Домой Главные новости В области Хыялларны тормышка ашыручы «ЛУКОЙЛ»

Хыялларны тормышка ашыручы «ЛУКОЙЛ»

0
Хыялларны тормышка  ашыручы «ЛУКОЙЛ»

Шушы көннәрдә Самараның опера һәм балет театры сәхнәсендә «ЛУКОЙЛ» акционерлар җәмгыяте оештырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Самара өлкәсендә быел бишенче мәртәбә уздырылган конкурс хәйриячелек эшчәнлеген киңәйтү, иҗтимагый оешмалар инициативаларына юл бирү нияте белән тормышка ашырылып килә.

«ЛУКОЙЛ» компаниясе президенты Ваһит Аликперов, конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бу проект регионнарны үстерү өчен мөһим, чөнки конкурста битараф булмаган, актив, социаль проектлар язуны кирәксенгән гражданнар катнашалар, дип белдерде. Ул шушы залны тутырып утырган бәйгечеләрне котлап, эшләрендә уңышлар теләде.

Аның белән бергә сәхнәгә чыккан өлкә хөкүмәте рәисе Виктор Кудряшов исә конкурста катнашучыларны губернатор исеменнән котлады һәм социаль җаваплылык тоеп эшләгән «ЛУКОЙЛ» компаниясенә рәхмәтләрен җиткерде.

– Перспективалы проектларны тормышка ашыруда катнашып, компания Президент Владимир Путинның юлламаларын тормышка ашыра. Нәтиҗәдә, халыкның көнкүреше яхшыра. Җирле халык горурлык хисе белән «ЛУКОЙЛ» компаниясе ярдәмендә эшләнгән объектларны күрсәтә. Ул губернабызның тарихи вакыйгаларын тасвирлаган һәйкәлләр дә булырга мөмкин, мәктәп музейлары экспозицияләре дә, чистартылган чишмәләр һәм күлләр дә, мәктәпләргә кайтарылган яңа оборудование һәм башка күп яхшы эшләр дә… Елдан-ел конкурсның әһәмияте арта, проектлар дәрәҗәсе үсә, ә анда катнашкан кешеләр саны күбәя, – дип сөйләде ул.

Быелгы конкурс лауреатлары арасында татарлар да бар иде. Иң беренче булып Ваһит Аликперов кулыннан “Абсолют грант”ны “Прогресс-В” төзү компанияләре президенты Вазыйх Мөхәммәтшин алды. “Без Кошки районының Иске Җүрәй авылында шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның өен торгызып, музей ясарга җыенабыз. Анда аның картиналары, китаплары һәм шәхси әйберләре урын алачак”, – дип сөйләде Вазыйх әфәнде. Аның хыялын тормышка ашыру өчен 15 миллион сум акча кирәк булачак. “Без берничә конкурста катнашабыз һәм, проект тормышка ашсын өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Музей батыр шагыйрьнең якташларына гына түгел, Россия регионнарында яшәүче бөтен кешеләргә дә кирәк”.

Шулай ук конкурста “Бердәмлек” татар газетасы коллективының проекты да хуплау тапты. Ул, газетаның 30 еллыгына багышланып, бөтен өлкә татарларын да үз эченә алачак.

Шулай ук Камышлы районында туризм базасын ныгыту нияте белән язылган проект та тиздән тормышка ашырылачак.

Һәр елны уздырылып килүче конкурста биш ел эчендә 2000 проект катнашып, 350се грант оту бәхетенә ирешкән һәм проектларын тормышка ашырган. Быел социаль һәм мәдәни грантлар фондына 75 миллион сум акча бирелгән.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

Виктор КУДРЯШОВ (сулдан уңга), Вазыйх МӨХӘММӘТШИН һәм Ваһит АЛИКПЕРОВ

Бердэмлек