Колхозлар төзелеше һәм аларның үсеш юлында булуы – ул тормышны социаль нормаларга нигезләп, тамырдан үзгәртеп коруга бәйләнгән һәм әлегәчә тарихта күренмәгән, гаҗәеп бер вакыт иде.
Анда барысы да җитәрлек булды – хәтергә алырга авыр хәлләр дә, зур горурлык белән, сагынып искә алына торганнары да. Авыл хуҗалыгынының фәнни нигезгә һәм индустриаль үсеш юлына басуын исәпләсәң – бигрәк тә!
Авыллардагы тормыш колхоз-совхозлар белән бәйле булганга, аларда яшәгән халыкның көнкүреш шартлары да тулысынча шулар эшчәнлегенә бәйләнгән иде. Андагы җитештерү өлкәсендәге уңышлар арткан саен тормыш матурая, авыллар ямьләнә бардылар.
Һәр гаиләнең, авылның үзләренә генә хас “чалымнары” булган кебек, Балыклы авылы халкының да холкы үзенчәлекле булуы билгеле. Эшчән, үзара ярдәмчел булсалар да, алар сүзгә оста һәм җор телле булуы белән дә танылган халык.
Шуңадырмы, алар читтан китереп куелган колхоз рәисләрен дә үз итмәгәннәр һәм шул ук вакытта үз авылдашларын да көнләп, яисә урлаша дип, аларга эшләргә озак вакыт дәвамында тулы мөмкинлек бирмичә килгәннәр.
Рәшит ага Билалов “Балыклы авылы тарихы” исемле китапта бу авылда 1929 елдагы колхоз (сельхоз артель} оешудан башлап, 1949 елга кадәр 20 кешенең колхоз рәисе булып эшләве турында яза. Еллар авыр һәм алга куелган планнарны үтәү өчен бик каты таләпләр куелгандыктан, алар һәр ел саен диярлек, гел алышынып торганнар
Ниһаять, колхозны уңай эзгә салу өчен ипле холыклы, әдәпле һәм авторитетлы җитәкче сайлау мәсәләсе көн тәртибенә баса. Моны исәпләп, партия райкомы, райбашкарма комитеты МТС хезмәткәре Вахитов Вәли Закир улын Балыклы авылындагы “Кызыл көрәшче” колхозы рәисе итеп тәкъдим итәләр.
Күмәк җыелышта авыл халкы аны бертавыштан сайлап куялар һәм ул ун ел дәвамында үзенә йөкләнгән ышанычны тулысынча акларга тырышып, бирелеп эшли. Таркау хәлдәге нолхозны житәкләп, игенчелектә дә, терлекчелек буенча да югары уңышларга ирешеп, аны райондагы колхозлар арасында алдыгылар сафына бастыра.
Тормыш юлын күзаллаганда аның гап-гади крестьян баласы булуы һәм иң авыр заманнарда да тормышта матур эз һәм якты истәлекләр калдырып яшәве ачык күренә.
Бу хакта аның улы Наил абзый Вахитов үзенең хәтерендә сакланган истәлекләрне безгә дә җиткерде. Ул үзе дә олы тормыш юлы үткән шәхес – “Сугыш еллары баласы”.
– Сез киң карашлы һәм бай табигатьле шәхес буларак, үз нәселегез, әтиегез турында нинди истәлекләр саклыйсыз?
Әтиебез Вахтов Вали Закир улы – 1913нче елнын 4 октябренда, ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ул заманда аның Вахит бабасының йортында, эле тагын дүрт кызы һәм ике ир баласы яши булалар. Тора—бара аларның кайсы кая таралалар, бигрәк тә егерменче еллардагы ачлыкта халык үлемнән качкан вакытта. Ул чорда 500 йортлык Балыклы авылында төрле чирләрдән, ачлыктан халык кырылгач, чиректән артык сандагы йортлар бушап калалар.
Яңа совет хөкүмәте “продразверстка” игьлан итеп, халыкның чәчүлек орлыкларына кадәр алгач, “раскулачивание” шаукымнары вакытында да халыкнын терлесе торле якка тарала.
Шулай итеп, 1920нче еллар башыында Вахит бабай йортында да фәкать аның Закир улы үз гаиләсе белән торып кала. Бабамның кызлары тормышка чыга, ә кече малае Миннәхмәт гаиләсе белән Ерак Көнчыгышка китә.
Шул чакта Вахит бабай колхозга беренчеләрдән булып языла, ченки имана жирен эшкәртертү өчен гаиләсендә житәрлек кул көче калмый. Аның улы Закир (минем бабам) да авырып, 1922 нче елда 52 яшендә вафат була. Ул вкытта әтиемә әле барысы тугыз яшь кенә була.
– Әтиегезнең тормыш юлы, эшчәнлек еллары турында ниләр хәтерегездә калган?
– Әлбәттә, аның бала чагы, үсмер еллары шаукымлы революция, аннан соңгы Гражданнар сугышы һәм коточкыч ачлык елларында үтә. Аннары әле аңа колхозлашу елларындагы төрле авырлыклар, каршылыклар аша да үтәргә туры килә.
Ул егет булып җитлеккәч, колхозларга ярдәм күрсәтү йөзеннән, Балыклы авылында машина-трактор станциясе (МТС) оештырыла. Ул Камышлы ( Байтуган ) районы һәм өлешенчә Похвистнево районы колхозларын машина-тракторлар белән таэмин итәргә тиеш була.
– Авылдан читтәрәк төрле мастерскойлар, цехлар төзелә башлый. Төзелеш барганда ук 1931 елда МТСка техника кайтарыла.Аларда эшләү өчен тирә-яктагы авыллардан җыелган яшьләрне укытулар башлана. МТСның үзендә һәм Сургутта махсус курслар оештырыла.
– 1933 елда әтиебез дә МТС юлламасы буенча Сургутта тракторчы һөнәрен үзләштереп кайта һәм эшли башлый.Кышларын комбайнчы һөнәрен үзләштерә.
1935 елдагы урак өстендә аны “Кулак посёлдогы” дип аталган “Красный бережок” авылына комбайнчы итеп җибәрәләр. Шундагы колхозда эшләгәндә ул “Кулак Бари” кызы Фатыйма белән таныша һәм 1936 елда алар өйләнешәләр.
– Эш барышында әтиебез әле слесарь-расточник, комплектовщик һөнәрләрен дә үзләштерә. Ул моторлар өчен подшипникларны эшкәртеп, шуларны коленвалларга көйли. Үз эшендә брак җибәрми һәм шул ук вакытта ул әле үзенең комбайнын да урып-җыю эшләренә әзерди.
– Тора-бара аның эшчәнлеген югары бәяләп, үзен мастерской мөдире итеп билгелиләр. Шул ук вакытта ул әле профсоюз комитеты рәисе итеп тә сайлана.
1940 елдагы урып-җыю вакытында ул 1000 гектар мәйданда игеннәрне урып суктыра һәм Куйбышев өлкәсе күләмендә рекорд куя. Шуңа күрә аны Мәскәүдәге ВДНХ күргәзмәсенә җибәрәләр.
1941 елда канлы сугыш башлана. Барлык ирләр сугышка китәләр. Эшкә яраклы атларны, тракторларны да фронтка озаталар. МТС карамагында иске, тузган һәм ярым эшкә яраксыз хәлдәге техника кала. Фронтны азык-төлек белән тәэмин итәр өчен кырларны чәчү, урып-җыю эшләрен алып бару зур проблемага әверелә.
Иске, тузган техникада эшләү – яшь кызларга һәм үсмер балаларга йөкләнә. Запчастьләр булмауга карамастан, олы яшьтәге агайлар да наставниклар булып, гел ватылып торган техниканы ничек тә эшләтергә тырышалар.
Безнең әтиебез алыштыргысыз оста һәм киңкырлы белгеч буларак, аңа “Бронь» бирелә һәм аны фронтка җибәрмиләр. МТСта ныклы тәртип һәм каты таләпләр куела. Биш минут эшкә соңга калган өчен дә төрмәгә утырту очраклары да була. Андагы политотдел бүлеге һәрнәрсәне даими күзәтү астында тота.
1942-1943 еллардагы кыш көннәрендә Камышлыдагы “Яңа тормыш” колхозы басуында ул үз комбайнын эскерт янына куеп иген суктыра. Комбайнның моторын төп барабан белән тоташтыручы полотно иске булганга ул туктаусыз өзелә һәм аны ялглганда эш токарлана. Районнан килгән НКВД вәкиле моны “вредительство” дип исәпли һәм әтиебезне төрмәгә яба. Эш тукталуын күреп, район җитәкчеләре аны төрмәдән чыгаралар.
– Сугыштан соң авыл тормышында нинди хәлләр булды?
– Ниһаять, каһәрле суыш тәмам булды. Ул чакта кышын-җәен урамнарда алама кием, чабата киеп, капчык аскан мескеннәрнең урамнан хәер сорашып узуы әле дә исемдә. Сугыштан аяксыз-кулсыз кайткан инвалидлар вокзалларда, базарларда соранып утыручылар да бихисап була иде.
– Колхоздагы күренешләр дә шул чамада иде. Йортларда да, колхоз фермасында да малларга азык житешми, биграк тэ язга таба. Терлеккләргә каралып беткән черек саламны өй башларыннан, ферма тубәләреннән төшереп, аны кайнар суда парлыйлар һәм шуңа бераз кибәк яисә көрпә бутап ашаттылар.
Ач маллар тимерәү, корчангы чирләреннән интегеп, яткан җирдән тора алмагач, аларны аркан белән матчага күтәртеп куялар иде. Ул елларда бертекле ашлыклар биргән түбән уныш та гектарыннан 7-8 центнердан артмагандыр.
– Саламы да ярты кышка гына житешле була. Кырлардан ничек тә күбрәк иген жыю исәбеннән хәтта йомраннага каршы да көрәш игьлан ителгән иде. Стеналардагы тукран рәсеме төшкән плакатларда: “Бер тукран елына бер пот бертекне юк итә, шуңа аларны бетерергә кирәк!” – дип зур хәрефләр белән язылган була иде.
– Шулай ук безне, мәктәп укучыларын, кырда калган башанларны жыярга чыгардылар. Ул чакта явым-төшемнәр аз булганга, еш корылык булып торды. Җирләрне эшкәртү дә түбән сыйфатлы булганга, кырларны чүп үләннәре баса иде. Шуңа күрә хатын кызлар җәй буена иген кырларында алабута, билчән, кара солы (овсюг), эт эчәге һәм башка чүп үләннаре утап ингектеләр. Кырларга ашлама кертү дә язгы якта кыр читенә ат чанасы белән берничә олау тирес чыгарудан һам кыш көне бераз көл сибүдән артмады. Ашлыкларны жыеп хөкүмәт заданиеләре түләп, язга чүлелек орлык калдыргач, колхозчыларга эш көненә бирергә бары тик 200—300 грамм гына икмәк туры килә иде. Әгәр дә моны ишле гаиләгә бүлеп исәпләсәң – бу бит җан асрарга да җитми дигән сүз! Ә шуннан әле кием-салым да булдырырга кирәк бит!
– Әтиегез колхоз рәисе булган чорда эшләре ничек барды?
Колхозда ул вакытта дүрт кырчылык бригадасы, сыерлар, сарыклар, тавыклар фермалары эшли. Бригадаларда атлар, җигү үгезләре асрадылар. Арба-чаналарны, сбруйларны һәрвакытта җайлап-төзәтеп тордылар. Ул чакта авылда бердән-бер йөк машинасы “Фронтовая полуторка” гына булганга, бөтен йөк ташу эшләре барысы да атлар, үгезләр җигеп башкарыла иде.
1952 елда Куйбышев шәһәрендә колхоз җитәкчеләре өчен бер еллык әзерлек курслары оештырылгач, Вәли Вахитов та шунда барып үз белемен камилләштерә. Анда ул кырчылыктагы, терлекчелектәге алдынгы эш алымнарын үзләштерә һәм шуларны үз хуҗалыгында куллангач, колхоз шактый югары күрсәткечләргә ирешә.
1950 еллар – сутыш тудырган җимерекелектән арынып, авыл халкының яшәү шартлары унай якка борыла башлаган заман иде. Билгеле, ул чакта халыкны оештырып, алга куелган зур бурычларны үтәү өчен сәләтле җитәкчеләр кирәклеге – аеруча актуаль мәсъәлә иде. Әтиебез ул менә шундыйларның берсе булды. Аның колхоз производствосын үстерүгә куйган хезмәте тулысынча минем күз алдымда үтте.
Бар булдыгын колхоз эшенә биргәнгә, аның үз гаиләсенең кайгыртуга вакыты бөтенләй калмый иде диярлек. Ул иртә караңгыдан торып, дүрт ферманы, җәен кырларны да әйләнеп чыгып, бар булган җитешсезлекләрне, ихтыяҗларны да теркәп, иртәнге нарядка тулы әзерлек белән бара иде.
Ул караңгыга кадәр колхозның барлык тармакларындагы эшләрне күреп-белеп торып җитәкчелек итте. Кечкенәдән авыл хуҗалыгы эшенең нечкәлекләрен, серләрен белеп үскәнгә, үз эшенә һәрвакытта җаны-тәне белән бирелеп эшләде. Нәтиҗәдә, уңышларга ирешкәне өчен аңа илебезнең зур бүләге – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирелде.
“Кызыл көрәшче” колхозының барлык тармакларында да эшләр уңышлы барганы өчен савымчылар, механизаторлар һәм башка хезмәткәрләр дә орденнар, медальләр белән бүләкләнделәр. Әтинең һәм алдынгы колхозчыларның фоторәсемншре һәрвакытта районның мактау тактасында эленеп тордылар.
Әтиебез һәрвакытта иң элек үзе җитәкләгән колхозны, андагы халыкны кайгыртып яшәде. Ә үзенеке икенче планда булды, урлашмады, байлык артыннан кумады, масаеп, кешене кимсетеп яшәмәде. Шуңа да халык аны чын күңелдән үз итеп, үзенә дә хөрмәт күрсәтте.
Югары күрсәткечләргә ирешкән өчен ул М-26 маркалы “Победа” җиңел машинасы белән бүләкләнде. Тик бу машинада озак та йөремәде – Лениногорск шәһәрендәге нефтьчеләр белән сөйләшеп, аны дизель электр станциясенә алмаштырды. Ахырда авылга һәм фермаларга электр уты кертте. Ә үзе ат җигеп йөрде.
Җитәкче эше – ул авыр һәм зур җаваплылык таләп итә. Ә колхоз производствосы – бигрәк тә. Ә җитәкченең куйган таләпләре ялкауларга ошамый. Нәтиҗәдә андыйлар тарафыннан “донослар”, яла ягулар да була. Районнан прокурорлар килеп тикшергәч гаебе табылмаса да, андый хәлләр борчу тудыра. Тик шулай да, ул һәрвакытта гади, тыныч холыклы һәм гадел булырга тырышып яшәде.
Шулай итеп,1960 елларга кадәр ул колхоз белән уңышлы гына җитәкчелек итә. Тик илдә Н.С. Хрущёвның колхозларны төптән уйламыйча бергә кушып, аларны эреләндерү сәясәте башлангач, ул җитәкләгән колхозга тагын тирә-яктагы дүрт-биш колхозны кушарга карар чыгаралар. Тәҗрибәле җитәкче буларак, ул бу эшнең уңышсыз хәрәкәт булуын күз адына китереп, үз теләге белән эшеннән баш тарта.
Колхоз рәисе булганнан соң аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Анда да ул ун еллап хезмәт итте. Авыл советы карамагына ул чакта әле Балыклыдан башка күрше авылларны һәм посёлокларны да куштылар. Ул аларны ат белән йөреп, әйләнеп чыга иде. Авылларда яшәгән халыкның гозерләрен тыңлап, бар булган проблемаларны уңай хәл итәргә тырышып эшләде.
Олыгайгач аңа “Персональный пенсионер” исеме биреп, лаеклы ялга озаталар. Тик ул әле картайган көненә кадәр страховой агент булып эшләде. Төрле бәла-каза килгәндә шулай ук ничек тә халыкка ярдәм күрсәтергә тырышты
Әтиебез үз гомеренә тәмәке тартмады, эчеп йөремәде, халыкка киң күңелле ярдәмле булды. Безгә дә әни белән алар һәрвакытта үрнәк булып яшәделәр. Әниебезгә “Материнская слава” һәм “50 лет победы в Великой Отечественной Войне” медале бирелде. Алар бервакытта да талашып-гаугалашып яшәмәделәр. Без дә аларның йөзенә кызыллык китермәдек, аларнның биш балары – барыбыз да лаеклы гомер кичердек.
Мин дә берничә ел төрле колхозларда агроном булып эшләдем. Аннан соң читтән торып укып “Техник строитель” таныклыгы алдым. Газ һәм нефть үткәргечләре төзелешендә инженер булып эшләдем. Илле ел эшләү дәверендә күп почёт грамоталары, рәхмәт хатлары бирелде. Алтмыш сигез яшемә кадәр эшләп «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булдым. Энеләрем һәм сеңлем дә лаеклы гомер кичерделәр
– Раил Балыклы авылында механик, аннан соң авыл советы рәисе булып эшләде һәм “Районның почётлы гражданы” булып, лаеклы ялга чыкты..
– Тәлгат Әлмәттәге нефть өлкәсендә автомеханик иде. Кызганычка, ул иртә вафат булды.
– Сеңлем Назимә – Бөгелмәдә медсестра булып эшләп лаеклы ялга чыкты
– Кече энебез Булат Себердә 25 ел эшләде. Хәзер пенсиядә.
Без барыбыз да әти-әниебенең истәлекләрен кадерләп саклап яшәдек һәм үз балаларыбызны да алар үрнәгендә тәрбияләдек. Хәзер укыган догаларыбызны алар хөрмәтенә багышлап, урыннары оҗмах түрләрендә булуын телибез, дип сөйләде Наил абзый Вахитов.
Фәрид Шириязданов