның әти-әнисе Төньяк Кавказга ба­рып төпләнгәннәр. Бөек Ватан сугышы башлангач, әби-бабам, фашистлар оккупациясендә ка­лып, сугыш афәтләрен үз җил­кәсендә татыган кешеләр.

50нче еллар башында әни­ем Нальчикка барып эш­кә ур­наша, булачак әтием, Баш­кортостанның Нуриман районы, Иске Бүреч авылы егете, ми­лиция хезмәткәре Әхмәтҗан белән таныша һәм гаилә корып җибәрәләр. Бераздан гаилә башлыгы, авырлы хатынын ташлап, туган якларына кай­тып китә. Миңа дүрт яшь булганда, әнием Татарстанның Апас районы, Дәвеш авылы кешесенә кияүгә чыга. Ә бе­раздан туган якларына күчеп киткән әби-бабам артыннан без дә Түбән Нурлатка кайтып урнаштык. Балачагым, мәктәп елларым шунда узганга, мин бу авылны кече Ватаным дип саныйм.

Укытучы булу – балачак хыялыгыз идеме?

– 1969 елда мин Арча педагогия училищесына укы­тучым киңәше белән укырга кереп, искиткеч мөгаллимнәрдә белем алдым. Шулар арасында Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова, Россиянең атказанган, Та­тарстанның халык артисты Ай­дар Фәйзрахмановның олы абыйсы Марсель Фәйзрахма­нов та бар иде. Алар миндә булачак һөнәремә мәхәббәт хисе уяттылар. 1973 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт пе­дагогия институтына да читтән торып укырга кердем.

Күренекле якташыбыз Сәләй Вагыйзов укытучы бу­ларак ничек исегездә калган?

– Тәртипле, сабыр, салмак сөйләмле кеше иде ул. Үз фәнен яратуы һәм яхшы белүе белән сокландыра иде. Сәләй Гата улы шул белемне студентларының күңеленә дә ярып салырга тырышты. Безгә татар халкының бөеклеге, болгар кабиләләренең чыгышы турында сөйләргә ярата иде. Аның басынкы тавышы әле дә колагымда яңгырый.

Ә Самарага ничек килеп эләктегез?

– Ике ел Түбән Нурлат мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыттым, ә кияүгә чыккач, ирем белән Куйбышев­ка күченеп килдек. Биредә тиз генә үз һөнәрем буенча эшкә урнаша алмадым. Берәр ел­­дан соң гына, өлкә укытучы­ла­ры­ның белемен камилләштерү инс­титуты белгече Минзакир абый Нуретдиновның ярдәме бе­лән, балалар бакчасына тәр­бияче булып урнаштым.

Ул мине Харидә апа Даш­кина һәм Асия Сәйфетдинова бе­лән таныштырды. Алар, Са­мараның 12нче кичке мәк­тәбе каршында татар бүлеге ачылуын белдереп, миңа та­тар телен укытырга тәкъдим иттеләр. Мин, ике дә уйламый, ризалаштым.

Укытучы һөнәрен сайла­выгызга бүген үкенмисезме?

– Бер дә үкенгәнем бул­ма­ды. Балалар белән эшләү – зур бәхет ул. Мин мәктәпкә килеп керүгә, балалар дөньясында эреп югалам!  

Сез Самараның “Як­тылык” татар мәктәбе кар­шында якшәмбе мәктәбен  алып барырга да вакыт тап­кан­сыз.

– Якшәмбе мәктәбендә өл­кәннәр һәм балалар төр­кемнәрен алып бара идем. Укучыларымның яшь үзенчә­лекләрен истә тотып, дәресне оештыруның төрле алымнарын кулланырга туры килде. Өл­кәннәр белән “Татар теле – күңелем теле” проекты буенча шөгыльләндек, балалар төр­кемендә дәресләрне уен фор­масында уздырдым. Җыр­лыйбыз, уйныйбыз, татарча мульт­фильмнар карыйбыз, та­тар әдәбиятын, халык иҗатын, гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнәбез.

Якшәмбе мәктәбе шәхси тормышымда зур роль уй­на­ды. Икенче ирем Мәгърүф Гыйльмияров белән без нәкъ шунда таныштык. Аны минем матур итеп әдәби телдә сөйлә­шә белүем, татар җырларын моңлы итеп башкаруым үзенә җәлеп иткән икән. Ул искиткеч кеше! Төпле, акыллы, сабыр, белемле. Иртәдән кичкә кадәр мәктәптә “югалуыма”, төннәр буе презентацияләр ясап, дәфтәр тикшереп утыруыма каршы бер сүз дә әйткәне юк. Тик кайчагында: “Эш дип исәнлегеңне бетермә, ка­дер­лем, үз-үзеңне кара”, — дип шел­тәләп кенә куя. Арып-талып эштән кайтуымны көтеп торуы миңа хәл өсти. Без бергәләп татар концертларына, милли бәйрәмнәргә йөрибез, “ТНВ” каналында барган “Ком сәгате”, “Башваткыч”, “Җыр­лыйк әле”, “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруларын яра­тып карыйбыз. Менә шулай парлашып йөрүе, сине яраткан, хөрмәт иткән кешең белән кара-каршы утырып чәй эчүе дә бәхет бит ул.

Инде кабат һөнәр те­масына кайтык. Тел, әдәбият укытучысы буларак, бүген сезне нәрсә борчый?

– Туган телебезнең яз­мы­шы хафаландыра. Татар теле нәрсәгә кирәк, аның белән кая барып була, дигән сүзләрне соңгы вакытта еш ишетергә туры килә. Күп төбәкләрдә аны мәктәп программасыннан алып ташладылар, йә сәгатьләрне ки­меттеләр. Бу бик күңелсез хәл. Телебезне сакласак, аны ты­рышып өйрәнсәк кенә, мил­ләт булып сакланып калачакбыз.

Сезнең никадәр актив, инициативалы булуыгызга хәй­ран калабыз. Юкка гына дә­рәҗәле бүләкләргә ия бул­магансыз, әлбәттә.

– Мәктәп администрациясе, мәгариф органнары хезмәтемә лаеклы бәя бирделәр. Күп­санлы бүләкләрем ара­сында Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгариф­тәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Самара губерна Ду­масы Мактаунамәсе, Са­ма­ра шәһәре мәгариф де­пар­таментының, Бөтендөнья та­тар конгрессының, Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатлары, Совет районының ха­лык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Мак­таунамәсе. 2013 елда миңа “Татарстанның атказанган укы­тучысы” исеме бирелгән иде, хәзер инде менә хөкүмәт бүләгенә лаек булдым.

Мин тормышымнан һәм эшемнән канәгать. Хал­кы­ма, милләтемә ихлас күңе­лемнән хезмәт иттем, уңыш­ларга ирештем, мәктәпне тә­мамлаучылар шалтыратып бәйрәмнәр белән котлыйлар, открыткалар җибәреп торалар. Инде бу уку елы башыннан эштән киттем, искә алучы да булмас дип уйлаган идем. Кара инде, онытмаганнар, туган көнем уңаеннан күпсанлы котлаулар ишеттем. Бигрәк тә  “Яктылык”ның 7нче сыйныф укучысы Руслан Сәлаховтан видеокотлау алуым күңелемә хуш килде. Минем хезмәтемне югары бәяләгән түрәләргә, мәктәп җитәкчелегенә, бигрәк тә укучыларыма чиксез рәх­мәтлемен. Барыгызга да тор­мышта үз урыныгызны табып, күңелегезне биреп эшләргә һәм хезмәтегезнең нәтиҗәсен кү­реп сөенергә насыйп булсын.

Әңгәмәдәш – Алия Арсланова.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here