Домой Культура Хыялый (Мечтатель) спектакль в Самаре

Хыялый (Мечтатель) спектакль в Самаре

0
Хыялый (Мечтатель) спектакль в Самаре

27 октября, 19:00, ДК Металлург

27 октябрьдә К.Тинчурин театры артистлары Самара шәһәренә гастрольгә килә. Алар “Хыялый” спектаклен Самара шәһәренең “Металлург” мәдәният сараенда куячаклар. Рәхим итегез! Әле тагын кайчан чын татар театры безнең шәһәребезгә килер?!

Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яши. Тормышлары әйбәт, ләкин гомернең алтын көзенә кереп барсалар да, алар әле һаман бер-берсен аңларга өйрәнмәгән. Авылга яңа шәфкать туташы Йолдыз килү белән, бу парның көнитешләре бөтенләй үзгәрә. Өстәвенә, яшь авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка йортка кертә.

Спектакль тамашачыларны дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйгаларның оста бирелеше белән җәлеп итәр. Бу маҗаралар безнең геройларны һәм тамашачыларыбызны да хыял дөньясында йөзәргә, тормышыбызны кадерләргә, ә иң мөһиме, аны сөю хисләреннән үрергә өйрәтәчәк.

Бу матур тарих көтелмәгән финалга китереп чыгарыр һәм беркемне дә битараф калдырмас. Хыял кошына күңелдә һәрчак урын табыла!!!