Домой Спорт Ход короля

Ход короля

0
Ход короля

25 декабрьдә Самарада “Ход короля” шахмат мәктәбе Яңа ел турниры уздырды. Яшьләре буенча өч категориягә бүленгән яшүсмерләр өчен ярышлар “Волга-Плаза” бизнес-үзәгендә үтте.

Камышлы районы, Иске Ярмәк мәктәбе укучысы Айнур Хәлиуллин, бөтен көндәшләрен дә җиңеп, өлкә чемпионы исеменә лаек булды. Спонсорлар яшь спортчыга алтын медаль, кубок, Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырдылар.

Мәктәп администрациясе шундый шахматчы тәрбияләгән гаилә әгъзаларына һәм Айнурның үзенә район һәм өлкә ярышларында җиңүләр алып килгән өчен рәхмәт белдерә.



Рөстәм Яруллин