Хушлашу

0
544

Бүген төннә озак авырудан соң «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе Алия Наил кызы АРСЛАНОВА вакытсыз фани дөньядан бакыйлыкка күчте…

Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Алия ханымның туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Олы йөрәкле, милли җанлы хезмәттәшебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын. Татар милләте өчен көчен аямыйча хезмәт итүе барлык татар кешеләренең күңелендә якты истәлек булып сакланыр.

Бүген, 12 февральдә, 15.00-15.30 сәгатьтә Самара шәһәренең Җәмигъ мәчете территориясендә мәрхүмә белән хушлашу була. Иртәгә, 13 февральдә, туган Яңа Ярмәк авылында җирләнәчәк.

Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! 

Самар өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге

***

В ночь на 12 февраля 2021 года после продолжительной болезни, безвременно скончалась ведущий корреспондент Самарской областной татарской газеты «Бердэмлек» Алия Наиловна АРСЛАНОВА…

Татарская общественность Самарской области выражает глубокое соболезнование родным и близким покойной. Искренне сочувствуем вам в этот трудный, скорбный час… Светлая память этому замечательному Человеку… 

Прощание с покойной состоится  сегодня, 12 февраля, в 15.00-15.30 на территории Соборной мечети города Самара. Похороны пройдут в родном селе Новое Ермаково Камышлинского района 13 февраля 2021 года.

Татарская общественность Самарской области

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here