Раил Садриев: “Яһүдләр шикелле булыйк, алардан үрнәк алыйк…”

3
237

Менә Лев Николаевич Гумилев яһүд кешесе, ягъни татар канлы яһүд баласы, безнең тарихка кагылышлы шундый фикерләр әйтеп, безнең тарихыбызны барлап калдырганга, килеп чыгышыбызны, безнең пассионарлыгыбызны аңлатып бирә алганга аның урыны да Казан түрендә. Ә Тукай читтәрәк тора…

Күптән түгел Камал театрында түгәрәк өстәл артында татар театрлары директорлары җыелды, һәм алар шактый гына бәхәскә кереп, зур-зур проблемаларны күтәрделәр. Һәрбер театрның бүгенге тормыш-көнкүрешкә, театрларның бүгенге юнәлешенә, яшәешенә үзенең карашы бар. Камал театры, академия театры буларак, үз күзлегеннән фикер йөртә, шәһәр театрлары үзләренчә әйтәләр, безнең театр кебек район үзәгендә урнашкан театрлар үзләренең проблемаларын яңгыраттылар. Әлбәттә, төрле-төрле фикерләр булды, шулар арасыннан иң мөһиме – телне, тамашачыны ничек саклап калырга? Татар эстрадасы татар театрына көндәшме, дусмы? – дигән фикер дә алга сөрелде.

Язмамны да шуннан башлап җибәрәсем килә. Бу сүзләрне ишеткәч, бераз гына аянычрак булып китте, чөнки мин, эстрадада сәхнәгә чыккан кеше буларак, татар тамашачысын төрле катламнан тора, дип саныйм. Кемдер классик музыка ярата, кемдер джаз, кемдер рок, кемдер Шаһиморатовага, кемдер Тямаевка мөкиббән китә. Бу фикерем эстраданы яклаудан гына түгел. Бүген татарның, милләтебезнең сагында аның мәнфәгатьләрен яклап яшәүче өч нәрсә бар, хәтта дүрт тә. Дүртенчесе турында соңрак аерым әйтәсе килә. Аның беренчесе – театр, икенчесе – эстрада, өченчесе – татар әдәбияты һәм дә инде дүртенчесе, мин соңрак әйтәм дигәне, ул – гаилә. Гаиләдә инде күптән татарча сөйләшмиләр, чөнки бүген глобаль интернет, телевизор, «Маша и Медведь» кебек мультфильмнар, балалар бакчасы, мәктәп аша безнең телгә янаган процесслар кереп бара. Хәзер Актаныштагы татар авыллларында да – Буадагымы ул, Чүпрәледәгеме, Матактагымы – һәр кечкенә бала, хәтта балалар бакчасындагылары да – барысы да урысча сөйләшә, урысча фикер йөртә, урысча аңлый, урысча аралаша. Бу –телебезне, милләт дигән агачны төбеннән кисү процедураларының берсе. Без күпчелек халыкны, авылда эш бетү сәбәпле, соңгы утыз ел эчендә мегаполисларга күчердек, шулай ук аянычлы 90нчы елларның шаукымы да гаиләдә татарча сөйләшүгә, татарча фикерләүгә аяк чалды. 

Император Александр III: «Россиянең ике генә союзнигы бар: ул – армия һәм флот», – дип әйтеп калдырган. Кабатлап басым ясап әйтәм: бүген татар милләтенең өч кенә дусты бар. Аның берсе – театр, икенчесе – эстрада, өченчесе – әдәбият һәм инде дүртенчесе, иң көчлесе, иң кирәге, иң аянычлысы ул – гаилә. Менә бу өчесендә әле татар теле ничектер яши, аның кануннары саклана, ә гаиләдә беркем дә бернәрсә дә әйтеп киртәләр куя алмый, шуңа күрә бүген гаиләләр, үзләре дә моны аңламыйча, безне милләт буларак югалуга-юкка чыгаруга алып баралар. Моннан чыгып, нәрсә әйтәсе килә: әлбәттә, безнең бу дүрт дустыбызны саклауга хәзер бөтен көчебезне куярга тиешбез. Аларны үстерү, саклау өстендә эшләр өчен нинди ресурслар, чыганаклар бар, шуларның барысын да табып, кирәкле юлга юнәлтергә тиеш булачакбыз. 

Моңа таянып, шул әңгәмәдә булган тагын икенче бер мәсьәләгә күчәсем килә. Мине милләтче, шовинист, сионист, семит дип уйламагыз. Бу өстәл артында шундый тәкъдим керттем: әйдәгез, бүгенге аяныч заманда яһүдләр шикелле булыйк, алардан үрнәк алыйк. 

Моңа мине нәрсә этәрде соң? Әле кайткач та берничә көн уйланып йөрдем, уйлануымны хәзер дә дәвам итәм. Моңа кадәр миңа Санкт-Петербургта «Радуга» халыкара театр фестивале кысаларында соңгы көндә оештырылган конференциядә катнашырга, спикер буларак чыгыш ясарга туры килде. Аның темасы: «Театр – 2020: яшәү яки исән калумы?» («Театр – 2020: жизнь или выживание?»). Ә без, татар театры директорлары, башка ваграк проблемаларны алга сөреп, төп сорауларга басым ясарга оныттык кебек. 

Бүген глобаль үзгәрешләр вакытында безгә глобаль уйлый башларга өйрәнергә вакыт, җәмәгать! Әгәр дә без моны эшләмибез икән, киләчәгебез өметсез. Бу куркудан әйтү түгел, мин үземне иң оптимист кешеләрнең берсе дип саныйм. Шуңа да карамастан, икенче төрле әйткәндә, яһүдләр шикелле яшәргә өйрәнергә кирәк. Ничек соң ул яһүдләрчә яшәү. Ничә мең еллар буе кыйналып, куылып йөргән яһүдләр, Җир шары буенча таралып, бөтен илләрнең тарихларында урын алып, үзләрен милләт буларак саклап кала алдылар. Шуңа өстәп, искәртеп үтәсем килә: дөньядагы беренче Адәм белән Һава милләтләре буенча яһүдләр, безнең бөтен пәйгамбәрләр яһүдләр. Гайсә дә, Муса да, Ибраһим галәйһиссәлам дә… Хәтта Мөхәммәтнең дә нәсел җепләре яһүдләргә барып тоташа. Менә шундый заманда, үзебезне саклап калыр өчен, әлеге тәкъдимне керттем дә инде. Аларны, өйрәнү чыганагы буларак, үрнәк итеп кулланырга кирәк. Без, татарлар, театрны уйлап чыгарган халык түгел, тальян гармун да безнеке түгел, ул итальянныкы, Италиядән килгән гармун. Дин дә безнеке түгел. Ислам дине яһүдиләр диненә нигезләнеп, аларның Изге китапларына таянып барлыкка килгән (бу исемлеккә, шул исәптән, христиан дине дә керә). 

Бу нисбәттән, беренче тетрәнүем Казанның меңьеллыгында, Петербург урамы башына Лев Николаевич Гумилевка һәйкәл куелгач булды. Шатлыгымнан нишләргә белмәдем ул вакытта. Тарих факультетын бетергән, Мөсәгыйт абый Хәбибуллинның романнарын, китапларын укыган һәм Лев Гумилев турында аның сөйләүләрен тыңлаган кеше буларак, канында бөек татар халкының коды булган шушы бөек шәхескә һәйкәл күреп куандым. Хәтерлим әле: театр артистларын Камал театрына алып килгәч, җәяү шушы һәйкәлгә җибәрдем. «Хәзер барыгыз да Казан уртасында, кендегендә кемгә һәйкәл куелганын карагыз һәм кире килгәндә Тукайга кадәр адымны санагыз», – дидем. Әйләнеп килгәч, болардан: «Кемгә һәйкәл?» – дип сорыйм. «Ниндидер Лев Николаевич Гумилевка», – диләр. Ниндидер Лев Николаевич Гумилев! «Кем соң ул Лев Николаевич Гумилев?» – дим. Белмиләр. «Ничек белмисез инде? Үзе Лев, үзе Николаевич, үзе Гумилев». Аңламыйча, миңа карап торалар. «Лев булгач, яһүдтер инде ул, Николай булгач, урыстыр», – дим. «Гумилев булгач, аңлашылмый әле. Кем икәнен аңлап бетермибез. Ул – Анна Ахматованың улы». Татар фамилиясен, Анна Ахматова сүзен ишеткәч, безнең бер-ике артистыбыз (укыган булганнар күрәсең): «Ул шул шагыйрәнең улымы инде?» – ди. «Әйе. Ул шагыйрәнең улы гына түгел, ә канында аз булса да татар элементлары булган язучы, галим дә. «Я всю жизнь защищаю татар от клеветы», – дип әйтелгән алтын сүзләре бар Гумилевның. Татарны шул пычраклыктан арындырып, аның тарихын саклап, барлап язып калдырган олпат кешеләрнең берсе. Ул – татарның адвокаты. Аның пассионарлык буенча һәрбер хезмәте безнең халыкның зурлыгын, бөеклеген күрсәтә. «Древняя Русь и Великая Степь» хезмәтенең нигезендә Киев Русеның чикләреннән алып Татар култыгына кадәр булган мәйданда Руссия дәүләтен барлыкка китергән һәм аның төп халкына әверелгән безнең бабаларыбызның, безнең халыкның тарихы ята. Шуңа да без төрле. Наполеонның сүзе бар: «Поскребешь русского – найдешь татарина». Дөрес, бу сүзләрнең авторы төгәл билгеле түгел, аларны Ленинга да, Пушкинга да сылтыйлар. Ничек кенә булмасын, бүген Россиядә яшәүче халыкта татар каны ага, чөнки ул шушы бөек далада яшәгән. Киевская Русь ул чын мәгънәсендә урыслар яши торган бер кечкенә генә учак булып калган. Һәм шул учак Украина, Белоруссия, өлешчә Россия дәүләтләрен барлыкка китергән.

Менә шулай. Без кушылган халык, ул төрле: кайсыбызның күзе кысык, кайсыбыздыр җирән чәчле, сипкелле, кайсыбыздыр кара, кайсыбыздыр ак, сарырак. Әгәр дә безнең халыкны, фотога төшереп, аноним рәвештә “Бу фотода нинди милләт халыклары җыелган?” – дигән сорау белән дөньякүләм танылган уку үзәкләренең (Сарбона, Кембридж) антропология бүлекләренә җибәрсәләр, минемчә, без дөрес җавап ала алмаячакбыз. Шуңа да без җыелган һәм бөек халык! Менә Лев Николаевич Гумилев яһүд кешесе, ягъни татар канлы яһүд баласы, безнең тарихка кагылышлы шундый фикерләр әйтеп, безнең тарихыбызны барлап калдырганга, килеп чыгышыбызны, безнең пассионарлыгыбызны аңлатып бирә алганга аның урыны да Казан түрендә. Ә Тукай читтәрәк тора. Шуннан соң артистлардан сорыйм: «Ә Тукай ник читтә?” “Кабан күле белән Болак тоташкан җирдә, матур урынга куярга теләгәннәрдер”, – диючеләр булды. Ә бит менә шушы Гумилев һәйкәленнән башланып киткән Казанның үзәк урамы да яһүд кешесе Николай Эрнестович Бауман исемен йөртә. Миндә сорау туа: бу революционер Бауман татар тарихы, татарның, Татарстанның бөеклеге өчен нәрсә эшләгән? Ул нефть тапканмы, татарның тарихын язганмы, я булмаса, Татар Республикасын төзүдә катнашканмы, әллә Гумилев шикелле, зур-зур трактатлар язганмы? Бу сорауга әле дә җавап юк. Әлеге сүзләрне шундый сиземләү белән әйтәм: киләчәктә бу урамга татарны дәүләтле иткән һәм дөньяга таныткан, аның бүгенге яшәешенә зур импульс биргән шәхеснең исеме биреләчәк…

Һәм яңадан шул яһүдиләргә әйләнеп кайтасым килә. Бүгенге театр сәнгате дә яһүдләр тудырган әйбер ул. Минем белән хәзер килешмәскә, ул башка җирдә килеп чыккан, Борынгы Грециядә, Римда, Англиядә булган дияргә тырышучылар, каршы төшүчеләр булыр, тик, минем күзәтүем буенча, бүгенге дөньяда барлык театрларны диярлек, андагы булган процессларны –  фестивальләрне, лабораторияләрне күпчелек очракта яһүдләр җитәкли. 

Минем күзлектән караганда, Питердагы конференция белән Казандагы түгәрәк өстәлдәге сорауларның әллә ни аермасы да юк кебек. Берсе – шушы авыр заман капкасы төбендә басып торганда, глобаль кризиска кереп барганда, шушы шартларда театрларны сәнгать буларак ничек саклап калырга булса, икенчесе, безнең өстәл артындагы әңгәмәләр ниндидер көндәлек вак-төяк проблемаларга гына кайтып калды. Ә бит безгә милли театрга, эстрадага, әдәбиятка кагылышлы проблемаларны зурдан күтәрергә, аны даими һәм җитәрлек рәвештә финанслауны булдырырга, шушы институцияләрне милләтне саклап кала торган иң төп чыганакларга әверелдерергә кирәк!!!  Шуның өчен безгә яһүдләр кебек глобаль фикер йөртү кирәк. 

Әйе, бүген иң мөһим нәрсәләрнең берсе – татарча фикерләү, татарча уйлау, татарча җырлау, уйнау, татарча язу, татарча яшәү. Шул нисбәттән татар эстрадасы да татар театрына беркайчан да көндәш була алмый, ә киресенчә, алар бер-берсенә терәк кенә. Татар эстрадасының бүгенге хәле бик аяныч. Без, дәүләт театрлары, турында дәүләт ничек тә булса кайгырта әле, ә эстрададагылар бүген үз ипиләрен үзләре табып ашарга мәҗбүр. Әйе, соңгы елларда эстрада артистлары күбәеп киткән шикелле тоелса да, минемчә, яңа шартларда, кинәт кенә саегып, юкка чыгарга да мөмкин. Бары тик мегапопуляр артистлар гына үзләрен сәхнәдә саклап кала алачаклар. Без барыбыз да бүген бер дисбедә: әдәбият та, эстрада да, театр да. Барыбыз да, беренче чиратта, Татарстан хөкүмәте ярдәменә мохтаҗ, чөнки без телнең, милләтнең, татарның төп сакчылары буларак, “яу” кырында алдынгы флангада. Нишлибез?! Безгә глобаль фикер йөртергә өйрәнә башларга, мондый югалту һәм югалу юлын үтеп, исән калган милләтләр (яһүдләр) тәҗрибәсен өйрәнергә, татарның чын терәге, дусты булган өч юнәлешне, бернәрсәгә дә карамыйча, зурдан кубып, финансларга, аларга ярдәм итәргә кирәк.  Без менә шундый зур мәсьәләләрне, сорауларны күтәрергә тиеш. Шушы стратегиянең берничә зур юнәлеше булырга тиеш бүгенге көндә. Ә без: «Бүген кайсы авылга барырга? Анда егерме кеше, монда ун кеше, менә шулай эшләргә кирәк», – дип вакланып, бер-беребезне аңламыйча, кимсетеп сөйләшеп утырган булдык. Әлбәттә, бәхәскә кердек һәм бәхәскә керергә кирәк тә иде. Күңелгә җыелган нәрсәләрне чыгардык, бу бушану кирәк иде. 

Шуңа таянып, татар кешесе, шушы Русия дәүләтенең гражданины буларак һәм киләчәккә башкача карап, бүгенге көндә безне нәрсә, нинди мөмкинлекләр көтә һәм нинди авырлыклар саклап тора икәнен сиземләгән кеше буларак әйтәсем килә. Җәмәгать, мөхтәрәм лидерларыбыз, Президентыбыз, дәүләт әһелләре, татар стратегиясенең кануннарын төзүче депутатлар, хөкүмәт эшлеклеләре, зыялыларыбыз, безнең өстә зур бурыч: без бүген шушы сүлпәнләнгән милләт арбасына, милләт составына зур бер куәтле паровоз булып җигелеп, аны алга тартырга тиешбез. Тагын бер кат әйтәсем килә: яһүдләр шикелле булыйк. Нинди генә кимсетүләргә, куылуларга карамастан, үзенең динен, халкын саклап, китабын булдырып һәм китап тирәсендә берләштереп, кая гына барса да яһүди булып калган, һәрбер халыкка килеп кереп, аның милләтен баетып, тулыландырып, яшәешен дәвам иткән үрнәк алырдай милләт ул. Алар шикелле булыйк, алардан үрнәк алыйк, дип әйтәсем килә. Һәм татарның дүрт сюзнигы, дүрт дусты барлыгын да онытмыйк. Аның берсе – театр, икенчесе – эстрада, өченчесе – әдәбият һәм, иң мөһиме – гаилә. Шушы дүрт нәрсә эчендә татарча сөйләү, уйлау, фикерләү булмаса, безнең эшләр харап, тик әле соң түгел. Дәүләт ниндидер чыганаклар, ресурслар табып, аларны финансларга, этноинституцияләр булдырырга һәм йөзек кашы итеп сакларга тиеш дип саныйм мин.

Раил Садриев, “Безнең мирас”

shahrikazan

3 КОММЕНТАРИИ

  1. Раиль дус, 100 процентка сезнен белэн килешэм, эмма сез эйткэн татарнын дурт дусты югалачак, эгэрдэ мэктэплэрдэ, садикларда туган тел укыту бетсэ. Бу беренче урында.

  2. Татар гаиләләре татар мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш, алар аша дәүләт структуралары белән дә элемтәдә торырга тиеш. Чөнки милләт бер яктан гаиләләрдән дә, дәүләттән дә көчен алырга тиеш.

  3. ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ ИСӘН КАЛУ ӨЧЕН КУЛЛАНЫРГА МӘҖБҮР
    БУЛАЧАК БИШ ГАДИ КАГЫЙДӘСЕ
    1. Баю, җирне һәм күчемсез милекне сатып алу.
    2. Белем һәм социаль дәрәҗәсен күтәрү.
    3. Күп бала асрау (һәр гаиләдә кименлә 3-4 бала булырга тиеш).
    4. Татарлар үзара татарча гына сөйләшергә тиеш.
    5. Бер берсе белән дус яшәү, бер берсенә ярдәмгә килү.

    Бу кагыйдәләр бик гади. Һәр беребез аларны үтәсә, милләтебез дә күтәрелә башлаячак. Бу кагыйдәләр буенча яшәү Рәсәйнең бер законына да каршы килми. Елгыр милләтләрнең шактые шуннан файдаланалар да инде. Бу милләтләр, безгә хокуклар бирмиләр дип, зарланып елап утырмыйлар, үзләрен хокукый яктан тануларын көтмиләр, ә тавыш куптармыйча, тыныч кына әлеге 5 кагыйдә буенча яши башлыйлар һәм уңышка ирешәләр.
    Бу 5 кагыйдә буенча яшәүнең ачык мисалы итеп, әрмәннәрнең Краснодар Краена даими рәвештә күченеп килүләре һәм анда бик нык үрчеп баруларын күрсәтергә мөмкин.
    Чынында да, без тарихка күз атсак, һәр төрле милли җанлануның халыкның урта сыйныфының зураюы, ягъни хәлле кешеләренең күбәюе белән тыгыз элемтәдә булуын күрәячәкбез.
    Тагын да гадирәк әйткәндә, татар кешесенең сыйфатын күтәрү кирәк. Шундый кешеләр күбәйгәч, алар арасыннан абруйлы шәхесләр дә калка башлар, милләтне оештыра торган төрле системалар да барлыкка килер. Бу халык стратегиясе булырга тиеш. Бу стратегияне театрлар, әдәбият, эстрада , мәктәпләр аша үткәрергә тиеш булыр. Тотал пропаганда оештырырга. Хәзерге вакытта “глобалләшү” модный дигән сүз, чынында безнең шартларда ул “руслашу”ны аңлаткан сүз.
    Асылда монда “глобалләшү (руслашу)” кыйммәтләренең татар милли кыйммәтләре белән көрәшүе турында сүз барачак. Монда акча (руслашу) күңел (йөрәк) ягни, татарлык белән көрәшәчәк. Ә кирәк ме кешегә (татарга) күңелсез-йөрәксез акча (матди тормыш)?

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here