Кадерле вә хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бөтенебез өчен дә бик авыр булган, хәвеф-хәтәрләре белән истә калган кәбисә елы тарихта калып бара. Ел буе, бер-беребездән качып, авыз-борыннарыбызны ябып, урамда очраган дуслар-туганнарыбызны кочып сәламләргә дә куркып яшәдек.
Кемгә ничектер, ә “Бердәмлек” газетасы редакциясе һәм газета укучылары өчен ул матур гына башланып киткән иде. “Лукойл” нефть компаниясенең грантын отып, “Бердәмлек” газетасының 30 еллык юбилей чараларын халык белән уздырырга теләп, редакция хезмәткәрләре, илле яшьлеген билгеләп үтүче “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән берлектә, Тольятти, Сызран шәһәрләренә, Выселки, Иске Усман, Байтуган, Иске Ярмәк, Гали һәм Мәчәләй авылларына барып, халык белән очрашулар-сөйләшүләр үткәрдек, бер-беребездән бик канәгать калып, сез – газетага язылырга, без – газетаны тагын да эчтәлеклерәк итәргә сүз куешып, мондый очрашуларны даими оештырып торырга кирәк дип, аерылыштык.
Кызганычка, Камышлы район үзәгенә, Балыклыга, Шенталы районының Денис һәм Әбдеки авылларына барып җитә алмадык. “Татарский пятачок” дип аталган җырлы-гармунлы бәйрәмебезне дә үткәрергә рөхсәт бирмәделәр. Әле бит Красный Яр, Елховка, Челно-Вершины районнарында да татарлар күпләп яши, алар белән дә очрашасы, уй-хыялларын беләсе килә.
Аның каравы, коронавирусның редакция өчен бер файдасы да булды – “Лукойл” компаниясе биргән грант акчасын редакция өчен яңа комьютерлар һәм компьютер программалары алырга рөхсәт бирелде. Шулай итеп, 15 – 20 еллар чамасы эшләп тузган иске комьютерларны яңартырга мөмкин булды. Грант бирүчеләребезгә, хәлебезне аңлаган өчен, чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән конкурсыбыз да бик уңышлы үтте. Ел башыннан ук газетага сугышта катнашкан, тылда эшләгән ветераннар турында язылган хатлар, укучыларның иншалары килә башлады. Һәр хатта туганнарының ачы язмышы, югалту-әрнүләре генә түгел, ата-бабаларының сугышта күрсәткән батырлыклары белән горурлану хисе, истәлеген саклау теләге дә ярылып ята иде. Күпләр ерак бабаларының сугыш юлын, бүләкләнгән орден-медальләре исемлеген интернет аша эзләп тапканнар. Шушы язмалар арасыннан җиңүче булырлык өч мәкаләне сайлап алуы кыен булды, әлбәттә. Редакция коллегиясе эчтәлеге буенча да, язылышы һәм эзләнү эшләре алып барылу буенча тирән мәгънәле язмаларны сайларга тырышты. Нәтиҗәдә, бертавыштан, өченче урын – Самараның “Яктылык” мәктәбендә укучы Альмира Сәетовага, икенче урын – “Яктылык” мәктәбе укучысы Әминә Гарифуллинага һәм беренче урын Отрадныйдан Роберт абый Гәрәевка бирелде. Алар барысы да “Бердәмлек” газетасына ярты елга язылу белән бүләкләнәчәкләр.
Иң сөенечле хәбәрне иң азакка калдырдым – “Бердәмлек”кә язылучылар саны һәр елдагыча 100 – 200ләп кешегә кимемәде, былтыргы дәрәҗәдә калды. Милләтебез, җилкәсен куеп, газетабызны саклаганы өчен чын күңелебездән рәхмәт әйтеп, барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз һәм чәчәкле-бизәкле календарь бүләк итәбез. Үткән елгы кебек үк, һәрвакыт элемтәдә булыйк, хәлләребезне белешеп, мәкаләләр язышып, бәйрәмнәр белән котлашып яшик. Шуны да искәртеп үтәсем килә: хәзер инстаграмда ber_dem_lek бите бар. Керегез, карагыз, фикерләрегезне языгыз. Шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә дә безне табарга була. Тик шуны истән чыгармагыз: интернеттан укыйбыз дип, газетага язылырга онытмагыз.
Киләсе очрашуларга кадәр!
Эльмира Варфоломеева.
Бердэмлек