Хыянәт тарихы (БУЛГАН ХӘЛ)

0
88

Шамил белән нигәдер мәхәббәт турында сүз башладык. Хәер, «нигәдер» дип әйтү бик үк дөрес түгел. Мин, яшьлекне, концертлар куеп йөргән чакларны искә төшереп, Гамил Авзалның «Мемуарлар»ыннан бер куп­лет шигырь сөйләп алган идем:

«Ямьле җәйләр үтте, ява карлар.  

Ташлап китте безне сөйгән ярлар.  

Давыл кебек яшь гомерләр үтте.  

Мемуарлар язам, мемуарлар…»  

Башта икебез дә көлештек, аннан соң Шамил: «Минем дә сөйгән яр бар иде, ташлаштык шул», – дип көрсенеп куйды. Бе­ренче мәхәббәтен бүген дә еш исенә төшерә икән. «Мәхәббәт» дигән олы хис күңеленә бик иртә, мәктәп елларында ук кергән. «Лилиясе» була язган кыз белән 8 нче сыйныфта укыганда ук гыйшык утында яна башлаганнар. Аның исемен җыр­ларга кушып җырлап йөргән Шамил армиягә китәр алдыннан, мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешкәннәр. Шамилгә ике көннең берендә дигәндәй хатлар килеп торган. Лилия кәгазь битендәге тапларны түгәрәк эченә алып: «Менә мон­да күз яшем тамды…» – дигән сүзләр язып куя торган булган.  

Көннәрдән бер көнне Шамилгә исемсез хат килеп төшә. Кемдер бер бит кәгазьгә бары тик бер җөмлә генә язган: «Синең Лилияң гүләйт итә бит», – дигән. Мәхәббәт газабы кичергәннәр Шамилнең хәлен аңлар инде. Егетнең төн йокылары кача, күңелендәге рәнҗү хисләрен бер җөмлә белән язып, Лилиягә хат юллый: «Миңа бүтән хат язма, синең турында ишетәсем дә килми», – ди.  

Лилия аңа хат язган үзе, әмма Шамил, укып та тормыйча, ертып ыргыткан. «Мәхәббәттән нәфрәткә – бер адым» дию­ләре шулдыр күрәсең. Шулай итеп, ике яшь күңел арасында элемтә өзелгән.  

Шамил, армия хезмәтен тутырып, авылга кайта. Гадәт буенча, аларның өйләренә дуслары килә. Өстәл янында чәйләп-мәйләп дигәндәй, матур гына сөйләшеп утыралар. Лилия турында берәү дә бер сүз дә әйтми. Шамил үзе дә сорамый.  

Армиядән кайткан егетләр элек кайтуның беренче көнендә үк дус-ишләре белән клубка чыга, җырлашып-биешеп, үзенә күрә бер бәйрәм ясый иде. Тик бу юлы Шамилнең дуслары клубка бару турында нигәдер дәшми. Озак та үтми, моның сере аңлашыла да. Бу көнне Лилиянең туе икән. Кичен мәҗлес кунаклары да клубка килергә мөмкин. Бу хәбәрне ишеткәч, Шамилнең күңелен яңадан үпкә-рәнҗү хисләре били башласа да, акылы өстенлек ала: ул клубка чыкмаска, кызып китеп, туй ямен бозмаска тиеш.  

Атна-ун көн узгач, Шамил авылдан чыгып ук китә. Себер якларында нефтьтә эшли. Берничә елдан, үзе әйтмешли, «кесә калынайгач», Казанга кайта, өйләнеп җибәрә. Бүген өч баласы, дүрт оныгы бар. Әлбәттә, Лилия турында сорашмый кала алмадым. Беренче мәхәббәте Чечняда булып кайт­кан егеткә кияүгә чыккан булган, әмма тормышлары бер көйгә керә алмаган. Чечняда булып кайтканнар арасында психикасы бозылганнар да очравын беләбез инде. Лилия­не яратып та, кызганып та телгә ала ул. Аңа карата үпкә-рәнҗү хисләре инде юк. Тик бер кешегә ачулы: аңа «Лилияң гүләйт итә», – дип хат язган кеше Шамилнең иң якын дусты булган икән. Моны авылга кайткач әйткәннәр. Димәк, хыянәтче Лилия түгел, ә Шамилнең ахирәт дусты булып чыга.  

Шамилнең күңеле бүген дә газаплана әле. «Бүгенге акы­лым булса, иң элек хәтта язылганнарның дөресме-юкмы икәнен белешер идем. Ә болай… бер гаепсезгә Лилияне рәнҗеттем бит, иң якын дус булгач, хатка ышандым шул», – ди.  

Кайсыдыр акыл иясе: «Дошманыңнан түгел, якын дус­тыңнан курык», – дигәнрәк сүзләр әйткән. Чөнки, якын дус синең авырткан җирләреңне, иң йомшак якларыңны белә. Тик кайчак ни өчен нәкъ менә якын дуслар этлек эшли икән? Алар моннан ни кызык таба икән? Әнә шундый сораулар борчый мине. Моңа җавап таба алмыйм. Ә бәлки, андыйлар чын дус түгелдер, дип котылсам гына инде. Бу гыйбрәтне бер дустыма сөйләгән идем, ул бераз уйга калды да: «Мин кеше белән кешене аерам, шуңа күрә теләсә кемне үземә якын җибәрмим», – диде. Инде менә бармак бөгеп санап утырам: бактың исә, чын дуслар бик аз икән бит! Димәк, дус булып кыланганнары бара-бара тормыш арбамнан коелып калган. Ә ничә еллар миңа артык йөк булганнар.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

Ватаным Татарстан

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here