Домой Главные новости В области Хыялларым чынга аша

Хыялларым чынга аша

0
Хыялларым чынга аша

Самара өлкәсенең Красный Яр районы, “Звездный” бистә­сен­дә яшәүче Галия Ибраһим кызы Лубшева (Әмирова) тормышта күпне күргән, күпне кичергән. Аның әби-бабасы да искиткеч кешеләр, әти-әнисенең дә тормышы гыйбрәт булырлык. Бер сүз белән әйткәндә, Галия ханымның  язмышы китап язарлык…

Аның тамырларында төрле милләт каны ага. Әнисе – рус, әтисе – татар. Ә әнисе ягыннан бабасы – болгар, тумышы белән Болгариядән. Сергей Михайлович бик тә акыллы һәм укымышлы кеше булган. Ул рус, болгар, таҗик, литва, француз һәм инглиз телләрен яхшы белгән, тукучыларның эшен җиңеләйтергә һәм тукыма җитештерүне арттырырга мөмкинлек биргән берничә җайланма уйлап тапкан, патентлары, уйлап  табуга авторлык таныкнамәләре бар. Ул әле берничә китап авторы да.

Бөек Ватан сугышы елларында Главчевлар гаиләсен Сталинабадка (бүген Дүшәнбе) җибәрәләр. Таҗикстанда Сергей Михайлович җитәкче­легендә тегү фабрикасы ачыла.

Тормыш иптәше Клавдия Сергеевна (ул да бик укымышлы була) белән өч балаларына да югары белем бирәләр. Уртанчы кызлары Таня (Галиянең булачак әнисе) Сталинабад авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Шул вакытта ул Таҗикстанда милициядә хезмәт иткән татар егете Ибраһим Әминов белән таныша да инде. Яшьләр арасында мәхәббәт ялкыны кабына.

Алар өйләнешкәч, Ибра­һимны Термез шәһәренә эшкә җибәрәләр.  Гаиләдә бер-бер артлы ике бала туа.

– Миңа тугыз ай булганда, әнинең әтисе Сергей Главчев (бу вакытта әби белән бабай Литвада яшәгәннәр) үлеп китә. Әни, аны җирләргә дип, Клайпедага китә. Ул ике яшьлек улы Әнвәрне әти белән калдыра, ә мине үзе белән ала.

Моннан берничә көн алдан минем белән бәхетсезлек булган икән: яследәге тәрбияче мине кулыннан төшереп җибәргән. Ә әти-әнигә бу турыда әйтмәгән. Мин юл буе елаганмын, тән температурасы күтәрелгән.  Бәхетемә, Литвада бабам хөрмәтле кеше­ләрнең берсе була. Мине иң яхшы табибларга күрсә­тәләр. Тикшерә башлагач, аягым сынган булуы ачыклана. Җәрәхәт шулкадәр катлаулы була ки, хәтта табиблар аякны кисәргә тәкъдим итәләр, – дип сөйли Галия ханым.

Шулай да, катлаулы опе­рацияләр ясап, кызның аягын саклап калалар. Яраткан әтисе вафат,  газиз баласы бер ел хастаханәдә ятарга тиеш… Әлбәттә, Татьяна тетрәнү кичерә. Ә Термезга кайткач, тагын тетрәнү – яраткан иренең аңа тугры булмавы ачыклана. Татьяна хыянәтне кичерә алмый, иреннән аерылырга карар кыла. Нәкъ шул вакытта Ибраһимны хезмәте буенча башка шәһәргә җибәрәләр, ә Татьяна кечкенә кызы белән Термезда кала. Хатын улы Әнвәрне, ничек кенә алып калырга тырышса да, ире бирми. Менә шулай итеп ир белән хатын, абый белән сеңел аерыла, Әнвәр – әнисез, ә Галия әтисез үсәләр…

– Бала чагымда миңа татар кызы дип әйткәннәрен яратмый идем. Әнигә тирән күңел ярасы салган, мине ятим иткән кеше белән бер милләттән буласым килмәде. Хәтта туу турында таныклыкта исемемне Галинага үзгәрттем. Ташкент мәдәният институтын тәмамлап, диплом алганда гына кабат Галиягә “әйләндем”, – дип искә ала Галия ханым.

Татарларда “Җан тартмаса да, кан тарта” дигән әйтем бар. Менә Галия дә әнисе татар булган кешегә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Юрий да, әтисе Ибраһим кебек, хәрби кеше була. Галия иренең хезмәт авырлыкларын уртак бүлә, аның белән бер гарнизоннан икенче гарнизонга күчеп йөри. Ул вакытта Юрий Лубшев өч дәүләт – СССР, Кытай һәм Монголия чигендә хезмәт итә. Кызлары Юлия – Байкал арты хәрби округында, ә уллары Александр Германиядә туа.

Галия ханым, балалар тәр­бияләүдән тыш, җәмгыять тор­мышында да актив катнаша. Мәсәлән, Германиядә аны хәрби хезмәткәрләрнең гаи­ләләре белән эшләү буенча инструктор итеп билгелиләр. Командир белән килешеп, Галия ханым гарнизонда балалар бакчасы булдыруга ирешә. Немец һәм совет хатын-кызлары җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Галия Ибраһим кызы “За укрепление советско-германской дружбы” медале белән бүләкләнә. 

…Хәрби хезмәтенең соңгы елларында Юрий Лубшев Самара өлкәсендә хезмәт итә. Ә лаеклы ялга чыккач, хәрби пенсионерга торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшыралар. Лубшевлар гаиләсе Красный Яр районында төзелеп килүче коттедж бистәсендә йорт сатып алалар.

Бу йортта Галия ханымның абыйсы Әнвәр дә еш кунак. Ул бүген гаиләсе белән Казанда яши. Әнвәр дә хәрби пенсионер, полковник. Ә хатыны – балалар табибы. Аларның ике балалары.

– Бер-беребезне әти-әни исән чакта тапканыбызга бик шатмын. Әнвәр – әнине, мин әтине күрмәгән булсак, күңелдә гомерлеккә үкенеч калыр иде, – дип сөйли Галия ханым.

Ул абыйсын социаль чел­тәрләр аша эзләп таба. Интернетта бераз аралашканнан соң, әнисе белән Әнвәрләргә кунакка баралар. Шул көннән башлап алар аралашып яшиләр. Ә әти-әниләре моннан өч ел элек бакыйлыкка күчкәннәр.

– Әни гомере буе әтине яратып, сагынып яшәгәндер, дип уйлыйм. Башка берәү белән дә танышырга, кияүгә чыгарга теләмәде. Кем белә, бәлки, әни ул вакытта кискен карар кабул иткәне, әтидән аерылганы өчен үкенгәндер дә, тик бу турыда беребезгә дә сиздермәде, – дип сөйли Галия ханым.

…2016 елның 29 ноябре ир­тә­сендә Әнвәр сеңелесенә шал­тыратып: “Әти­нең гомере өзелде”, – дип әйтә. Озак авырудан соң әниләре сәламәтләнеп, яңа гына аякка баскан көннәр була бу. Галия ипләп кенә кайгылы хәбәрне аңа җиткерә, ә үзе әтисен җирләргә барырга әзерләнә башлый. Тик юлга чыгып өлгерми – кинәт әнисенең хәле начарлана, ә бераздан ул җан бирә. Шулай итеп, гомерләрен бер-берсеннән еракта уздырган ике йөрәк тибүдән бер көнне туктый…

Галия ханым бу дөньяда ялгызы булмавына, Әнвәрне эзләп табуына шат. Ул еш кына абыйсы янына Казанга кунакка бара.

Татарстан мәркәзе Галия ханымны беренче күрүдә үк әсир итә. Кунакчыл халкы, шәһәрнең мәһабәт биналары, матур, чиста урамнары аны хәйран калдыра. Хатында татар телен һәм әлеге искиткеч шәһәрнең тарихын өйрәнү теләге уяна. Галия Ибраһим кызы шундый тәэсирләнә ки, хәтта “Казан – риваятьләрдә” дип аталган шигъри җыентык бастырып чыгара. Кулъязмаларын  Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка да җи­бәрә. Минтимер Шәрип улы якташыбызның иҗат җимеш­ләренә югары бәя бирә һәм кунакка чакыра.

– Тантаналы кабул итү вакытында ничек дулкынлануымны үзем генә беләм. Очрашу бик матур үтте. Минтимер Шәрип улы бүләк иткән “Шәймиев һәм Татарстан” китабы миңа бик тә кадерле, – дип горур­ла­нып сөйли Галия ханым.

Башка милләт гореф-гадәтләре буенча тәрбияләнгән булса да, үзенең тамырларында татар каны акканын сизә ул. Татар телен өйрәнергә, абыйсы һәм туганнары белән ата-бабалары телендә сөйләшергә хыяллана. “Тормыш көземдә әтиле булдым, абыемны эзләп таптым. Татар телен дә өйрәнәчәкмен! Барлык хыялларым да чынга ашачак”, – дип елмая Галия Ибраһим кызы.

Әминә Шиһапова.

Бердэмлек