Похвистнево районының Гали авылында күп еллар
укытучы булып эшләгән Суфия Гайфетдин кызы
ШӘЙДУЛЛОВА-БАҺАУТДИНОВАга – 65 яшь!
Суфия Шәйдуллова Ульян өлкәсенең Зирекле Куак авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 8 классны тәмамлагач, хыялы артыннан Подбельск педагогия училищесына укырга керә. Суфия моның белән генә канәгатьләнми, белемен арттыру теләге белән, Куйбышев педагогия институтында укуын дәвам итә.
Укуын тәмамлагач, яшь белгечне Гали авылына эшкә җибәрәләр. Биредә Суфия башлангыч сыйныфларны укыта. 3 ай эшләгәннән соң, 1974 елда, авылыбызның уңган, данлыклы 11 бала анасы Әнисә апаның улы Ибраһимга кияүгә чыга. Туйдан соң Баһаутдиновлар Сергиевск районының Верхняя Орлянка авылына күчеп китәләр. Анда Суфия 4 ел мәктәп директоры булып эшли. Мәхәббәт җимешләре Гүзәл дә шунда туа. 1986 елда гаилә кабат Галигә кайтып, бөтенләйгә төпләнә. Суфия – химия укытучысы, ә Ибраһим зоотехник булып эшлиләр. Бераздан ул югары категорияле педагог булып таныла, күпсанлы Мактау грамоталары ала. Федераль мәгариф министрлыгы аны “Җәмгыять белеме” (“Обществознание”) фәне буенча медаль белән бүләкли.
1989 елда Суфияне мәктәп директоры итеп билгелиләр. 4 ел бу вазифаны үтәгәннән соң, исәнлеге какшау сәбәпле, эшен яшь белгеч Рафаэль Ибраһимовка тапшыра. Ә үзе завуч булып эшли башлый. 9 айдан мәктәп директоры тагын алышына. Бу юлы җитәкче итеп Мөхтәр Алтынбаевны билгелиләр. Суфия лаеклы ялга чыкканчы аның кул астында эшли.
Тормыш без теләгәнчә, гел бер уңайга гына акмый шул. 1995 елда Суфиянең дә ишеген кайгы кага – яраткан ире Ибраһим кинәт үлеп китә. Аның вафатыннан соң Суфия бар көчен яраткан эшенә, укучыларына багышлый.
Хәзерге тормышы искиткеч матур. Йортына кергәч тә хәйран каласың. Төрле-төрле җимеш агачлары, нинди генә чәчәкләр үсми, өенең һәр бүлмәсе гөлләр белән тулы. Аның киләчәге якты, картлыгы бәхетле буласы елмаюлы йөзеннән үк күренеп тора. “Аллаһы кушып, оныкларымны кияүгә биреп, оныкчыкларымны сөяргә насыйп булса иде, дигән теләктә калам. Иремнең туганнары тугызысы да исән-саулар. Бик тату аралашып яшибез. Ул үлгәч, туганнарым мине Самарага кайтырга өндәделәр. Китмәгәнемә бер дә үкенмим. Гали авылында бик дини халык яши. Миңа алар барысы да бертугандай якын инде хәзер”, – ди ул.
65 яшь — иң гүзәл чорың, Суфия! Көчле рухлы бул, һәр таңыңны Аллаһы Тәгалә бүләге дип каршыла. Шатлыкларга төренеп, бәхеткә күмелеп яшә!
Саимә Морзаханова
Бердэмлек